муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 ( 92 ) 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
Г.Тукайның тууына 130 ел!
03.04.2016
Быел татар дөньясы бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге уңайдан мәктәбебездә бик күп төрле чаралар планлаштырыла. Барлык укучыларның актив катнашуын көтеп калабыз.
-
1 апрель - Көлке көне 01.04.2016
Көлегез, көлегез, файдасы күп, белегез!!!
Кояш бөтен кешегә дә
Бертигез көлеп карый;
Көлү бит ул гөнаһ түгел,
Начальникка да ярый.
Сау-сәләмәт, таза була
Шаярган, көлгән кеше;
Көлеп эче авыртса да,
Авыртмый бүтән төше!
Көлеп карасын иренә
Кайчакларны хатын да,
Ирләр дә уйлап карасын
Бер елмаю хакында...
Елмаймыйбыз, дип кыстатса
Әгәр йөзе чытыклар,
Күңел кабыргаларына
Бу җыр төртеп кытыклар!
Тырышыйк, зур өлеш кертик
Без көлү өлкәсенә,
Тик үзебез генә калмыйк,
Әй, адәм көлкесенә!.. -
Һөнәрләр иленә сәяхәт 31.03.2016
Без мәдәният йорты хезмәткәрләре белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә яшибез. Бүген алар 5-11 нче сыйныф укучылары өчен "Һөнәрләр иленә сәяхәт" дип исемләнгән чара үткәрделәр. Әлеге чарада төрле һөнәр ияләре катнаштылар, чыгарылыш сыйныф укучыларына үзләренең киңәшләрен бирделәр. 9-11 нче сыйныф укучылары өчен блиц-турнир үткәрелде. Укучылар өчен бик файдалы һәм кызыклы очрашу үткәргәннәре өчен Ахмадуллина Л.Г. һәм Хассамова З.Ф.га зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Каникул дәвам итә 28.03.2016
Бүген "Судомоделирование" һәм "Оста куллар" түгәрәкләре үткәрелде. Барлык укучыларның әти-әниләре индивидуаль җыелышларга килделәр.
-
Котлыйбыз!!!
26.03.2016
11 нче сыйныф укучысы Кадирова Фирүзә Балтачта үткән "Фәнгә адымнар" III фәнни-гамәли конференциясендә катнашып , "Тарих" секциясендә 3 нче урынны яулап кайтты. Фирүзәне һәм җитәкчесе - тарих укытучысы Талипов Ирек Марселевичны зур җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
"Нарат" боз сараена сәяхәт 25.03.2016
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл". Бүген 5,6,10 нчы сыйныф укучылары "Нарат" спорткомплексына конькида шуарга бардылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
25.03.2016
22-25 нче март көннәрендә 9,11 нче сыйныф укучылары рус теле, математика, татар теле, сайлап алу фәннәреннән имтиханнар биреп карадылар.
-
Каникуллар башланды
21.03.2016
Бүгеннән язны каникул башланды. 9,11 нче сыйныф укучылары өчен консультацияләр, "Волейбол", "Вокал" түгәрәкләре үткәрелде. Кич 19.00 сәг.тә гомуми әти-әниләр җыелышы булып үтте.
- Каникул планы 21.03.2016
-
Әти-әниләр җыелышы. 21.03.2016
Бүген мәктәбебездә 3 нче чирек нәтиҗәләре буенча әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Авылыбыз фельдшеры Муллагалиева Илсөя Нурислам кызы "Грипптан сак бул!" дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. , директор урынбасарлары Махиева Ф.М. , Имамиева Г.Х. укыту һәм тәрбия эшләренең торышы, ОГЭ һәм ЕГЭ бирү турындагы яңалыклар, укучыларның уңышлары, көндәлек туклануы турында чыгыш ясадылар. Әти-әниләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.