муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 ( 69 ) 70 >>
-
Боз сараенда
26.12.2017
Каникулларны күңелле, мавыктыргыч, истә калырлык итү максатынна, 5-6 нчы сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена бардылар. Тимераякта шуып, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Әти-әниләр җыелышы
26.12.2017
Югары Симет урта мәктәбендә 2 нче чиреккә йомгак ясап әти-әниләр җыелышы үтте. Җыелышта укыту эшләре буенча диретор урынбасары Билалиева Г.Ф. уку-укыту эшчәнлегенә, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Талипова Я.Р. тәрбия өлкәсенә караган эшчәнлеккә анализ ясадылар. Әти-әниләр һәм мәктәп арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан Талипова Я.Р. мастер класс үткәрде.
-
Яңа ел төнендә сәяхәт
23.12.2017
- Кыш бабай бүләк тарата 21.12.2017
-
Ш.Биктимеров исемендәге VI Республика балалар театр сәнгате конкурсы
07.12.2017
Бүген мәктәбебезнең "Нур" театар коллективы Ш.Биктимеров исемендәге VI Республика конкурсында катнаштылар. Конкурска К Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" спектакльеннән өзек әзерләделәр. Һәм бик матур чыгыш ясап 2 урынга лаек булдылар. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Гатауллина З.Р. чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар, күп җиңүләр телибез.
-
Республиканское родительское интернет - собрание
07.12.2017
15 декабря пройдет республиканское родительское интернет - собрание
-
"Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестивале
29.11.2017
Бүген мәктәбебездә эшләп килүче "Нур" драма коллективы Арча шәһәрендә уздырылган "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең зона этабында катнаштылар, һәм Диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызны һәм җитәкчеләре Гатауллина З.Р. чын күңелдән әлеге уҗышлары белән котлыйбыз, яңа җиңүләр юллыйбыз.
-
Бәйрәм белән, әнием!
27.11.2017
Бүген мәктәбебездә әниләр көненә карата башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары көче белән әзерләнгән "Бәйрәм белән, әнием!" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үтте. Бәйрәмгә барлык башлангыч сыйныф укучыларының әниләре чакырылды. Бәйрәмдә укучылар әниләренә багышлып җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, матур биюләрен бүләк иттеләр. "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштереп, әниләргә карата хөрмәтне күрсәттеләр. Соңыннан әниләр белән бергә "Тамчы шоу" интелектуаль уен уйналды. Бәйрәм бик матур үтте.
-
Башлангыч сыйныф укытучыларының район семинары
20.11.2017
20нче ноябрь көнне Югары Симет урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары өчен семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмә барышында Югары Симет урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, ачык дәрес һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Мәгариф идарәсе методисты Багавиева Г.Н. укытуга кагылышлы яңалыклар белән таныштырды. Каралган дәресләр һәм мастер-класслар буенча фикер алышулар булды.
Семинар файдалы һәм эшлекле узды.
-
Асрутдинов Н.М. истәлегенә волейбол ярышы
18.11.2017
18 нче ноябрь көнне "Яшьлек" спорт комплексында кызлар командалары арасында Асрутдинов Н.М. истәлегенә волейбол буенча район беренчелеге үтте. Әлеге ярышта безнең мәктәбебезнең кызлар командасы 2 урын яуладылар. Кызларыбызны әлеге уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләр телибез.