муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 62 63 64 ( 65 ) 66 67 68 69 70 >>
-
Лагерьның 5 нче көне
05.06.2018
5 июнь- экологлар көне. Бүгенге көнебез "Экология" темасы буенча үтте. Укучылар белән кемнәр ул экологлар, аларның хезмәтләре турында сөйләштек. Хезмәт лагеренда ял итүче укучылар белән чишмә буйларын җыештырдык, тирә-ягына агачлар утырттык.
-
Лагерьның 4 нче көне
04.06.2018
Бүгенге көнебез һөнәрләргә багышланды. Иртәнге гимнастика, иртәнге аштан соң укучылар квест-уенга җыелдылар. Төрле һөнәр ияләре булып, бирелгән биремнәрне үтәделәр. Шулай ук авыл җирлегендә эшләүче оешмаларда булдылар, төрле өлкәләрдә эшләгән авылдашлар белән очраштылар.
-
Лагерьның 3 нче көне
03.06.2018
Бүген лагерыбыз "Сәламәт тәндә-сәламәт акыл" девизы белән башланып китте. Иртәнге аштан соң "Сәламәтлек" темасына әңгәмәләр үткәрделәр, көнебезне командалар арасында "Пионербол" уены уйнап дәвам иттек. Шулай ук "Таяк тартышу", "Бияләй киеп төймә җыю" уеннарын да укучыларыбыз яратып уйнадылар
-
Лагерьның 2 нче көне
02.06.2018
Лагерның бүгенге көне туган авылга, аның истәлекле урыннарына багышланды. Матур урыннарга сәяхәтләр оештырылды. Соңыннан туган якның матурлыгын рәсем дәфтәрләренә төшерделәр.
-
"Кояшкай" лагере эшен башлады
01.06.2018
Бүген мәктәбебездә 20 балага исәпләнгән "Кояшкай" ял һәм сәламәтләндерү лагере, 10 балага исәпләнгән хезмәт һәм ял легере үз эшен башлап җибәрде. Балалар "Күбәләкләр" һәм "Сәләт Симет" отрядларына бүленделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен буенча инструктажлар үткәрелде, отряд почмаклары эшләнде. Лагерь программасы балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Программага төрле акцияләр, рухи-әхлакый , сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган чаралар, конкурс-ярышлар кергән.
-
Горячая линия
11.05.2018
-
Тукай безнең күңелләрдә
27.04.2018
Илдә кояш, җирдә кояш
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне - безнең бәйрәм!
Иң матур, моңлы җырларны
Халыкка бирде Тукай.
Моңнары белән мәңгегә
Йөрәккә керде Тукай.
-
"Башваткыч"уены
24.04.2018
Туган тел атнаалыгы кысаларында, укучыларның фикерләү эшчәнлеген үстерү максатыннан 7-9 нчы сыйныф укучылары арасында "Башваткыч" уены үткәрелде.
-
Мәктәп территориясен кардан чистартабыз
14.04.2018
Республикада һәм районыбызда санитар-экологик айлык башланды. Бу көннәрдә укучылар һәм техник хезмәткәрләр мәктәп тирәсен кардан чистарталар, тәртипкә китерәләр.
-
Космонавтика көне
12.04.2018
"Космонавтика көне" уңаеннан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. Бу чараларда укучылар галәм киңлеген өйрәнү өчен нәрсә кирәклеге турында үзләренең фикерләрен белдерделәр. Иң беренче галәмгә очкан эт, аннан соң 108 минут космик корабльдә булган Гагаринны искә алдылар. Космик корабльдә кешеләрнең ниләр белән тукланулары, ничек яшәүләре күрсәтелде. Укучылар бик кызыксынып карадылар, теләгән сорауларына җавап алдылар.