муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
1 октябрь-Өлкәннәр көне
30.09.2017
Хөрмәтле өлкәннәребез!
Барыгызны да Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлыйбыз. Ел саен 1 октябрьдә бөтен илебез Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә. Бу көнне барлык өлкәннәргә – сугышта катнашкан каһарманнарыбызга, авыр елларда илебезне торгызуда фидакарьләрчә хезмәт куйган, имин елларда илебезнең куәтен арттыруда лаеклы өлеш керткән ветераннарыбызга ихтирам белдерү һәм кайгыртучанлык күрсәтү матур традициягә әверелде. Халыкара өлкәннәр көнендә генә түгел, ел әйләнәсендә игътибар һәм кайгыртучанлык белән ветераннарыбызны җылыту, аларга рухи таяныч булу – безнең бурычыбыз.
Сезнең һәрберегез авыр, сикәлтәле һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, илнең үсешенә, балаларын, оныкларын хезмәт сөючән итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән. Безнең буын да сезгә карап, сездән үрнәк алып үсте. Гомерегезне, бар көч-куәтегезне хезмәткә биреп, әле бүген дә безне акыллы киңәшләрегез, кулдан килгән ярдәмегез белән куандырып торасыз. Сез – безнең төп таянычыбыз, бай тормыш тәҗрибәсен, зирәклеген, белемнәрен яшәешебезне бәхетле итүгә багышлаган хөрмәтле кешеләребез.
Барыгызга да рух ныклыгы, күңел көрлеге, кайгы-хәсрәтсез имин көннәр, хәерле гомер телибез, алдагы көннәрегез якыннарыгыз, туганнарыгызның игелеген күреп, хөрмәтен тоеп узсын, күп еллар буе яшәү көче сезнең алыштыргысыз юлдашыгыз булып калсын!
-
Спонсорлар белән очрашу.
28.09.2017
Бүген мәктәптә өстәмә белем бирү түгәрәкләренә спонсорлык ярдәме күрсәткән оешма җитәкчеләре белән очрашу үткәрелде.
ОАО “Сабинское МПП ЖКХ» (Хабибуллин И.Г.) – 17500
ООО «Симет» (Талипов М.Х. ) – 12500
ИП Тимергалиев (Тимергалиев Р.Н.) – 6000
ИП Вагизов (Вагизов Н.Н.) - 2000
ИП Каримова (Каримова Г.) - 5000
ИП Гатауллин (Гатауллин А.Г.) - 5000.
Күчерелгән акчага ООО "ФРГ"дан "Оста куллар" һәм "Драма" түгәрәкләре өчен 12280 сумлык инвентарь, ИП Кудряшовтан "Судомоделирование" түгәрәге өчен 28218 сумлык инвентарьлар, ИП Усманова С.Рдан 2700 сумлык курайлар алынды.
Әлеге оешма җитәкчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез, эшләрендә, шәхси тормышларында гел уңышлар гына юлдаш булуын телибез.
-
Ярминкә
23.09.2017
Без бүген укучылар белән Сабада үткән "Мәгариф оешмалары" ярминкәсендә катнаштык. Укучылар көче белән үстерелгән яшелчә, җиләк-җимеш, кул эшләнмәләре сатылды. Әлеге ярминкәдә 10 нчы сыйныф укучылары Муллагалиева Ләйлә һәм Загриева Нәркиз катнашты.
-
Акция "Голубь мира"
21.09.2017
21 сентября в "МБОУ "Верхнесиметская СОШ" прошла акция "Голубь мира". Ученики нашей школы единовременно запустили в небо прикрепленные к воздушным шарам бумажных голубей, на которых были написаны имена погибших участников ВОВ и тружеников тыла.
-
Кросста уңышлар.
19.09.2017
19 нчы сентябрьдә районда мәктәп укучылары арасында көзге кросс булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп укучысы Нургалиев Айнур үз яшьтәшләре арасында 3 урынга лаек булды. Айнурны әлеге җиңүе белән котлыйбыз.
-
Открытое первенство по судомодельному спорту среди обучающихся РТ
18.09.2017
16 - 17 сентября в акватории Парка Победы г.Казани состоялось открытое первенство по судомодельному спорту среди обучающихся РТ.В первенстве команда из нашей школе приняла участие. По результатам двухдневных соревнований нашими учащимися достойно завоеваны призовые места:Загриев Фоат - 2, 3 место, Загриев Ильзат - 1 место. Руководитель: Имамиев И.И.
Поздравляем!
- Милләтләр кроссы 16.09.2017
-
Бәрәңге уңышы җыелды.
15.09.2017
Балалар һәм укытучылар белән берлектә бәрәңге уңышы җыеп алынды.
-
Учебная эвакуация
11.09.2017
-
11 сентябрь-Бөтенроссия аеклык көне.
11.09.2017
11 сентябрь-Бөтенроссия аеклык көне. Беренче тапкыр аеклык көне 1913 елда православ чиркәве тарафыннан билгеләп үтелгән. Бу көнне Россиядә хәмер сату тыелган. 2005 елдан аеклык көнен билгеләп үтү яңадан гадәткә керде. Хәзер әлеге дата уңаеннан мәктәпләрдә хәмернең зыяны турында класс сәгатьләре үткәрелә, зурлар өчен дә төрле чаралар оештырыла. Безнең мәктәптә дә әлеге дата билгеләп үтелде, 6-7 нче сыйныф укучылары белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде.