муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Ленинград блокадасы-каһарманлык символы
26.01.2019
Сугышың 79 нчы көнендә, ягъни 1941 елның 8 сентябрендә, немеө фашистлары, Ленинград шәһәрен чолгап алып, аның илебез белән элемтәсен өзгән. Шәһәр өчен авыр көннәр башланган, ләкин завод-фабрикалар эшләвен дәвам иттергән. 12нче сентябрь мәгълүматлары буенча, шәһәрдә икмәк, ярма һәм ит 30-35 көнгә, май-45, шикәр 60 көнгә генә җитәрлек, ә ташкүмер, бик саклап тотканда да, ноябрьгә, сыек ягулык сентябрь ахырларына кадәр генә кулланырлык калган була. Ләкин алда -29 ай, 900көн..Бик салкын кыш һәм азык-төлек җитешмәве нәтиҗәсендә 700мең диярлек кеше ачлыктан үлә. Сугыш чоры балаларының каһарманлыклары белән таныштыру, сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү максатыннан бүген укучыларга Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирелде, фильм күрсәтелде.
-
"Авылым чишмәләре" тәрбия сәгате
21.01.2019
7нче сыйныф укучылары белән "Авылым чишмәләре" темасына тәрбия сәгате үтте.
-
"Отцовский патруль. Мы ГоТОвы!" акциясе
19.01.2019
Бүген 19 январь көнне район күләмендә үткәрелгән "Отцовский патруль. Мы ГоТОвы!" ГТО нормаларын тапшыру акциясендә, 4нче сыйныф укучысы Ахмадуллин Булат әтисе белән кактнашып, 1нче урынга лаек булдылар. Мәктәп тормышындагы чараларда актив катнашканыгыз өчен, рәхмәт белдерәбез.
-
Әти-әниләр җыелышы
18.01.2019
18нче январь көнне 1нче яртыеллык нәтиҗәләр буенча ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта "Семицветик" психологик хезмәт күрсәтү үзәгеннән психологлар катнашты, әти-әниләр белән "Мин балама күпме вакыт сарыф итәм" темасына тренинглар үткәрделәр. Соңыннан әти-әниләр белән индивидуаль сөйләшүләр алып барылды.
-
"Ромашка" балалар бакчасында кунакта
15.01.2019
Бүген 3нче сыйныф (кл.җит.Гарифуллина Д.Г.) укучылары балалар бакчасында кунакта булдылар. Алар нәниләргә А.Алишның "Куян кызы" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Әлеге әкият балаларга бик ошады.
-
"Үзең эшләгән эшкә, җавап бирә бел"темасына класс сәгате
14.01.2019
Бүген 6-7нче сыйныфта "Үзең эшләгән эшкә, җавап бирә бел" темасына класс сәгате узды.
-
3нче чирек башланып китте
09.01.2019
2018-2019нчы елның 3нче чиреге башланып китте. Укучылар озын кышкы кканикулда күп көч туплап, кабаттан мәктәпкә килделәр. Укучыларга укуларында уңышлар һәм сәламәтлек теләп калабыз.
-
Профилактическая беседа
09.01.2019
В Верхнесиметской СОШ прошла встреча с ведущим специалистом, обеспечивающим деятельность ОПОП, Исхаковой Альбиной Раифовной. Во время встречи были рассмотрены вопросы исполнения Закона № 71 РТ о нахождении несовершеннолетних в ночное время на улице без сопровождения родителей или лиц их заменяющих, правила пользования номером экстренного вызова 112, ответственности несовершеннолетних за противоправные поступки и нарушения закона.
-
Лагерьның 7 нче көне
31.12.2018
Лагерь белән саубуллашыр чак җитте. Укучылар ябылышка матур концерт номерлары күрсәттеләр, саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерьның 6 нчы көне
30.12.2018
Лагерьның бүгенге көне дә бик күңелле үтте. Укучыларыбыз "Балачак иленә сәяхәт" темасы астында шөгыльләнделәр. Яңа ел темасына матур открыткалар ясадылар.