муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422068, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет, ул. Советская, д. 30 |
Телефон: | +7(843)-624-50-45 |
E-Mail: | simetsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Верхнесиметская СОШ" |
Руководитель: | Гарифуллин Рафис Накипович |
Год основания учреждения: | 1988 |
У нас учатся: | 67 обучающихся |
У нас учат: | 25 педагогов |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнесиметская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Хокук дәресе
19.11.2018
20нче ноябрь- балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне. Шул уңайдан мәктәбебез укучылары Саба муниципаль районының балалар хокукы эшләре буенча баш белгече Багманова Э.Ф. белән очрашып, тормышта үз хокукларыңны һәм бурычларыңны куллана белү турында әңгәмә корды.
-
Ата-аналар җыелышы
01.11.2018
Бүген мәктәбебездә 1нче чиреккә йомгак ясап ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышның көн тәртибе:
-"Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү" ( Саба муниципаль район прокуроры Абитов З.М., чыгышы)
- 1 чирек йомгаклары (Билалиева Г.Ф. чыгышы)
- Мәктәптә тәрбия эшенең торышы (Талипова Я.Р. чыгышы)
-Мәктәп эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр (Гарифуллин Р.Н. чыгышы)
- "Финансовая грамотность" (Талипов И.М. чыгышы)
Җыелышның икенче өлеше классларда дәвам итте.
-
Тату сыйныф серләре
31.10.2018
Мәктәбебезнең әти-әниләр комитеты Мичән авылында уздырылган "Тату сыйныф серләре" республикакүләм бәйгенең зона турында катнашып, бик матур чыгыш ясадылар.
-
"Уңыш бәйрәме"
22.10.2018
Ни арада җәй үтте
Матур көз килеп җитте
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
Бүген мәктәбебездә 1-7 нче сыйныф укучылары өчен уңыш бәйрәме үтте.
-
Татарстан республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концертында
17.10.2018
Бүген 4-5 нче сыйныф укучылары А.Файзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан республикасы дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концертын карап кайттылар. Әлеге очрашулар “Балалар өчен сәнгать дәресләре” проекты кысаларында дәвам итә. Бу Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Мәдәният министрлыгы, дәүләт ансамблье белән уртак музыкаль проекты. Проектның максаты татар җырлары, биюләре аша укучыларда татар теленә, үз милләтебезгә карата горурлык тудыру.
-
Бердәм тәрбия сәгате
15.10.2018
5-11 нче сыйныф укучылары өчен мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Балалар куркынычсызлыгы" темасына бердәм тәрбия сәгате үткәрелде. Әлеге очрашуда балалар һәм яшьүсмерләр белән эшләүче инспектор Романова А.Г., халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең, гаилә һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәре Сайфуллина Ф.Ф. катнашты.
-
Шахмат буенча зона ярышлары
06.10.2018
Мәктәбебез укучылары Тимершык урта мәктәбендә үткән шахмат ярышының зона этабында катнаштылар. Команда составында: Галимуллин Альмир, Талипова Мадина, Загриев Солтан, Гароифуллина Чулпан.
-
Мактауга лаек укытучыбыз
06.10.2018
Химия һәм биология фәне укытучысы Халиуллина Р.Р. Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Руфия Рәисовнаны чын күңелебездән әлеге казанышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да зур үрләр яулавын телибез.
-
Укытучылар көне белән!!!
05.10.2018
5 октябрь- Укытучылар көне.
Тау -ташларны бергә актарасы,
Менгән чакта белем үренә.
Ходай Сезгә мең сабырлык бирсен
Өйрәткәндә аның серенә.
Хезмәтегез мактауга бик лаек,
Мөмкин хәтта һәйкәл куярга.
Укытучы сүзен мәрмәр ташка
Алтын хәреф белән уярга.
Бүген 9нчы сыйныф укучылары бәйрәм уңаеннан бик матур чара әзерләп, укытучыларны ял иттерделәр.
-
День гражданской обороны
04.10.2018