муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 39 ( 40 ) >>
-
Әңгәмә 15.03.2023

Режим вакытында балалар белән дуслык турында әңгәмә үткәрелде.Әңгәмәдән соң балалар дуслыкка багышланган стена газетасы ясадылар.
Иптәшләрең әйбәт булса,
Кыскара озын юл да.
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Дуслыкның көче шунда.
Киңәшле эш һич таркалмас,
Куллар көч бирсен кулга.
Бергә булыйк, бердәм булыйк
Дуслыкның көче шунда.
-
Филиал яңалыклары. Сөйләм үстерү эшчәнлеге. 14.03.2023

Там, там, тамчы, там,
Тамганыңны яратам.
Тамган тамчыларга карап,
Мин җырларга яратам.
Тамчы тама, тамчы тама,
Тамчы тама түгелме?
Тамчы тамса, матур язлар
Килеп җитә түгелме?
-
Сөйләм үстерү эшчәнлеге 14.03.2023

Сөйләм үстерү эшчәнлегендә балалар яз билгеләрен санадылар, "Сыерчык ояга килгән" рәсеме буенча хикәяләр төзеделәр, "Сүзне дәвам ит", "Тәртип буенча әйт" уеннарын уйнадылар.
-
Филиал яңалыклары. Язгы табигатьне күзәтәбез. 11.03.2023

-
Филиал яңалыклары. ЮЙК эшчәнлеге. 11.03.2023

Җәяүлеләр чыга торган юлын өйрәнү.
-
Филиал яңалыклары. Рәсем эшчәнлеге 10.03.2023

Кадерле әниебезләргә букет ясадык.
-
Иртәнге гимнастика. 10.03.2023

Балалар иртәнге гимнастиканы бик яратып эшлиләр, чөнки гимнастика баланың физик һәм уйлау-фикерләү сәлатен үстерә, аларга яхшы кәеф бүләк итә. Гимнастика вакытында табаннарыбызны да онытмыйбыз, аларга да массажлар ясыйбыз.
-
Филиал яңалыклары. Гаилә бәйрәме 09.03.2023

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Безнең бүгенге бәйрәмебез дә юкка гына “Безнең гаилә – тату гаилә” дип аталмый. Тату гаиләләрдә генә тырыш, уңган, тәүфыйклы, акыллы балалар үсә.
Бәйрәмдә балалар өйрәнгән шигерьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Әти-әниләр белән кызыклы уеннар уйнадылар.
-
Филиал яңалыклары. Кисеп-ябыштыру эшчәнлеге 09.03.2023

Айдан, кояштан кадерле
Син ул, әнием.
Иң ягымлы, иң сөекле
Син ул, әнием.
Ышан, әнием, минем сүземә,
Тап төшермәм синең йөзеңә.
-
Саф һавада 07.03.2023

Саф һавада балалар төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм малайларыбыз участокны кардан чистарттылар.









