муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Язгы табигатькә сөендек! 02.04.2013

Бүген көн бигрәк матур! Чын Яз инде! Рәхәтләнеп "күлдәвек" эчендә "чупырдап" алдык! Кар эри башлады шул инде.
Кар дип җиргә басасың, суга кереп батасың!
Әйдә песи, безнең янга! Ник "оялып" ятасың?)))
Апрель җитсә- Яз җитә!
Бураннары булса да.
Песи дә чыккан урамга,
Тәпиләре туңса да!
-
Без "полиция" белән дус! 26.03.2013

"Милиционер" абыйны,
Бик тә яратам!
Юлда күрсәм мин аны
Кочаклап алам!
-
Дус булыйк! 26.03.2013

Милиционер абый!
Безгә генә әйтегезче?!
Кемнәр кагыйдә үтәми
Йөри юлларда?
Кемнәр кагыйдә бозып
Йөри урамда?
Без Илшат белән Ислам.
Бик тәртипле малайлар!
Безнең Сезне кайдадыр
Күргән бар?!?
-
"Нәүрүз" мөбарәк булсын! 24.03.2013

24 нче март көнне авыл мәдәният йортында Нәүрүзне каршы алу тамашасы булды. Елдагыча, безнең балалар иң матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр, тамашачыларны шатландырдылар.
-
"Калфаклы кызлар" 23.03.2013

Өйгә бирелгән эшләрне
Үтәвебез күренә!
Әниләр белән бергә
Калфаклар тектек менә! )
-
Нәниләр әкият "укыйлар" 23.03.2013

Әкият могҗизалар тудырадыр
Уйлатадыр, елатадыр, җырлатадыр.
Яхшылыкны яманнан аерадыр
Сабыйларга "дөньяны танытадыр.
-
"Тал песие" 23.03.2013

Язлар җитсә "Тал песие"
Карый кояшка.!
"Тал песие"н ясыйк эле,
Ападан башка. :)
-
"Җыештырабыз! :) 23.03.2013

"Эш беткәч" уйнарга була,
Барыбыз да беләбез.
Чиста, пөхтә булсын диеп
Өстәлләрне сөртәбез!
Бигрәк тырыш кызлар безнең
Иркә белән Язилә.
Ни кушсаң да ялт итеп,
Эшләп куялар менә.
-
"Нәүрүз кызын" ясадык. 22.03.2013

"Нәүрүз"не каршылау- ул бит язны каршылау!"Нәүрүз" бит ул язны, кошларны алып килә.Җирне яшеллеккә күмә.Без дә бүген үзебез "искиткеч" матур итеп "Нәүрүзбикәне" ясап куйдык әле.Яз килгәне "Нәүрүзбикәнең" чәчәкле тәкыяларыннан, аллы- гөлле күлмәкләреннән аңлашыладыр инде))) И оста рәссамнар да инде үзебез!
Табигаттә- Яз атлый!
Кошлар да аны мактый.
Төкле аягың белән
-Кил ди аңа, Игенче!
"Нәүрүз" килә дип куанып
Без алабыз- сөенче!
-
Уйный- уйный үсәбез. 21.03.2013

Әй яратабыз да инде уйнарга! Көне буе уйнасак та- уеннан туймыйбыз!
Уеннар, уеннар!
Витамин кебек алар!
Кәефләрне күтәрә!
"Йөгертеп" тә җибәрә!
Биетеп тә җибәрә!









