муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 ( 217 ) 218 219 220 >>
-
Планеталар безне бик кызыксындырды. 12.04.2013

Тугыз планета бар икән бит,
Галәм киңлекләрендә.
Зур үскәч менәрбез әле,
"Серләрен" өйрәнергә!
-
"Оябызга" сыерчыклар оя корды. 12.04.2013

Сыерчыклар- кошларым!
Килдегезме дусларым?
"Оябызга" керегез!
"Кошчыклар" үстерегез!)))
-
"Капкалы" уйнадык! 10.04.2013

Көндәлек мәшәкатьләрдән,
Арынып торыйк әле!
Күтәрелсен лә күңелләр!
"Капкалы" уйныйк әле!
-
"Галәмгә!" 08.04.2013

"Космонавт" булу өчен
Кыю булырга кирәк!
Батыр булырга кирәк!
Зирәк булырга кирәк!
"Галәмгә" очар өчен
"Ракеталар" ясадык!
Бездә "ялкаулар "сирәк!!!
-
Матур кошлар ясадык. 05.04.2013

Нәни кошчык! Алдым сине
Нәни учыма!
Син курыкма, тимим сиңа
Җылын учымда.
Бар, оч әйдә, иректә бул!
Уйна, сайра, оч!
Нинди гүзәл бит табигать!
Оч син матур кош!!!
-
Нәниләр дә кошлар ярата! 05.04.2013

Нинди кошчык кунды микән?
Айсылуның кулына!
Карале син! Нинди матур!
Кара ничек очына?!
Авызларын ачып аңа
Карап тора Айсылу!
Үзе дә нәни бит әле
Кошчык кадәр- Айсылу!
-
Биюләр өйрәнәбез. 05.04.2013

Безнең Апаның хыялы-
"БИЮЧЕ" булу булган!
Хәзер ул безне өйрәтә!
Безнең АПА бик уңган!)))
-
"Әкияти" кошлар ясадык. 04.04.2013

Бик күп өйрәндек инде
Кошлар турында.
Әле менә белми идек
"Былбыл" турында.
Әллә нинди матур кошлар
Була икән бит!
Без дә кисеп ябыштырдык!
Кара! Рәхим ит!
-
"Былбылдан" килде аваз. 04.04.2013

Нур чәчеп табигатькә
Килде- Яз!
Былбылдан килде аваз,
Көн аяз!!!
Тимәгез кошларга!
Яратыйк кошларны!
Мәрхәмәтле булсак-
Тынмас- җырлары!!!
-
Кошлар- безнең дуслар! 02.04.2013

Бүген бик тырышып кошларга "оялар" ясадык!
Бүген иртүк уяттылар,
Сыерчыклар сызгырып!
Фьють- фьють, без килдек, тор!
Күр әле безне чыгып!
Канатлары биеп тора.
Җырлаган көйләренә!
Шатлыклары эчкә сыймый,
Кайтканнар өйләренә!









