муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Яңа карарлар белән таныштырылды. 25.10.2013

Бүген бакчабызда чираттагы ата-аналар җыелышы булып узды.Бакчабыз мөдире әти- әниләрне яңача түләүләр белән таныштырды, шулай ук бакчага кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.
-
Бакчабызда- ата-аналар җыелышы. 25.10.2013

-
Корбан гаете мөбарәк булсын дуслар! 18.10.2013

-
Раушания әби вәгазьләре! 18.10.2013

Бүген бакчабызда Корбан итеннән аш пешереп ашадык. Балаларга Алланың барлыгын, берлеген, дини йолаларыбызның саклануы, кирәклеге, изгелек төшенчәләрен тагын бер кат аңлату өчен авылыбызның иң- иң олы ихтирамга лаеклы кешесе- Раушания әби Шамилованы чакырдык. Аның вәгазьләре барыбыз күңелендә дә яхшы уй- теләкләр генә калдырды. Ул балаларның һәрберсенә бисмилла әйттереп: "Акыллы булсам иде, тәүфыйклы булсам иде, әтием- әнием исән- сау булсыннар иде, 7 буын бабаларымның рухлары шат булсын, амин!"- дип әйттереп чыкты. Зур рәхмәт Сезгә Раушания әби!
-
"Бәхетле булсак иде!"- дип дога кылдык! 18.10.2013

-
Изге Ана! 18.10.2013

Менә ул- үзенең ике баласы янына 4 ятим баланы сыендырып үстергән, газета- журнал битләрендә басылган Изге Ана- Раушания әбиебез! Сез тормышның әче михнәтләрен күп күргәнсез. Хәзер инде балаларыгыз, оныкларыгыз бәхетен күреп яшисез! Озын , матур картлык бирсен сезгә Ходай! Сез моңа мең мәртәбә лаек кеше!
-
Аллага шөкер, кызларыбыз догалар беләләр! 18.10.2013

-
Аэробика- иң яраткан шөгылебез! 17.10.2013

Рәхәтләнеп биеп алгач
Тәмле була ашарга.
Барыгыз да тырышыгыз,
Күнегүләр ясарга!
-
Йорт кошлары, йорт хайваннары турында өйрәндек. 17.10.2013

Су буенда җәй буе
Каз бәбкәсе сакладым.
Хәзер инде үстеләр
Зур булдылар казларым!)
-
Тәмле күмәчләр "пешердек"! 11.10.2013

Кызарып күпереп пешкән
Икмәк тора табында.
Икмәк торса табында,
Зур үсәрмен тагын да!!!









