муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ»
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Верхний Симет ул. Советская, д. 30 |
| Телефон: | +7(843)-624-50-48 |
| E-Mail: | Simetsad.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ - "Верхнесиметский детский сад "Ромашка" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" |
| Руководитель: | Шакирова Айгуль Айтугановна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 18 воспитанников |
| У нас учат: | 1 педагога |
муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение - «Верхнесиметский детский сад «Ромашка» Сабинского муниципального района РТ» - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227
-
Әтиләр белән күңелле! 24.02.2013

-
Әтиләр- бездә кунакта! 22.02.2013

Бүген бакчабызда зур бәйрәм булды- кунакка әтиләребез килде!Ничек инде килмәсеннәр- Ватанны саклаучылар көне бит, әтиләр бәйрәме!Безнең әтиләребез дә бит солдат булганнар, илебез тынычлыгы өчен сакта торганнар!Әтиләребез килгәнгә бик сөендек! Ничек инде сөенмәскә- алар бит шундый зур, көчле, батыр әтиләр! Без аларга бик күп һөнәрләребезне күрсәттек, алар белән бергә уйнадык, көлдек ! Бик күңелле булды!Әтиләребез безгә бәйрәм саен килеп торсыннар иде!
-
Бүгенге яңалыклар. 20.02.2013

Бакчабыз гөрләп тора: матур җырлар өйрәнәбез, әтиләр бәйрәменә әзерләнәбез, күңелле итеп уйныйбыз, кызлар курчаклары белән, без малайлар конструкторлардан "самолетлар. очкычлар" ясыйбыз.Нәфисә курчакларның чәчен үзе үрә.-"Кыз кешеләр чәчләрен матур итеп үрә белергә тиеш, мин үземнең чәчемне дә үрә беләм, бөтен курчакларымның да чәчләрен үрәм, үскәч "чәчтараш" булачакмын, матур прическалар ясаячакмын"- ди ул дус кызларына.Әле бүген рәсем дәресендә һәрберебез үзебезнең әтиләребезне ясадык, бик матур һәм кызыклы рәсемнәр килеп чыкты.Менә шулай дус кына яшәп ятабыз)))
-
Очкычлар ясыйбыз. 20.02.2013

-
Әтиләребезгә бүләкләр әзерлибез. 18.02.2013

Бу атнада әтиләребезнең бәйрәме- Ватанны саклаучылар көне бит ! Без дә шуңа күрә дә бу бәйрәмне бик көтәбез, әзерләнәбез, җырлар- биюләр өйрәнәбез, әтиләребезгә бүләкләр әзерлибез!Әтиләребез сөенерләр инде!!!
-
Муса Җәлил туган көн! 15.02.2013

15 нче февраль көнне Муса Җәлилнең туган көнен билгеләп үттек! Аның шигырьлләрен, җырларын өйрәндек. Балаларга бигрәк тә "Карак песи" шигыре ошады. Халкыбызның Буыннардан - буыннарга күчеп сөйләрлек каһарманы - Советлар Союзы Герое - батыр көрәшче - шагыйрь улын өлкәннәр генә түгел - балалар да белергә тиеш!
-
Лыжня Росии - 2013 11.02.2013

Бүген Югары Симет авыл җирлегендә "Лыжня России - 2013 узды. Анда балалар бакчасыннан балалар да катнашты.
-
Без - табигать балалары. 16.01.2013

Бүген бакчабызда экологик темасына багышланган " Без - табигать балалары" дигән мавыктыргыч шөгыль узды.
Шөгыльнең максаты: Балаларда табигатькә карата чисталык булдыру.
Әйләнә - тирә мөхиткә сакчыл караш.җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.
Чисталык - сәламәтлек нигезе турында мәгълүмат бирү.
Экологик уеннар.
-
Цирк! Цирк! Цирк! 10.01.2013

Менә яллар артта калды. Бу атнада без балалар белән цирк турында сөйләшәбез. Цирк турында аңлатма бирү, циркның Яңа ел кебек үк матур тамаша икәнлеген төшендерү максатын куйдык.Балалар цирк турында призентация карадылар, циркта булган балалар күргәннәре турында фикер алыштылар.
Бакчабызга -" Цирк " килде!
Бигрәк күңелле инде!
Көн саен бер тамаша
Күрсәң күзләр камаша.
Нинди генә җәнлекләр юк;
Арысланнар һәм этләр,
Клоуннар, песиләр,
Акробатлар, җонглерлар,
Фокусчылар, маймыллар!
Әйдә - безгә килегез!
" Цирк " карап китегез!
-
Бездә- чыршы бәйрәме 31.12.2012

Әй ,Кыш бабай, Кыш бабай.
Хуш киләсең уз бире.
Кунак булып килерсең дип
Күптән көттек без сине









