Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 ( 127 ) 128 129 130 >>
-
"Кыңгырау" лагереның 13 нче көне
16.06.2014
Лагерьның бүгенге көне балалар күңеленә "Нарат" боз сараена бару хатирәләре белән кереп калды. Чөнки җәй уртасында боз өстендә тимераякта шуу әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә.
-
"Кыңгырау" лагереның 12 нче көне
14.06.2014
Лагерьның 12 нче көне зарядка белән башланды. Иртәнге аштан соң "Туган ягым-яшел бишек" рәсем конкурсы һәм КВН башланып китте. Балаларның иҗади рәсемнәре бик матур килеп чыкты. "Тапкырларга-табышмак" кичәсендә һәрберсе зиһеннәрен эшләтеп җавап бирделәр. "Гиннес рекордлар" конкурсында "иң матур көлү", "Иң зур табан", "Иң зур борын", "Иң зур барак"лар ачыкланды. Күңелле эстафета уеннары белән көн тәмамланды.
-
Лагерь дәвам итә
13.06.2014
Лагерьның бу көнен балалар зур түземсезлек белән көтеп алды. Чөнки бүген "Саба" бассейнына бару көне иде. Икенче иртәнге аштан соң алар шунда юнәлде. Г.Тукайның "Су анасы" шигырендәгечә "чәчрәтәм, уныйм, чумам, башым белән суны сөзәм" дип алар рәхәтләнеп су коендылар. Көн дәвамында үткән "Инглиз һәм татар йолалары" турында виртуаль сәяхәттә, "Без - бергә!" плакат конкурсында актив катнаштылар.
-
10 нчы көн
12.06.2014
12 июнь егерменче тапкыр меңъеллык тарихлы, бай мираслы Россия көне билгеләп үтелә.Шул уңайдан "Кыңгырау" сәламәтләдерү лагеренда көн Россия гимнын тыңлау, башкару белән башланды. Дәүләс символларын искә төшереп, презедент белән якыннанрак танышу максатыннан презентация карадылар.Шулай ук "Гүзәл башкалам буйлап.." он-лайн сәяхәт тә балаларга кызыклы булды. Милли биюләр, уеннар белән көннең үткәне сизелмәде дә. Математика елы уңаеннан математик КВНда көч сынаштылар.
-
"Кыңгырау" лагереның 9 нчы көне
11.06.2014
Легерьның 9 нчы көне "Мин әкият яратам" дип аталды. Иртәнге линейка, зарядкадан соң балалар "Су анасы" һәм "Шүрәле" әкиятләрен заманча сәхнәләштереп күрсәттеләр. Аларның әкиятләре бик оста килеп чыкты. Табигатьтә уйналган "Шәвәли хикмәтләре" күңелле эстафета уеннары да аларга бик кызык булды. Көн файдалы үтте.
-
"Кыңгырау" лагереның 8 нче көне
10.06.2014
8 нче көннең темасы- "Татарстан-минем Республикам" дип аталды. Иртәнге аштан соң балалар төркемнәргә бүленеп, "Мәдәният дөньясында" интеллектуаль уенында, "Дәүләт символларын саклау-безнең бурыч" әңгәмәсендә һәм рәсем конкурсында катнаштылар. "Җәй-2014" мода күрсәтү дә аларга бик ошады. "Авылым: бүген һәм иртәгә" проектын төзү һәм яклауда актив булдылар."Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән бөек халкым бар" викторинасында көч сынаштылар. Көн күңелле үтте.
-
Лагерьның 7 нче көне
09.06.2014
Милли бәйрәм - Сабантуеннан алган күңел күтәренкелеге белән балалар лагерьның 7 нче көненә җыелдылар. Авылыбыз фельдшеры Яхина Л.С.ның эчтәлекле чыгышы алар өчен бик файдалы булды. Көн дәвамында авыл музеенды булып, бик күп мәгълүмат тупладылар.Төрле-төрле уеннарда актив катнаштылар.
-
Лагерьның 6 нчы көне
06.06.2014
6 нчы көнебезне иртәнге зарядка белән башлап, өстәл уеннары белән дәвам иттек. Бу уеннар балаларның фикерләү сәләтләрен үстерә, башны эшләтә. Шулай ук компьютерда презентация эшләү алымнарын да яңадан искә төшерделәр. Көннең икенче яртысында "Озын толым" бәйгесе узды. Кызларыбызның берсеннән-берсе озын чәчләренә карап сокландык.
-
5 көн-чәчәкләр көне
05.06.2014
5 көн-чәчәкләр көне дип аталды. Шат күңелле балалар, шау чәчәкле болынга барып, чәчәкләр җыйдылар, "Иң матур букет", "Иң матур экибано" конкурсларында катнаштылар. Аларның болындагы тәэсирләре "Җәйге чәчәкләр" рәсем конкурсында чагылды. Бантиклар бәйрәмендә 19, 21 бантик таккан кызлар үзләре дә чәчәкләрдән ким түгел иде.
-
4 көн - балыкчылар көне
04.06.2014
Лагерьның 4 нче көнен балалар зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Чөнки бүген балыкчылар көне итеп игълан ителде. Иртәнге аштан соң кармакларны алып алар ямьле Мишә буена юл алдылар. "Иң беренче балык тотучы" Зиннатов Айзат; "Иң зур балык тотучы"- Яруллин Әлфис, "Иң кечкенә балык тотучы"- Галимов Айтуган, "Иң күп балык тотучы"-Закиров Зәнил булды.