Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 ( 128 ) 129 130 >>
-
3 көн - "Сәламәт яшәү рәвеше"
03.06.2014
Лагерьның өченче көне дә бик кызыклы үтте. Балалар табигатьтә экскурсиядә булып, безнең як үсемлекләре белән таныштылар, табигать турында шигырьләр укыдылар. Көннең икенче яртысында ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. белән "Фаҗигадән саклана бел" темасына очрашу узды. Ул презентация аша аңлаешты итеп чыгыш ясады. Көн "Җырлыйк әле" җыр бәйгесе белән төгәлләнде.
-
2 көн-"Наркотикларсыз тормыш"
02.06.2014
Лагерьның икенче көне җыелу, иртәнге линейка белән башланды. Иртәнге аштан соң "Торнадо" һәм "Чупа-чупс" отрядлары үзләренең отряд почмакларын ясадылар. "Без наркотикларга каршы!" конкурсында балалар һәрберсе эчтәлекле плакатлар иҗат иттеләр. Лагерь тирәсенә табигатькә экскурсиядән дә алар кәнагать калдылар. Туклыклы, тәмле аштан соң "Яшь чагыңда биеп кал" бәйгесе игълан ителде. Күңелле музыкага төрле милләт биюләрен биеделәр. Линейкада бәйгеләрдә актив катнашкан һәр укучыга бүләкләр тапшырылды.
-
Лагерьның 1 нче көне
01.06.2014
Ниһаять балаларның күптән көтелгән җәйге яллары башланды. Бүген мәктәбебезнең 30 укучысы "Кыңгырау" мәктәп яны сәламәтләндерү лагерена ял итү өчен җыелды. Саф һавада, музыка астында зарядка ясаганнан соң, балаларга инструктажлар үткәрелеп, эчке тәртип кагыйдәләре аңлатылды. 1 июнь-балаларны яклау көне уңаеннан Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә үткән мәдәни-спорт бәйрәмендә күңелле ял иттеләр. Мәктәп каршында асфальтка рәсем ясау конкурсы оештырылды.
-
Очрашу
30.05.2014
24 май көнне мәктәбебезне 2004 елда тәмамлаган укучылар очрашуга җыелды. Алар укытучылар коллективына ихлас теләкләрен, рәхмәтләрен җиткерделәр. Башлангыч класс укытучылары Мусина Гөлфинур Фәрхетдиновна һәм Гарифуллина Зөбәрҗәт Хуҗәхмәтовна белән берлектә, классташлары Гыйбадуллин Нурсил тәкъдиме белән мәктәп территориясенә 10 агач үсентесе утырттылар.
-
"Наркотиксыз тормыш"
29.05.2014
29 май көнне Шекше урта мәктәбендә "Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында участок вәкаләтлеләре, прокуратура хезмәткәрләре, авыл советы җитәкчеләре катнашында ата-аналар җыелышы үтте.
-
Соңгы кыңгырау-2014
24.05.2014
Хуш, мәктәбем, синдә үткәрелгән
Гамьсез, ләкин рәхәт балачак.
Гомеремнең иң-иң күңелле
Мизгелләре булып калачак.
Мәктәбебездә бүген соңгы кыңгырау яңгырады. Быел 11 классны 3, 9 классны 10 укучы тәмамлаячак. Аларны котларга районнан кунаклар, әти-әниләр, беренче укытучылары килгән иде. Чыгышлар җыр-бию, шигырьләр белән үрелеп барды һәм кичә бик күңелле үтте. Хәерле юллар сезгә, укучылар!
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл
21.05.2014
Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында укучыларыбыз катнашып торалар. Менә бүген дә, ягъни 21 май көнне 2003-2004 нче елгы укучылар арасында узучы футбол ярышында укучыларыбыз матур уен күрсәттеләр.
-
Ярышта
20.05.2014
Мәктәбебезнең 5-11 класс укучыларыннан төзелгән команда физкультура укытучылары Ханнанов Р.Ф һәм Гатиятов Р.Р. җитәкчелегендә җәйге спартакиадада катнашып, көч сынашып кайттылар.
-
Гаилә көне
16.05.2014
15 май-гаилә көне уңаеннан мәктәбебездә күптөрле чаралар үкәрелде. "Гаилә гомер бишеге" класс сәгате(4кл), "Минем гаиләм" түгәрәк өстәл (3кл), "Гаилә-бәхет ачкычы" әңгәмә(2 кл), "Гаилә-минем тормышымда" эшлекле уен(8 кл). Бу чаралар аша укытучылар бала тәрбияләүдә төп нигез-гаилә тәрбиясе икәнен җиткерделәр. Шулай ук укучылар гаилә альбомнарын тәкъдим иттеләр, "Гаилә герб"ларын төзеделәр.
-
Кыяр өлгергән чак
15.05.2014
Мәктәп теплицасында шаулап-гөрләп кыяр өлгергән вакыт. Витаминга бай кыяр белән мәктәп ашханәсендә укучыларыбыз да сыйлана.