Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
Бадминтон чемпионаты
28.04.2014
25 апрель көнне мәктәбебезнең 3 укучысы Казанда бадминтон буенча Европа чемпионатын тамаша кылып кайтты.
-
Г.Тукайга 128 ел
26.04.2014
1. 26 апрель-татар шигърияте күгендә балкып янган иң зур йолдызыбыз - бөек Тукаебыз туган көн. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә чаралар үткәрелде. Мәктәп сәхнәсендә “ Тукай – безнең күңелләрдә” дигән күргәзмә эшләде. Анда шагыйрь турында күп мәгълүматлар алырга, Тукай музейларына сәяхәт итәргә, укучыларның иллюстрацияләрен күрергә була. Ә атналыкның иң күңелле мизгеле, әлбәттә, Шигырь бәйрәме. Ул көнне бездә “ачык микрофон” эшли. Күңелендә шигырь уты уянган һәркем чыгыш ясый ала. Әлеге чараны Диләрә һәм Айнур (Былтыр) башлап җибәрде. Кичәдә 20 дән артык укучы чыгыш ясады. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Чарада катнашкан һәр укучы истәлек бүләк алды.
-
Фаҗигаләр кабатланмасын!!!
26.04.2014
25 апрель көнне ТИН укытучысы Гатиятов Р.Р. Чернобыль фаҗигасен искә алып, презентация ярдәме белән укучыларга чыгыш ясады. Шулай ук "Маяк" һаләкәтен торгызу эшләрендә катнашкан Сәрдә авылында яшәүче Шигабиев Әхтәмҗан абый турында "Игътибарлы бул!" тимурчылар отряды укучылары төшергән видеоязма белән таныштылар.
-
Конференциядә
25.04.2014
-
"Сәләтле балачак -өметле киләчәк"
25.04.2014
23 апрель көнне Шекше гомумбелем бирү мәктәбендә эшләп килүче “Кәләпүш” бию төркеме халык биюләре наминациясендә “Татарстан гөле” биюе белән катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар . Алдагы конкурсларда да актив катнашуларын һәм уңышларга ирешүләрен теләп калабыз .
-
"Мир без нацизма" конкурсы
23.04.2014
"Мир без нацизма" конкурсына Ахметшина Зәлия, Сагитова Фәнүзә, Зайнагиева Зәлинәләрнен эшләре район турына тәкъдим ителде. Аларга уңышлар телибез!
-
Тимурчылык
23.04.2014
1957нче елның 29нчы сентябрендә «Маяк»та зур шартлау була, тирә яктагы төбәкләрне нурланышлы болыт каплый. Барлыгы 270 меңнән артык кешенең сәламәтлегенә зур зыян килә. Соңрак 40лап авыл күчерелә, ниндидер сәбәптән зур татар авыллары утырып кала. Андагы кешеләрнең күбесе инде вафат, исән калганнары төрле авырулардан интегә. Сәрдә авылында яшәүче Шигабиев Ахтямзян абый шуларның берсе. Мәктәптә эшләп килүче "Игътибарлы бул" тимурчылар отрядының 3 класс укучылары Шигабиева Рәзинә, Аглиуллина Айсинә Ахтямзан абый янында булдылар. Ул укучылар белән үзенең хәтирәләрен уртаклашты. Укучыларга үзенең җылы теләкләрен җиткерде.
-
"Саба дулкыннары" радиосында.
22.04.2014
Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнәгыева Зөлфия Фоатовна һәм 4 класс укучысы Фаваризова Рәлинә, 8 класс укучысы Зиннатова Әдиләләр Г.Тукайның туган көне уңаеннан "Саба дулкыннары" радиосында чыгыш ясадылар. Тапшыруны 26 апрель көнне тыңлый аласыз.
-
«New generation: новый взгляд»
21.04.2014
«New generation: новый взгляд» конкурсына 2 нче класс укучысы Сафина Алинә "Тукай - мәңгелек яз" рәсемен тәкъдим итте. Без аңа уңышлар телибез!
-
«New generation: новый взгляд»
21.04.2014
«New generation: новый взгляд» конкурсына 4 нче класс укучысы Хөсәенов Әмир "Тукай эзләре буйлап" дигән рәсемен тәкъдим итте. Без аңа уңышлар телибез!