Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
Адрес: | 422053 с.Шикши, ул. Школьная, дом 4а, Сабинский район, Республика Татарстан |
Телефон: | +7(843)-624-61-18 |
E-Mail: | shikshisaba@yandex.ru Sshik.Sab@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шикшинская ООШ" |
Руководитель: | Ханнанов Ильдар Фанисевич |
Год основания учреждения: | 1985 |
У нас учатся: | Бездә укыйлар:67 |
У нас учат: | Бездә укыталар: 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Шикшинская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
"Ел укытучысы" республикакүләм конкурсы
03.02.2015
"Ел укытучысы " республикакүләм конкурсының муниципаль этабында мәктәбебездән "Сыйныф җитәкчесе" номинациясендә Гибадуллина Р.Х. , "Өстәмә белем бирү укытучысы" номинациясендә Фаваризова Р.Т. һәм "Балалар коллективын оештыручы" номинациясендә Корбанова Л.Т. катнаштылар. Әлеге бәйгедә башлангыч класслар укытучысы Гибадуллина Р.Х. югары балларга ия булып республика зона этабында катнашу хокукы алды. Аны җиңүе белән котлыйбыз һәм алдагы этапларда уңышлар телибез!
-
Хәрби - патриотик айлык башланды
02.02.2015
Мәктәптә хәрби-патриотик айлык башланып китте. Алдагы ай дәвамында план буенча төрле чаралар, бәйрәм кичәләре, рәсем һәм фото конкурслар каралган. Әлеге чараларда барыгызны да актив катнашырга чакырабыз.
-
"Интернет челтәрләрендәге иминлек"
29.01.2015
"Интернет челтәрләрендәге иминлек" конкурсына 8 класс укучысы Ахметшина З. рәсеме җибәрелде . Әлеге рәсемдә , барысыда үзебезнең кулда һәм үзубез сайлаганнан торуы чагылдырылган. Зәлиягә уңышлар телибез!
-
Кышкы спартакиада.
27.01.2015
24, 26 январь көннәрендә мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең кышкы спартакиадасы булып үтте. Әлеге ярышта мәктәп директоры Зайнагиев Н.М. ( Лыжные гонки - 3 урын) , укытучылар Гарипова А.Р (шахмат - 1 урын), Гибадуллина Р.Х. ( шорт-трек -1 урын), Гатиятов Р.Р (подтягивание -2 урын), Галимзянова Г.Г. ( отжимание- 3 урын), Яруллин И.И., Димитриева Л.И.,Назирова Д.А., Амиров Ф.М. катнашты. Гомуми нәтиҗәләр буенча безнең мәктәп 3 урынга чыкты. Зур җиңүләрегез белән котлыйбыз! Молодцы!
-
Китап күргәзмәсе "Ленинград блокадасы"
27.01.2015
1944 нче елның 27 январе "Ленинград чолганышын өзү" көне буларак билгеләп үтелә. Шушы уңайдан мәктәп китапханәсендә Ленинград блокадасына багышланган китап күргәзмәсе булдырылды. Китапханәче Махмутова Г.М. шушы китаплар аша, тарихның - балалар күңеленә үтеп керүен тели.
-
Китапханә дәресе
23.01.2015
Бүген мәктәбебездә "Әдәплелек иленә сәяхәт" дип исемләнгән китапханә дәресе үтте. Китапханәче Махмутова Г.М. укучыларны әдәби әсәрләр аша ягымлы булырга, матур, дөрес сөйләшергә, начар гадәтләрне булдырмаска өйрәтте.
1 класс укучылары Гөлнур Мияссаровнага зур рәхмәт әйтеп, киләчәктә бер- берсенә игътирамлы булырга сүз бирделәр.
-
Ут- кешенең дошманы!
20.01.2015
Бүген, 20 нче январь көнне, 5 класс укчылары белән, педагог - оештыручы Корбанова Л.Т. "Ут - кешенең дошманы " дип исемләнгән сбор үткәрде. Элеге сборга Саба районының 129 нчы янгын сүндерү бүлегеннән килгән Ярмухаметов Тәлгәт абый укучыларны үз эшләрендә кулланыла торган җиһазлар белән таныштырды. Укучыларга махсус киемнәрен кигезеп карады.
Сбор укучыларга бик ошады. Алар янгын чыккан вакытта үзеңне ничек тотарга, аны булдырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында да күп мәгълүмат тупладылар.
-
“Энәгә кадалган язмыш” тәрбия сәгате
19.01.2015
19 январь көнне Шекше урта мәктәбендә 8 һәм 10 сыйныфларда “Энәгә кадалган язмыш” дип исемләнгән тәрбия сәгате уздырылды. Тәрбия сәгатенә Сәрдә авылы фельдшеры Гөлчирә апа чакырылды. Ул наркотикларның начар тәэсире, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр, шулар нәтиҗәсендә киләчәктә барлыкка килергә мөмкин булган авырулар турында сөйләшү уздырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Кышкы табигатькә экскурсия
19.01.2015
4 нче класс укучылары “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы “ темасына үткәрелгән тәрбия сәгатендә табигатьне саклау турында сөйләштеләр, табышмаклар чиштеләр һәм кышкы табигатькә класс җитәкчеләре Ханнанова А.С белән экскурсиягә чыктылар.
-
Музей белән таныштык
16.01.2015
Бүген 1 класс укучылары мәктәп музеена экскурсиягә керделәр. Аларга, музей җитәкчесе Зайнагиева З.Ф. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларыбыз турында сөйләде. Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан яңартылган хатлар күргәзмәсе белән таныштырды.