Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Лагерьның унбишенче көне 19.06.2012

Менә бүген дә укучылар иртәнге аштан соң кабат Лесхозда урнашкан “Нарат” боз сараена юл алдылар. Бер отряд музей йортында булып, андагы кызыклы экспонатлар белән танышты. Аннан агачтан төрле савытлар, кашыклар ясау цехында да әлеге әйберләрнең безнең кулга килеп җиткәнче нинди катлаулы юл аша үтүен бик кызыксынып күзәттеләр. Икенче аштан соң төрле спорт һәм төз ату ярышлары да бик күңелле үтте.
-
Лагерьның ундүртенче көне 18.06.2012

Мәктәп яны лагере үз эшен дәвам итә. Укучылар бик теләп йөриләр, чөнки көн саен кызыклы чаралар булып тора. Бүген дүртенче отряд китапханәгә барды. Китапханәче Надия Гатиятова спортка кагылышлы кызыклы уеннар үткәрде. Калган укучылар тимераякта шуарга “Нарат” боз сараена бардылар.
-
Лагерьның унөченче көне 16.06.2012

Бүген дә балалар шау-гөр килеп лагерьга җыйналдылар. Бүгеннән физик тәрбия укытучылары кызыклы дәресләр үткәрә башлады. Иртәнге аштан соң укучылар алар янында булды. Аннан балаларның көтеп алган вакыты җитте: “Саба” бассейнына юл тоттык. Эссе көндә алар рәхәтләнеп су коендылар.
-
Лагерьның уникенче көне 15.06.2012

Мәктәп яны лагереның эшчәнлеге дәвам итә. Иртәнге зарядкадан соң, башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан әзерләнгән кызыклы дәресләрдә актив катнаштылар. Аннан Шәмәрдән мәдәният йортына юл тоттык. Анда эшләүчеләр тарафыннан оештырылган төрле кызыклы уеннарда катнашып, барысы да бүләкләр алдылар, биеделәр. Әлеге бәйрәм аларга бик ошады, вакыт үткәне дә сизелмәде.
-
Лагерьның унберенче көне 14.06.2012

“Радуга” ял лагереның унберенче көне дә сизелми үтеп китте. Бүген ул “Нарат” боз сараена бозда шуарга бару, китапханәгә сәяхәт белән балалар күңелендә калыр. Ә табигатьтә скакалка сикерү, йөгерү ярышыннан алган бүләкләрне алар истәлек итеп сакларлар.
-
Җәйге лагерьның унынчы көне 13.06.2012

Ямьле сабантуй бәйрәмнәреннән соң балалар кабаттан тулы составта мәктәпкә җыелдылар, табигатьтә, спорт залында күңелле уеннар уйнадылар. Ә бассейнга су коенырга баруны зарыгып көтеп алдылар. Әлеге сәяхәт аларга бик ошады.
-
Лагерьның тугызынчы көне 11.06.2012

Менә бүген дә балалар көндәгечә лагерьга җыелды. Гадәттәгечә Камалова В. М. иртәнге гимнастика ясатканнан соң, иртәнге ашка керделәр. Укучыларга яхшы сыйфатлы, витаминлы ризык бирелә. Шулай ук бүген А. С. Пушкинның туган көненә багышланган кичә үткәрелде, балалар сорауларга төгәл җавап бирде. Емельянова Л. М. тарафыннан үткәрелгән “Последний герой” уенында да бик теләп катнаштылар.
-
Җәйге лагерьның сигезенче көне 09.06.2012

Башлангыч сыйныф укытучылары балалар өчен күңелле дәресләр үткәрде. Аннан Шәмәрдән бистәсендә урнашкан МЧСта булдылар. Илнур Эльбрусович әлеге һөнәр ияләре, аларның эшләре һәм коткару җайланмалары турында, шулай ук беренче ярдәм, урманда, су тирәләрендә ничек итеп саклану турында бик эчтәлекле итеп сөйләде. Ә балалар өчен тагын да кызыклысы өйрәтелгән этнең ничек итеп кеше коткаруын карау булды.
-
Җәйге лагерьның җиденче көне 08.06.2012

Укучыларны ял иттерү, сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан эшләп килгән лагерьның көннәре бик кызыклы һәм тиз үтә. Мәсәлән, бүген балалар көндәгечә иртәнге зарядка ясадылар, аннан соңгы вакытлары телецентрга һәм плазмоцентрга экскурсия белән дәвам итте. Балалар әлеге очрашулардан үзләренә бик кызыклы мәгълүмат алдылар.
-
Лагерьның алтынчы көне 07.06.2012

“Радуга” мәктәп яны җәйге лагеренда ял итүче балалар өчен табигать бүген дә бик матур җәйге кояшлы көн бүләк итте. Ике отряд Шәмәрдән “Яшьлек” спорткомплексына, ә ике отряд мәдәният йортына кунакка барды һәм шунда эшләүчеләр аларга бик күңелле уеннар оештырды. Беренче һәм өченче отрядлар арасында концерт номерларын да мәдәният йорты сәхнәсендә күрсәтү алар өчен бик отышлы булды.














