Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
“Әни” диеп әйтер кешең булсын” 08.12.2012

Бүген, 7 декабрь көнне, “Саба таңнары” редакциясендә әниләр көне уңаеннан үткәрелгән “Әни” диеп әйтер кешең булсын” конкурсы буенча бүләкләү тантанасы үтте. Бу тантанага Шәмәрдән лицеенда укучылар да чакырылды: 10 А сыйныфыннан Абросимова Оксана- 3 урын (укытучысы-Әүхәдеева А.В.), 10 В сыйныфыннан Закирова Әнзия-1 урын, 5А сыйныфыннан Усманова Нәфисә-2 урын, укытучылары-Закирова Ә.М.Тантана күңелле үтте, укучылар мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
-
Вальс биюе 08.12.2012

Бүген, 7 декабрьда, Шәмәрдән лицеенда 8 һәм 10 нчы сыйныфлар арасында вальс биюе буенча конкурс үтте. Конкурста барлык укучылар да актив катнаштылар. Шулар арасыннан иң оста һәм сәхнәләштерелгән сыйныфка - 10А сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Әүхәдеева А.В.) лаек булды һәм махсус грамота белән бүләкләнделәр. Укучылар биюләрен бик оста һәм искиткеч матур башкардылар. Алга таба да һәркайсына уңышлар телибез.
-
Бал биюләре 08.12.2012

7 декабрьдә югары класс укучылары катнашында бал биюләре фестивале дәвам итте. Бу фестиваль безнең мәктәбебездә традициягә керде. Укучылар бик тырышып әзерләнгәннәр, матур бал күлмәкләре кигәннәр. Иң яхшы дип табылганнарын әти-әниләр җыелышында күрсәтергә булдык.
-
Бал биюләре фестивале дәвам итә 07.12.2012

6 декабрь көнне бал биюләре фестивале үткәрелде. 5-6-7 классы биючеләре үзләренең көчләрен сынадылар. Укучылар бу фестивальгә ныклап әзерләнгәннәр. Һәр класска төрле номинацияләр белән грамоталар тапшырылды.
-
Профилактик чара 07.12.2012

7 нче декабрьдә Шәмәрдән лицеенда техперсоналлар белән куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү йөзеннән пожар куркынычсызлыгы буенча укулар үткәрелде (ОБЖ укытучысы Вәлиуллин Д.М.). Мондый профилактик чаралар бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан әһәмиятле санала.
-
Вальслар кичәсе 05.12.2012

Биюгә мәхәббәт, кызыксыну, булган сәләтне үстерү максатыннан, лицейда вальслар кичәсе оештырылды. Бүген әлеге конкурста башлангыч сыйныф укучылар бик актив катнашты, зурраклар өчен дә шактый катлаулы вальсны бик матур башкардылар. Кичәдә вальс, аның барлыкка килү тарихы турында мэгълүмат алдылар.
-
4нче сыйныф укучыларының (рус телле балалар төркеме) татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 05.12.2012

4нче декабрь көнне лицейның 4нче сыйныф укучылары(рус телле балалар төркеме) татар теленнән олимпиада биремнәре эшләделәр. Лицей буенча 1нче урынга Цыганков А.(4г), Судакова С.(4г), Гарипов М.(4г) , 2нче урынга Игнатьев Р.(4б), Абдуллина К.(4б), Шарипова М.(4г), Фатхуллина А.(4г), Иванова А. (4г), Маркелова А.(4в), Давыдова А.(4в), 3нче урынга Мусина А.(4б) лаек булдылар.
-
4 сыйныф укучыларының татар теленнән олимпиада нәтиҗәләре 04.12.2012

4нче декабрь көнне лицейның 4нче сыйныф укучылары татар теленнән олимпиада биремнәре эшләделәр. Лицей буенча 1нче урынга Валиуллина Ч.(4б), Әхмәтҗәнов И.(4д). (укытучылары Байкова А.Р., Зарипова С.М.), 2нче урынга Фатыйхов И.(4г), Сабирҗанова Г.(4г), Закирова А.(4д), Гыйлемханова Р.(4б), 3нче урынга Пасыев А.(4а), Гомәрова А.(4в), Харрасов М.(4д), Гайфутдинов И.(4д), Котдусова А.(4г), Яковлев И.(4д), Кашапова И.(4а), Усманов А.(4д), Шамилова А.(4в), Бәширов Д.(4г), Сергеева А.(4б) лаек булдылар. Валиуллина Чулпанга, Әхмәтҗәнов Ильяска районда узачак олимпиада ярышларында уңышлар телибез.
-
Татар теле дәресендә 04.12.2012

5нче сыйныф укучылары яңа кергән фәннәргә, укытучыларга ияләнеп киләләр. Сыйныф җитәкчеләре, укытучылар алар белән индивидуаль эш алып баралар. Әти-әниләре дә балаларының укуларына битараф түгелләр. Алар өчен ачык дәресләр үткәрелә. Беренче декабрь көнне 5г сыйныфының рус төркемендә укучы балаларның әти-әниләре татар теле дәресендә булдылар (Укытучы: Мулласалихова Г.Г.). Укучылар татар телен тырышып өйрәнүләрен күрсәттеләр, әти-әниләр балаларының бу телне камил белүләрен теләгәнлекләрен белдерделәр.
-
«Мир кактусов» 04.12.2012

Учителя и ученики начальной школы решили украсить оранжерею «Мир кактусов», созданную в августе 2012 года. Были изготовлены поделки кактусов в различных техниках. Здесь можно встретить и вязаные, и сшитые из кожи, и бумажные, и картонные, и из бисера.














