Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
7 нче классларда - Яңа ел! 07.01.2013

Бүген, 6 нчы январь көнне, мәктәптә 7нче класс укучыларының көтеп алган Яңа ел бәйрәме үтте. Гадәттәгечә, бәйрәм укучылар әзерләгән тамаша белән башланып китте. 7а классы (кл. җит. Мулласалихова Г. Г.) егетләре татар халык биюен бик оста башкарса, 7в (кл.җит. Закирова И. С.) һәм 7г(кл. җит. Галиуллина Э. И.) заманча биеде, шулай ук башка номерлар да алкышлар белән бүләкләнде. Соңыннан бәйрәмдә газет чыгаруда һәм бәйрәмдә актив катнашкан классларга бүләкләр тапшырылды.
-
2 нче класслар Яңа ел бәйрәмендә 05.01.2013

5нче гыйнвар 2нче класслар көне булды. Алар бу көнне тулы составта җыелганнар иде. Бүген бик үзенчәлекле киемнәр- костюмнардан чыгыш ясады укучылар. Мәсәлән, 2б классыннан (кл. җит. Галимуллина Р. Г.) малайларның клоуннар биюе, ә кызларның Микки Маус булып биюе тамашачыларны таң калдырды. Гадәттәгечә, соңыннан актив катнашкан классларга грамота һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Яңа ел бәйрәмнәре дәвам итә 05.01.2013

Мәктәптә соңгы елларын укучы 10нчы һәм 11нче класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме 4нче январь көнендә бик оешкан төстә үтте. Алар чыршы тирәли әйләнеп, матур җырлар җырладылар, биеделәр. Аннан укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Л. М. программаны башлап җибәрде. Укучылар бик теләп төрле кызыклы уеннарда, конкурсларда катнаштылар һәм соңыннан дискотекада биеделәр.
-
Туган җиребезгә Яңа ел килде 04.01.2013

4нче гыйнвар көнне 3 класс укучылары катнашында Яңа ел бәйрәме бик күңелле үтте. Бәйрәмдә барлык балалар да үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр: күмәк биеделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Төрле костюмнардан киенеп килүче укучылар белән дә бүгенге бәйрәм күңелдә калыр.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 03.01.2013

Исәнме, Яңа ел! Исәнме, яңа көн!
Рәхим ит илемнең түренә.
Һәркемнең йөзендә, күзендә
Өр-яңа елмаю күренә.
Менә бүгеннән 4нче класс укучылары күңелле Яңа ел бәйрәмнәрен башлап җибәрде. Матур күлмәкләр киеп, шат йөзле укучылар мәктәпкә ашыкты. Кар бөртекләре, бәйрәм газеталары һәм, әлбәттә, уртада балкып утыручы чыршы белән бизәлгән залда бик матур номерлар күрсәттеләр.
-
Яңа ел бәйрәмендә 03.01.2013

Көннең икенче яртысында 8нче һәм 9нчы класслар өчен Яңа ел бәйрәме программасы да бик күңелле иде. Укыту һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Емельянова Л. М. бик оста итеп алып барды бәйрәмне. Җырлар биюләр генә түгел, төрле уеннар һәм конкурсларга бай булды. Соңыннан укучылар өчен дискотека булды.
-
Яңа ел җитә 30.12.2012

Яңа ел җитүен мәктәп каршында ясалган сыннар һәм төрле утлар белән балкыган чыршы хәбәр итә. Лицей укытучылары бар осталыкларын эшкә җигеп, лицей каршында берсеннән – берсе матур, игътибарны җәлеп итәрдәй сыннар иҗат иттеләр, матур чыршы куелды. Яңа ел бәйрәмнәренә килүче укучылар, кунаклар аларга сокланып китә. Уку йортыбызның тирә - юне әкият дөньясына охшап калды.
-
С НОВЫМ ГОДОМ!!! 29.12.2012

Пусть Новый год, что на пороге,
Войдет в Ваш дом, как добрый друг!
Пусть позабудут к Вам дорогу
Печаль, невзгоды и недуг!
Пусть придут в году грядущем
И удача, и успех!
Пусть он будет самым лучшим,
Самым радостным для всех!
-
Горурланабыз 28.12.2012

“Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дигән әйтемне күбебезнең ишеткәне бар. Шул ук халык сүзләрен үзләренең тормыш девизы итеп алган укучылар да бар безнең арада. 27 декабрь көнне лицеебызның спорт сөюче укучыларын котлау өчен Шәмәрдән җирлегенең спорт федерациясе вәкилләре килделәр. Алар волейбол буенча зур җиңүләр яулаган кызлар командасына бүләкләр тапшырдылар.Дзюдо спорты буенча мастерлыкка кандидат исемен яулаган Мухаметов Илфат, Давлетова Снежанага мактаулы исемнәр, значоклар бирелде. Без бу укучылар белән чын күңелдән горурлана алабыз.Үрнәк алырлык шәхесләр үзебезнең янда гына йөри, әйдәгез, барыбыз да сәламәт яшәү рәвеше алып барыйк.
-
Яңа ел бәйрәменә әзерләнүләр дәвам итә 28.12.2012

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Һәр класска бәйрәмнәргә эш бирелде: котлау буенча видеоролик, концерт номерлары һәм газет чыгару конкурсы билгеләнде. Газетларны фантазия белән бик матур, эчтәлекле итеп барлык класслар да ясаганнар.














