Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422050, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Шемордан, ул. Ф.Карима. д.2 |
| Телефон: | +7(843)-623-22-90 |
| E-Mail: | Shemordan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шеморданский лицей "Рост" |
| Руководитель: | Никитин Антон Петрович |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 798 |
| У нас учат: | 85 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Шеморданский лицей "Рост" Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 261 262 263 264 ( 265 ) 266 267 268 269 270 >>
-
Тәҗрибә уртаклашабыз
19.02.2013
Шәмәрдән лицее укытучылары үз эш тәҗрибәләрен һәрвакыт тарату, уртаклашу өстендә эш алып баралар. Алар семинар, киңәшмә, түгәрәк өстәл, мастер- класс, конкурс, федераль мәйданчыкларда чыгыш ясыйлар. Вакытлы матбугат, радио аша да укытучыларыбызның эш- тәҗрибәсе белән танышырга мөмкин. “Мәгариф” журналының февраль ае санында ике укытучыбызның язмалары дөнья күрде. Дәресләрдән соң мәктәп рубрикасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулласалихова Г.Г.ның “Бәхилләштем инде, димә әле...” һәм БДИ-2013: тарих рубрикасында тарих укытучысы Галиуллина Э.И.ның “Хәтерләүдән курыкма син, үткәннәрне онытма син!” исеме астында язмалары басылды. Укытучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар телибез.
-
Ветеран укытучы Вәлиуллин М.Г. истәлегенә чаңгы ярышлары 18.02.2013

16 нчы февральдә Шәмәрдәндә ветеран укытучы Вәлиуллин М.Г. истәлегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Бу көнне кече яшьтәге мәктәп укучысыннан башлап өлкән яшьтәгеләргә кадәр һәммәсе ярышка килгән иде. Әлеге чараны оештырган Вәлиуллиннар гаиләсенә, җирле үзидарәгә рәхмәт әйтәсе килә. Алга таба да бу традиция дәвам итәр дип ышанып калабыз.
-
Соревнования, посвящённые памяти Валиуллина М.Г. 18.02.2013

В субботу, 16.02.13., состоялись лыжные соревнования, посвящённые памяти Валиуллина М.Г. Пришла и Рая Габдрахмановна, которая продолжает заниматься спортом и поддерживать свою форму. Очень приятно, что на этих соревнованиях были поощрены не только победители и участники, но и спортивные семьи. Здорово, что больше и больше людей увлекаются этим видом спорта!
-
Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең X республикакүләм укулары 16.02.2013

“Ислам динендә әхлак тәрбиясе” темасына (дини культура һәм дөньяви этика нигезләре) Мөбәрәкова Гөлнара Рамазан кызы дәрес фрагменты, “Укучыларда рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү” темасына Йөзмөхәммәтова Динә Шәрип кызы мастер класс күрсәтте. Пленар өлештә Кукмара муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Роберт Мияссәр улы Мансуровның “Тәрбияле бала гаилә һәм җәмгыять өчен зур байлык” темасына, Казан Федераль университеты профессоры, филология фәннәре докторы, академик Хатыйп Йосыф улы Миңнегуловның “Ризаэддин Фәхреддин мирасы һәм хәзерге заман” темасына, Россия гадел-хөкем академиясе профессоры, тарих фәннәре докторы, РФ мәгариф һәм фән министрлыгының югары аттестация комиссиясе әгъзасы Айдар Юрьевич Хабетдиновның “Ризаэддин Фәхреддиннең дини, иҗтимагый сәяси карашлары” темасына, лицей укучыларының чыгышлары бик файдалы булды.
-
Изге Валентин көнендә 14.02.2013

14нче февраль-“ Изге Валентин көне” буларак билгеләп үтелә. Әлеге матур бәйрәмне аеруча яшьләр зарыгып көтә. Берничә ел элек килеп кергән бу бәйрәмне инде “татарчалаштырып”, Изге Вәли көне дип тә атап йөртә башладык. Әлеге бәйрәм мәктәпләрдә дә билгеләп үтелә хәзер. Традиция буенча лицейда матур итеп бизәлгән почта ящигына укучылар бер-берсенә котлау открыткалары салдылар,ә ул, үз чиратында, открыткаларны ияләренә тапшырды. Барлык гашыйкларны Изге Вәли көне белән котлыйбыз!
-
Район балалар думасының чираттагы сессиясе 14.02.2013

13 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә Район балалар думасының чираттагы сессиясе булып узды. Утырышның көн тәртибе буенча, Район балалар думасы спикеры Газизова Илзираның беренче ярты еллыкка отчёты тыңланылды, яңа спикер сайланды һәм комитет җитәкчеләре билгеләнелде, район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы, полиция майоры Зәкиев Илфат Тагирович һәм“Костёр” лагерында катнашкан Юлбат урта мәктәбе активисты Галлямова Фирүзә чыгышыннан соң, “Мин һәм минем командам” конкурсына нәтиҗәләр ясалды, карар кабул ителде. Шулай ук утырышта узган конкурсларга йомгак ясалып, алда уздырылачак конкурслар белән таныштырылды. Район балалар думасы Спикеры вазыйфасына Саба кадет- интернат мәктәбе укучысы Валеева Алинә билгеләнде. Бу сессиядә безнең лицейдан 10 класс укучысы Александрова Ләйсән дә катнашты.
-
Ватанны саклаучылар көне 13.02.2013

Февраль аенда иң истәлекле даталарның берсе – 23 февраль Ватанны саклаучылар көне. Бу уңай белән Шәмәрдән лицеенда төрле чаралар үткәрелә. ОБЖ укытучысы Вәлиуллин Д.М. 12 нче февральдә ату, автоматны сүтеп җыю, магазинга патрон тутыру буенча укучылар арасында ярыш үткәрде.
-
КОТЛЫЙБЫЗ!!! 13.02.2013

Татар теле буенча республика олимпиадасында Шәмәрдән лицееннан 9 сыйныф укучысы Исмәгыйлева Айсинә (укытучысы- Мулласалихова Г.Г.) катнашты һәм зур уңышларга иреште (II урын). Без аңа нык сәламәтлек һәм алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышлар телибез.
-
Классный час «Никто не забыт, ничто не забыто» 13.02.2013

Час - памяти прошёл 13.02.2013 года в 8 а,г классах (кл. руководители Сабирова Р.А., Садыйкова Л.Р. ) Учащиеся ознакомились с историей молодёжной подпольной организации «Молодая гвардия».Она действовала в далёкие сороковые – роковые в Краснодоне. Прошло 70 лет с тех трагических дней. Никто не забыт, ничто не забыто. Рассказ сопровождался презентацией.
-
Общественно полезный труд 11.02.2013

В пятницу 8.02.13. восьмиклассники убирали снег на пришкольном участке. Совместный труд объединяет, поднимает настроение, повышает самооценку. Мы делаем полезную работу для лицея и самих себя!














