Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422070, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сатышево, ул.Ленина, дом 17 |
| Телефон: | +7(843)-624-83-47 |
| E-Mail: | Ssat.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сатышевская СОШ им. Ш.З.Зиннурова" |
| Руководитель: | Хасанова Мафруза Ракибовна |
| Год основания учреждения: | 1978 |
| У нас учатся: | 138 |
| У нас учат: | 23 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сатышевская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан им. Ш.З.Зиннурова»/ Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта гомумбелем бирү мәктәбе» - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Аҗаган - 2013 27.02.2013

Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе киң мәгънәне аңлата, ягъни ул бала күңелендә Туган илнең табигатенә, туган йортына, туган авылына яки шәһәренә, халкының тарихына, аның мәдәниятенә мәхәббәт уятудан гыйбарәт. Безнең коллектив бу төшенчәләрне балалар күңеленә төрле эш формалары, уеннар аша сеңдерә. Менә бүген дә балаларның яраткан бәйрәме- “Аҗаган” үткәрелде.
-
Хәрби-патриотик айлык уңаеннан... 26.02.2013

Бүген хәрби-патриотик һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәбебездә маршировка, отжимание, турникта тартылу буенча ярышлар булып үтте. 9 нчы сыйныф укучысы Хузин Рифнур турникта 35 тапкыр тартылды.
-
Ата-аналар җыелышы 25.02.2013

22 февраль көнне укучыларның мәктәпкә барганда һәм кайтканда куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта участок инспекторы Бәдретдинов И.М. катнашты. Шулай ук җыелышта түләүләрне электрон формада башкару һәм "IT-Чемпион" конкурсында катнашу турында да сөйләшенде.
-
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып 22.02.2013

Бүген укучыларыбыз 23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алып, обелискка венок куйдылар.
-
Бәйрәм белән Сезне, егетләр! 22.02.2013

Хөрмәтле ир-егетләребез!Сезне барлык хатын-кыз укытучылар,укучы кызларыбыз исеменнән бүгенге гүзәл бәйрәм белән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, укуыгызда һәм эшегездә зур уңышлар, бәхет, шатлык телибез!
-
23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне 22.02.2013

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә "Туган ил сагында" дип исемләнгән кичә булып үтте.
-
Гөлгенәнең уңышы 21.02.2013

9 нчы сыйныф укучысы Маннанова Г. "Татар лингвокультурологиясе: проблемалар һәм перспективалар" IV Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашып мактау грамотасына ия булды. Җитәкчесе: Шарифуллина Р.Р.
-
Автомат сүтеп җыю ярышы 20.02.2013

Хәрби-патриотик һәм спорт айлыгы кысаларында мәктәбебездә автомат сүтеп җыю ярышлары үтте. Ярыш кызлар һәм егетләр арасында роталарга бүленеп уздырылды. Беренче рота җиңү яулады.
-
Җырлар бәйрәме 20.02.2013

Мәктәбебездә гашыйклар көне уңаеннан мәхәббәт һәм дуслык турындагы җырлар бәйрәме үтте.
-
Илнурның уңышы 19.02.2013

8 сыйныф укучысы Гыйльманов Илнур сәләтле укучылар өчен үткәрелгән “Прикоснись к науке” II Ачык республика иҗади идеяләр фестивалендә катнашып III урынны яулады. Илнурны җиңүе белән котлыйбыз.









