муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сабабаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-39 |
| E-Mail: | Sababash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сабабашская ООШ" |
| Руководитель: | Халимов Идеал Гаптельхамитович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
Мистер лагеря 13.06.2013

Бүген лагерьда Мистер лагеря сайланды. 2 нче сыйныф укучысы Сабирҗанов Фәнзил Мистер лагеря исеменә лаек булды. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз. Мистер исеменә лаек булуда кызларыбыз да бик актив катнаштылар. Прическа ясау, малараларны яклап шигырь язу, концерт номеры кую дисеңме, барысына да өлгерделәр. бу исә аларның дуслыгын чагылдыра. Обед ашаганнан соң, клуб мөдире балалар белән стадионда төрле уеннар оештырды.
-
Әкияттә кунакта 12.06.2013

Бүген без әкияткә кунакка бардык. Бик күп әкиятләрне мультфильмнарны искә төшердек. Балалар күп әкиятләрне, мультмильмнарны яхшы беләләр икән. Аннан соң "Школа кукарямбских наук" чарасы, "Фестиваль" моды үтте. Обед ашаганнан соң, обелискка сәяхәт ясадык. Обелиск тирәсен җыештырдык. Үлгән, исән калган ветераннарыбызны барладык. Балалар үз бабаларын эзләп таптылар. Аннан Каенлыкка, Салкын чишмәгә сәяхәт иттек. Төрле уеннар уйнадык.
-
Мисс лагеря 11.06.2013

Бүген лагерыбызда Мисс сайланды. Төрле конкурсларда иң зур баллны (37) җыеп, 4 нче сыйныф укучысы Шарипова Гөлия Мисс лагеря исеменә лаек булды! "Урманны беләсеңме?" дип исемләнгән чара барышында балалар Россия территориясендә яшәүче хайваннар, кошлар һәм төрле агачлар турында бик күп кызыклы мәгълүмат үзләштерделәр. Көн күңелле үтте.
-
Чәчәкле аланга, урманга сәяхәт 10.06.2013

Бүген балалар белән чәчәкле аланга, урманга бардык. Тирә-яктагы матурлыкка, гузәллеккә сокландык. Күргәннәребезне кәгазьгә төшердек. Табигать кочагында уеннар уйнадык. Кайткач, тәмләп ашадык та, спорт сөюче балалар буларак, спорт ярышы үткәрдек. Ярыш Торнадо командасының җиңүе белән тәмамланды.
- Милли бәйрәм - Сабантуй! 07.06.2013
-
Без сезне беркайчан да онытмабыз! 05.06.2013

Бүген балалар "Нарат" боз сараена сәяхәт ясадылар. Рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Кайткач, "Без сезне беркайчан да онытмабыз!" дип исемләнгән Бөек Ватан сугышына багышланган спорт чарасы үтте. Чарада укучылар үзләрен партизаннар итеп хис иттеләр. Сугыш барган иң данлыклы урыннарда "булдылар". Аннан урамда күңелле уеннар үтте.
-
Фестиваль "Дан минуты" 04.06.2013

Көндәгечә бүген дә лагерь тормышы гөрләде. Иртәнге линейка, зарядка, завтрак. Завтрактан соң, балалар "Я - участник Универсиады" дигән темага рәсемнәр ясадылар. Кул эше белән шөгыльләнделәр. Аннан "Богатыри на странных берегах" дип исемләнгән мульфильм карадылар. Обед ашаганнан соң, "Минута славы" дип исемләнгән фестиваль узды. Балалар үз талантларын бик теләп күрсәттеләр. Көн бик күңелле үтте.
-
"Вперед к победам!". Универсиада 03.06.2013

Бүген "Каенкай" һәм "Торнадо" төркемнәре "Балаларны саклау һәм яклау көне" уңаеннан стенгазеталар чыгардылар. Универсиадага багышланган "Вперед к победам!" дип исемләнгән чарада катнаштылар. Чара барышында балалар спорт белән дә шөгыльләнделәр, фәнни белемнәрен дә эстремаль шартларда ныгыттылар. "Каенкай" төркеме чарада җиңү яулады. Обед ашаганнан соң, рухи сәламәтлекләрен үстерү уңаеннан, төрле уеннар уйнадылар. Һәр бала үз копилкасына өстәмә баллар туплады.
-
Лагерь ачылышы 02.06.2013

Бүген тантаналы рәвештә лагерь ачылды. Лагерь ачылышында балалар биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Рәхәтләнеп күңел ачтылар. "Күңелле стартлар" уенында Торнадо төркеме җиңү яулады.
-
Ура! Лагерь эшли башлады! 01.06.2013













