муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422075, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Сабабаш, ул. Школьная, д. 1 |
| Телефон: | +7(843)-624-45-39 |
| E-Mail: | Sababash.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Сабабашская ООШ" |
| Руководитель: | Халимов Идеал Гаптельхамитович |
| Год основания учреждения: | 1995 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителей |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Сабабашская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Лагерь ябылу уңаеннан үткәрелгән концерт программасы 25.06.2013

Бүген 21 көн буе гөрләгән лагерыбыз үз эшчәнлеген төгәлләде. Лагерь ябылды. Әлеге уңайдан балалар көче белән концерт программасы төзелде. Балаларның чыгышларын тыңларга, карарга әти-әниләре, энеләре һәм сеңелләре, әбиләре җыйналды. Балалар да, килгән кунаклар да кәнәгать калдылар. Концерт күңелле үтте. Балаларга бүләкләр тапшырылды.
-
Капитан һәм аның командасы 24.06.2013

Бүген балалар өчен «Опасные и нужные профессии» темасына рәсемнәр конкурсы, "Капитан һәм аның командасы" темасы астында төрле уеннар үткәрелде. Кәгазьдән бармак өчен уенчыклар ясалды. Чараларда балалар бик актив катнаштылар. Лагерь ябылу кичәсенә әзерлек эшләре дә алып барылды.
-
22 нче июнь - хәтер көне 22.06.2013

Бүген балалар өчен пожар куркынычсызлыгы турында, пожар вакытында нишләргә кирәклеге хакында сөйләнде. Мәктәпнең планы, чыгу урыннары күрсәтелде. Белемнәр үзләштергәннән соң, балалар әлеге темага рәсемнәр ясадылар. "Любимые песни из мульфильмов и кинофильмов" чарасы вакытында кино һәм мультфильмнарда яңгыраган җырлар уйнатылды, персонажлар уйнаган уен кораллары, җыр сүзләре, персонаж исемнәре буенча мультфильм атамалары кабатланды. Саф һавада төрле уеннар уйнатылды. Клуб мөдире Ильмира Ринатовна да балаларга кызыклы уеннар тәкъдим итте. Сугыш башланган көн буларак, сугыш темасына карата видеоролик күрсәтелде.
-
Сказки всех времен объединяйтесь! 21.06.2013

Бүген юлда һәм урамда йөрү, юл йөрү кагыйдәләре турында укучылар белән әңгәмә, рәсемнәр конкурсы үтте. Шахмат-шашка турнирында балалар актив катнаштылар. Кызлар һәм малайлар арасында җиңүчеләр билгеләнде. Төшке аш ашаганнан соң "Сказки всех времен объединяйтесь!" дип исемләнгән чара үтте. Чарада бик күп әкиятләр әйтелде. Балалар әкият исемнәрен, авторларын, персонажларны, кышкы әкиятләр турында кабатладылар. "Колобок" әкиятен яңача төзеп, аның рәсеме ясалды. “Как старик корову продавал” әкияте сәхнәләштерелде. Клуб мөдире Ильмира Ринатовна балалар белән "Кызыклы викторина" үткәрде. Һәр дөрес җавап өчен балалар тәмле конфетлар ала бардылар. Шуңа да алар бик актив булдылар, һәр сорауга да җавап табылды. Көн бик күңелле үтте.
-
Полевой госпиталь 20.06.2013

Бүген көндәгечә иртәнге линейка сәләмләшү, исем, девиз, җырны кабатлау, Татарстан һәм Россия гимннарын җырлау белән башланып китте. Музыка астында зарядка ясау, биюләрне кабатлаганнан соң, иртәнге аш ашадык. Аннан соң "Полевой госпиталь", "Экстрим по нашему" чаралары үтте. Укучыларга башта беренче медицина ярдәме буенча презентация күрсәтелде, бинт салу, беренче ярдәм күрсәтү буенча инструктаж үткәрелде. Балалар үзләрен госпиталь табиблары итеп хис иттеләр. Медбратлар, медсестралар авыруларга ярдәм күрсәттеләр. Баш, аяк бармагы, кул бармагы, беләк, аяклары җәрәхәтләнгән балаларга бинтлар бәйләнде, жгут салынды. "Скорая помощь машиналарында" ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Төшке аш ашаганнан соң "Я из племени острый глаз" чарасы үтте. Чарага балалар индеец костюмнары ясадылар, индеецлар биюен өйрәнделәр.
-
Әфлисүн дискәтүге 19.06.2013

Бүген балалар өчен "Әфлисүн дискәтүге", "Рекорды Гиннеса", "Веселые спортивные соревнования" чаралары үтте. "Әфлисүн дискәтүге" чарасы вакытында балалар нинди генә биюләр биемәделәр: лезгинка, татарча, вальс, рок-н-ролл, гарәпчә, көнчыгыш биюләре һәм башкалар. "Рекорды Гиннеса" чарасында иң озын, иң кыска балалар, зәңгәр, чия күзле балалар, озын, калын толымлы кызлар һәм башка билгеләр буенча укучылар Гиннеслар китабына кертелделәр. Күңелле спорт чаралары вакытында балалар туп белән дә йөгерделәр, скакалкада сикереп барып рәсемне дә буядылар, өс киенәре киеп, кулларына чиләк, себерке тотып та йөгереп килделәр. Көн бик күңелле, чараларга бай булып үтеп китте.
-
Угадай мелодию! 18.06.2013

Бүген иртәнге ашны ашаганнан соң, "Угадай мелодию!", викторина "Природа и я!" чаралары үтте. Балалар чараларда бик актив катнашты. Тематика белән 80 нән артык җыр яңгырады. Күпчелек җырларны балалар белделәр, шулай да яңа җырлар белән танышу да алар өчен бик күңелле булды. Викторина вакытында, кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр турында белемнәрен киңәйттеләр, бик күп кызыклы фактлар белән таныштылар. Үзләрен фермада хис итеп, хайваннар телендә җырлар башкардылар. Хайваннар кергән әкиятләрне искә төшерделәр. Төшке аш ашаганнан соң, Лесхозга, музейга юл тоттык. Музейда экспонатларны карадык, тарих белән таныштык. Балалар өчен төзелгән мәйданда күңел ачтык! Көн бик күңелле, мавыктыргыч итеп үтеп китте.
-
Футбол турниры 17.06.2013

Бүген иртәнге аш ашаганнан соң тозлы камырдан хайваннар, татар халык ашлары: бәлеш, өчпочмак ясадык. Камыр белән эшне төгәлләгәч, "Умники и умницы" дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Уенда бер генә төркем дә сынатмады. Ике төркем дә 35 әр балл җыеп, җиңү яулады. Обед ашаганнан соң футбол турниры оештырылды. Турнирда 10 га 1 исәбе белән Торнадо төркеме җиңүгә иреште.
-
Килдебәктә кунакта 15.06.2013

Бүген көн сәяхәтләр белән үтеп китте. Иртәнге якта Килдебәк лагерына барып, концерт карадык, спорт ярышында катнашып җиңү яулап кайттык. Аннан "Король лев" мультфильмын караганнан соң, бассейнга бардык. Бассейнда йөзү балаларга шулкадәр ошады, судан чыгасылары да килмәде. Юлда барганда да вакытыбызны бушка үткәрмәдек, җырларны кабатладык.
-
Арчага сәяхәт 14.06.2013

Бүген балалар белән Арчага сәяхәт кылдык. Тарихи музей, әдәби музейда булдык. Совет мәйданында ял иттек. Арча белән таныштык. Көн күңелле үтте.












