Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
"Без булдырабыз!" 22.02.2013

"Ел тәрбиячесе - 2013" Республика конкурсының район этабында бакчабыздан Ахунова Г.М., Хуснутдинова Р.М. уңышлы чыгыш ясап, Ахунова Гульзиля Масхутовна 8 конкурсант арасында "Ел тәрбиячесе- 2013" исеменә лаек булды. Республика күләмендә үтәчәк конкурста да уңышлар телибез.
-
Бәләкәчтә гаилә бәйрәмнәре 22.02.2013

"Бала - гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла"
-
"Ил сакчылары" 18.02.2013

18 нче февральдән 23 февральгә кадәр, атналык "Ил сакчылары" исеме белән үтәчәк. "Минем яраткан шөгылем" (кул эшләре, хобби), "Минем әти солдат булган", "Аҗаган" патриотик уены, гомумән әлеге тематика астында бакчабызда бик күңелле чаралар үтәр дип көтелә.
-
Муса Җәлилгә багышланган атналык тәмам 15.02.2013

Балалар бакчасында герой - шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган атналыкны төгәлләп 15 февраль көнне әдәби - музыкаль кичә үткәрдек. Муса Җәлил олылар һәм балалар өчен бик күп әсәрләр иҗат иткән онытылмаслык бөек - шагыйрь ул. Аның шигырьләре табигатьне яратырга, туган илне , ватанны сөяргә , аңа тугрылыклы булырга өйрәтә. Зурлар төркеме балалары безгә үзләренең өйрәнгән шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Музыка җитәкчеләре "Әтәч", "Кәккүк", "Сәгать" җырларын башкардылар. Герой шагыйребезгә булган мәхәббәтегез сүнмәсен, аның якты истәлеге күңелләрегездә мәңге саклансын.
-
Математика эшчәнлеге 13.02.2013

Уртанчылар төркемендә математика эшчәнлеге Муса Җәлил иҗаты белән бәйләп үткәрелде. Муса Җәлилнең шигырьләреннән файдаланып, төсле төймәләр кулланып "Кызыл ромашка" ясадылар. Музыка белән интегральләштереп "Карак песи" җырын башкардылар.
-
12.02.2013

12 февраль көнне "Ел тәрбиячесе - 2013" конкурсында финалга чыккан тәрбияче - Ахунова Г.М. Сабаның 2 нче номерлы "Әллүки" балалар бакчасында математикадан ачык шөгыль күрсәтте.
-
"Муса Җәлил - халык улы" 11.02.2013

Җырларым, сез шытып йөрәгемдә
Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын,
Шулкадәрле җирдә хакыгыз!
-
10.02.2013

10 нчы февраль көнне үткән "Лыжня России 2013" - "Лыжня Татарстана 2013" ярышында "Бәләкәч" балалар бакчасыннан мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеменнән балалар бик теләп катнаштылар. Икенче һәм өченче булып Ибрагимов Ислам белән Ханипов Зөлфәт килде.
-
"Лыжня Татарстана 2013" 10.02.2013

-
Саба буйлап сәяхәт 05.02.2013

Бүген мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары туган ягыбыз Саба буйлап сәяхәткә чыктылар. Китапханә, мәчеттә уздырылган экскурсия балаларга бик ошады.








