Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 ( 285 ) 286 287 288 289 290 >>
-
Көрәш батыры 26.06.2013

Сабан туенда көрәшеп
Бил бирмәскә өйрәник.
"Без һәрвакыт әзер!"-дигәч,
Җиңелмәскә өйрәник
-
25.06.2013

25 нче июнь көнне спорт комплекста узган чыгарылыш кичәсендә, "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче Лиана Лукманова "Казаным" дип исемләнгән җыры белән чыгыш ясады.
-
25.06.2013

Аланнарда - җиләк исе,
Басуларда - иген исе,
Җәйләүләрдә - сөт исе....
Тагын аллы - гөлле чәчәк,
Кайнар кояш өстисе -
Шушы булыр җәй төсе!
-
25.06.2013

Тәрбиячеләребез ясаган кояштан
Бакчабыз тирә - юне
Яктырак, күңеллерәк,
Җылырак булып китте.
-
25.06.2013

Җәй- иң гүзәл ел фасылларының берсе. Җәйге чор җитү белән безнең "Бәләкәч"бакчасы искиткеч әкияти илгә әверелә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әкият зур кызыксынучанлык тудыра. Балалар әкият персонажларын яраталар. Иртән капканы ачып керүгә балаларны "Колобок" әкиятеннән- Аю белән куян, "Царевна лягушка" әкиятеннән-Бака балаларны елмаеп каршы алалар.
Ә бакчаның "Кояшлы" ягында Африкага эләккәндәй буласың.
-
Балалар мәчет белән танышты. 13.06.2013

Бүген балалар белән Саба үзәк мәчеткә экскурсиягә бару оештырылды. Балаларны мәчеттә дин әхелләре каршы алды. Мәчет белән таныштырдылар, берничә аять укыдылар. Балаларга үз-үзеңне тоту, әхлаклы, тәрбияле булырга өндәделәр. Экскурсия аларга бик тә ошады.
-
Якташларыбыз истәлегенә 1 минут тынлык 13.06.2013

Мәчеттән чыккач мәңгелек ут янында әңгәмә үткәрелде.
-
Конкурс нәтиҗәләре 03.06.2013

1 июнь балаларны яклау көнендә үткәрелгән бәйрәмдә «Детству безопасные дороги” дип исемләнгән конкурста катнашып урыннар алган балаларны да тәбрикләделәр. Безнең бакчабыздан “Лучшая аппликация” номинациясендә зурлар төркеменнән Назмиев Камиль 2 урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде. Шулай ук Давлетшина Илүзә, Хайбриев Ильяр, Хузин Ильзат һәм Мухамадияров Инсафны кызыксындыру бүләкләре белән котладылар.
-
01.06.2013

Саба балалар иҗат үзәгендә 1 июнь - балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм булып үтте. Шул уңайдан “Олимпийский наш привет” конкурсында җиңү яулаган командалар үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Безнең бакчабыз балалары уңышлы чыгыш ясап, 1 нче призлы урынга лаек булдылар. Балаларны район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Билалова Ләйсән Ракиповна котлады, мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Балаларга алдагы конкурсларда да уңышлар телибез.
-
1 июнь - балаларны яклау көне 01.06.2013

Балалар - ин зур коч!
Балалар - киләчәк!
Балалар хакына
Тынычлык булачак!Балалар- безнен килэчәгебез! Аларны яклыйк ,саклыйк!
Балаларнын шатланганын
Ишетсен Жир, тынласын Жир!
Балаларнын колүеннән
Берчакта да тынмасын Жир!








