Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 ( 288 ) 289 290 >>
-
Космонавтика көне 12.04.2013

Бүген уртанчылар төркемендә "Космоска юл" атналыгын йомгаклау уңаеннан бәйрәм - кичә үткәрелде. Бәйрәм халык - авыз иҗаты, музыка белән үрелеп барылды, табышмаклар һәм викторина сорауларына җавап бирү белән төгәлләнде.
-
10.04.2013

Бүген, 10 апрель көнне, әйләнә – тирә дөнья белән таныштыру эшчәнлегендә “Нәрсә ул космос”, “Кояш системасы” дигән тема астында интеграль эшчәнлек үткәрелде. Беренче космонавт – Ю. Гагаринның галәмгә очу , “Космос” турында күптөрле әңгәмәләр оештырылды, презентацияләр күрсәтелде.
-
Галәм серләре 09.04.2013

Күктәге йолдызларны
Тизрәк тотасы килә.
Галәмдәге серләрне
Бик тиз беләсе килә.
Безнең атналык темабыз “Космоска юл” булу уңаеннан, мәктәпкә әзерлек төркемендә барлык эшчәнлекләрне дә “Космос” , кояш системасы, орбита, күк җисемнәре, метеорит, космонавтлар, планеталарны өйрәнүгә багышлыйбыз. Атна башыннан әвәләү эшчәнлегендә “Космоска юл” темасына пластилиннар ярдәмендә картина ясадык. Эшчәнлек ахырында ясалган картиналардан күргәзмә оештырдык, эшләрне бәяләдек.
-
День рождения сказочника 02.04.2013

2 апреля 1805 года родился Ханс Кристиан Андерсен, автор сказок "Принцесса на горошине", "Огниво", "Дюймовочка", "Гадкий утёнок", "Снежная королева" и других. День рождения сказочника объявлен Международным днём детской книги. Ребята первой старшей группы познакомились со сказкой "Гадкий утёнок" и её героями.
-
"Бәләкәчтә - көлке көне" 01.04.2013

1 апрель- көлке көне,алдау көне.Бу көнне елмаеп каршы алсаң, ел буена елмаеп йөрерсең. Авырлыклар килгәндә дә юмор хисен югалтмассыз, югалып калмассыз. Көлү бик файдалы. Моны безнең медицина фәне дә раслый. Көлү кешене бик күп газаплы авырулардан саклап кала икән. Көлгән вакытта кешенең йөзгә якын бит мускулы хәрәкәткә килә. Шуңа күрә көлик! Көлү кешенең гөмерен озынайта. Бер-береңә елмайсаң, дөнья яктырып җылынып китә.
Бүген безнең балалар бакчасында көлке көненә багышланган бәйрәм үткәрелде. Клоуннар балаларга кызыклы табышмаклар әйтте. Ә балалар аларга күңеллле биюләр, җырлар бүләк итте.
Көлегез,көлегез. Файдасы күп - белегез!
-
"Кошлар - безнең дуслар!" 29.03.2013

Карлар эреп, гөрләвекләр акса
Кошлар кайтыр туган якларга.
Бабай белән әти икәүләшеп
Оя ясый алар кайтуга
Мин булышып торам яннарында
Чүкеч, кадак бирәм аларга.
Бигрәк матур килеп чыкты оя,
И сөенер инде сыерчык!
-
"Созвездие - Йолдызлык 2013" 26.03.2013

23 март көнне Балтач районында уздырылган "Созвездие - Йолдызлык 2013" зона ярышларында безнең бакчада тәрбияләнүче Сафина Лиана һәм Мустафин Әнвәр "Конферанc" номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар. Лукманова Лиана "Вокал - Соло" номинациясендә "Казаным" җырын башкарып икенче турга узды. Җитәкчеләре Шакирзянова Л.В., Галимова А.Я. Аңа икенче турда да уңышлар телибез.
-
"Созвездие - Йолдызлык 2013" 26.03.2013

24 март көнне, шулай ук Балтач районында "Созвездие - Йолдызлык 2013" зона ярышының икенче туры узды. Анда мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Лукманова Лиана "Золотая рыбка" белән чыгыш ясап дипломга лаек булды. Җитәкчеләре Шакирзянова Л.В., Галимова А.Я. "Яшь йолдызыбызга" алга таба да зурдан - зур уңышлар, моң чишмәсенең саекмавын телибез. Молодец, Лиана !
-
Кышны озаттык. 25.03.2013

22 март көнне бакчабызда Нәүрүзгә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Зурлар тәркеме балалары татар милли киемнәре киеп дарә җыйдылар, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Әти - әниләр дә аларга карап соклану хисе кичерде. Бәйрәм ахырында балалар, әти - әниләр, килгән кунаклар "Карга боткасыннан" авыз иттеләр, коймак белән чәй эчтеләр. Бик күңелле булды !
-
Бәйрәм күңелле үтте. 22.03.2013

Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә.
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
Халкыбызның милли гореф.....








