Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 ( 287 ) 288 289 290 >>
-
Җиңү алып килгән яз. 07.05.2013

Җиңү көне!
Халык бәйрәм итә.
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояш та.
Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Хәзерге вакытта да 9 нчы Май Җиңү көне буларак билгеләп үтелә.
Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр.
Без ел саен 9 нчы Май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадын карарга барабыз. Анда күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! -
"Россия - Родина моя" 30.04.2013

Сегодня в детском саду мы провели праздник "Россия - Родина моя". В нем приняли участие ребята средней, старшей и подготовительной группы. Воспитатель по обучению русскому языку Назмиева Любовь Викторовна постаралась расширить представление детей о России, русском народе, его истории и традициях, народных промыслах.
-
30.04.2013

Благодаря таким мероприятиям воспитываем у ребят бережное отношение к русскому языку и культуре русского народа.
-
Россия башкаласы – Мәскәү. Рус теле, рус милләте атналыгы. 29.04.2013

Бу атналык бакчабызда Россия башкаласы – Мәскәү, рус теле, рус милләте темасы белән үтәчәк.
Атна дәвамында балалар рус халкының сәнгате, киемнәре, аларның бию элеменлары, гореф – гадәтләре белән танышачаклар. Мәсәлән бүген уртанчылар төркемендә үткән эшчәнлектә балалар хохлома, гжель, дымков уенчыклары белән таныштылар. Үзләре дә тозлы камырдан хохлома савытын әвәләп ясадылар.
-
Икенче гомуми җыелыш 26.04.2013

25 апрель көнне бакчабызда икенче гомуми әти-әниләр җыелышы булды. Җыелыш мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән, Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан сәхнәләштерелгән чыгышлары белән башланып китте. Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын җырладылар, “Таз малае” әсәрен бию аша чагылдырдылар.
Җыелышны үзенең чыгышы белән бакчабызның шәфкать туташы Кашапова Эльмира Ильсур кызы дәвам итте. Чыгышта балалар бакчасында сәламәтләндерү һәм чыныктыру чаралары, сәламәт яшәү рәвеше турында укылды. Шулай ук 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләре белән очрашырга һәм 29 апрель көнне булачак ачык ишекләр көненә чакыру белән Сабаның кадет мәктәбеннән башлангыч сыйныф укытучысы Зиннатуллина Ләйсән Рафаэловна килгән иде.
-
26.04.2013

В целях обеспечения безопасности детей и предупреждению преступных действий в отношении несовершеннолетних провели следующие мероприятия:
Совместно с родительским ...
-
Теннис ярышы 23.04.2013

Районыбызда өстәл теннисы буенча ярышлар башланып китте. Безнең бакчабыз да читтә калмады. Дүшәмбе, ягъни 22 нче апрель көнне узган ярышларда "Шатлык", "Алтынчәч", "Сәнгать мәктәбе" командалары белән уйнап җиңү яуладылар. Бүгенге ярышта да командабызга уңышлар телибез.
-
Габдулла Тукай атналыгы 23.04.2013

Халык күңеленә үтеп кергән һәм тиз арада йөрәген яулап алган татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне.
Әлифбаны, туган телне, әдәбиятны кулга алып карасак, беренче битләрендә үк бөек шагыйребезнең портреты, биографиясе һәм безгә таныш булган "Пар - ат”, "Туган авыл” һ.б. шигырьләре бар. Кайсы гына балалар бакчасына килеп кермә, сабыйлар "Туган тел” җырын җырлыйлар. Ә тәрбияче апалар "Су анасы”, "Шүрәле” әкиятләрен балаларга укыйлар, "Бала белән күбәләк” җырын җырлыйлар. Менә кайсы яшьтән үк башлана ул шагыйребезнең иҗаты белән танышу. Безнең бакчабызда да балалар Габдулла Тукай һәм аның иҗаты белән ныклап танышалар.
-
Өмә 22.04.2013

Яз кояшы кыштан туңган күңелләрне эретә. Көн аяз, кошлар сайрый, дөнья яшеллеккә күмелә... Бу күренешләр тагын да матуррак булсын өчен , әлбәттә, үзебез яши, эшли торган урыныбызны берсүзсез җыештырырга кирәк. Чөнки бар җир ялт итеп торса, үзебезгә дә күңелле бит. Шул максаттан, без дә бердәм көч белән тирә-як территорияне чистарту эшенә керештек. Шимбә көнне кулга тырма, себерке алып эш урыннары территорияләрен чүп-чардан, кипкән үләннәрдән чистарттык, бина тирәсен тәртипкә китердек. Эреп бетмәгән карларны тараттык.
-
Конкурс нәтиҗәләре.
18.04.2013
«Детству – безопасные дороги!» исеме белән үткән конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды. Безнең “Бәләкәч” балалар бакчасыннан да “Лучшая аппликация” номинациясендә Назмиев Камиль 2 нче урынга лаек булды. Мухамадияров Инсаф, Хайбриев Ильяр, Хузин Ильзат һәм Давлетшина Илюза кызыксындыру бүләгенә ия булдылар.








