Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060,РТ,Сабинский район, пгт. Богатые Сабы, ул. Пушкина д.15А |
| Телефон: | |
| E-Mail: | Belekech-5.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №5 "Бэлэкэч" |
| Руководитель: | Рамазанова Гульназ Хусаеновна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 226 воспитанников |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Сабинский детский сад общеразвивающего вида №5 "Бэлэкэч" п.г.т.Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 ( 286 ) 287 288 289 290 >>
-
Чыгарылыш кичәсендә әкият геройлары 31.05.2013

Чыгарылыш кичәсенә кунакка урманнан Убыр һәм бакчабызның иясе Кузя килгән иде. Алар балаларыбызның белемнәрен тикшерделәр, төрлечә сынадылар. Балалар барлык биремнәрне төгәл үтәп, үзләренең мәктәпкә әзерлекләрен күрсәттеләр. Ә кунакларыбыз бик кәнагать калып, аларга матур теләкләр, укуларында зур уңышлар теләп, хушлаштылар.
-
Саубул бакчабыз. 31.05.2013

Бакча белән саубуллашу көне.
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе.
Үзгәртә дә куя язмышны
Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә.
-
Без беренче! 27.05.2013

Сәламәтлекне ныгыту
Тора алгы планда.
Уеннарда, ярышларда
Сынатмыйбыз- без алда!
25 нче май көнне Лесхоз боз сараенда булып узган ярышта безнең бакчабызда тәрбияләнүче мәктәпкә әзерлек төркеме балалары 1 нче урын яулап кайттылар. Бу аларның ел дәвамында шөгыльләнгән өстәмә хөнәрләренең нәтиҗәсе. "Бәләкәч" командасы 1 урын өчен медальләр һәм кубок белән бүләкләнде.
-
"Тылсымлы хәрефләр" 24.05.2013

Зурлар төркеме балалары белән укытучы - логопед Алия Азатовна "Тылсымлы хәрефләр" дип исемләнгән кичә уздырылды. Һәр хәрефкә багышланган шигырьләрне балалар сәнгатьле итеп сөйләделәр.
-
24.05.2013

Логопедик пунктка 2012-2013 уку елында 58 бала йөрде. Укытучы - логопед Алия Азатовна һәр бала белән индивидуаль эш алып барды. Иң беренче чиратта балага дөрес ишетү күнекмәләре бирелде. Телдәге кимчелекләр тиешенчә үзләштерелде.
-
"Олимпиадага безнең сәлам!" 23.05.2013

Башкалабыз Казанда
Универсиада узачак
Бик күп төрле спорт төре
Ярышлары булачак.
Без бит әле кечкенә
Бара алмыйбыз анда.
Кече Универсиада
Үткәрербез без монда!
Балалар иҗат үзәгендә узган "Олимпийский наш привет" конкурсында "Бәләкәч" балалар бакчасының чыгышы шушы шигырь юллары белән башланып китте. 7 минут эчендә балаларыбыз үзләренең җыр-биюгә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүгә осталыкларын жюри әгъзаларына күрсәттеләр. Без үзебездә тәрбияләнүче балалар белән горурланабыз. Молодцы!
-
23.05.2013

Менә шулай шау-гөр килеп,
Яшибез "Бәләкәч"тә
Зур җиңүләр яуларбыз без,
Алдагы киләчәктә.
Шушы конкурсны әзерләүдә үзләренең барлык һөнәри осталыкларын куйган музыка җитәкчеләребез Айгөл Ямнихановна һәм Ләйлә Валинуровнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иҗатларының бер дә савыкмавын, алга таба да бергә булып, бердәм булып озын-озак эшләсәк иде.
-
Универсиаданы каршылап 16.05.2013

Без Саба балалары дип
Горурланып әйтәбез.
Универсиада сезне көтә,
Соңармагыз, әйдәгез!!!
Бу атналык бакчабызда балаларны 2013 елны башкалабыз Казанда узачак бөтен дөнья студентларының олимпиада уеннары - универсиада белән таныштыруга багышлана. Әлеге атнада балалар төрле спорт уеннары белән, төрле илләрнең универсиада символлары белән таныштылар. Әти - әниләр һәм балалар өчен күргәзмә оештырылды.
-
"Табигатьне саклаган-үз яшәвен аклаган"
15.05.2013
Бакчабызда әхлак, эстетик тәрбия,хезмәт, патриотик тәрбия, хокук тәрбиясе белән беррәттән экологик тәрбиягә дә зур игътибар бирелә. Балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү төп бурычларыбызның берсе булып тора. Республика буенча игълан ителгән экологик айлыкта да балалар белән берлектә төркемнәрдә шушы тема астында әңгәмәләр, презентацияләр карау, якын тирә полосаларга экскурсиягә бару оештырылды. Җиңүнең 55 еллыгына багышланган аллеяга балалар белән берлектә эленгән сыерчык ояларына оялаган сыерчыкларны күзәттеләр. Төркемдә урнаштырылган танып - белү почмакларында даими эшчәнлек алып барыла. Үсентеләр утыртыла, гөлләр яңартыла.
-
13.05.2013









