Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, РТ, п.г.т. Богатые Сабы, ул. Тынычлык, д. 45 |
| Телефон: | +7(843)-622-26-80 |
| E-Mail: | Dsadshokolad.Sab@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ Сабинский детский сад №3 "Шоколад" |
| Руководитель: | Ибатуллина Миляуша Наилевна |
| Год основания учреждения: | 2014 |
| У нас учатся: | 135 воспитанника |
| У нас учат: | 14 педагогов |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Сабинский детский сад общеразвивающего вида №3 «Шоколад» п.г.т. Богатые Сабы Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 121 122 ( 123 ) 124 125 126 127 128 129 130 >>
-
Крошны эзләп тап. 05.11.2019

Уртанчылар төркеме балалары иртән бакчага килгәч, хат алдылар. Ул хат Кроштан иде.. Балалар Крошны бик яраталар, тик Крош алар белән "Эзләп тап" уенын уйнарга булган һәм аларга биремнәр калдырган. Балалар хатны алгач, моңсуланып калдылар. Әмма ләкин тиз арада биремнәрне эшләп Крошны эзләп таптылар.
-
Китап - белем чишмәсе. 05.11.2019

Китап – киңәшчең синең, Дустың, ярдәмчең синең, Ул хөрмәткә бик хаклы, Кадерлә син китапны. Почмакларын бөкләмә, Битләрен дә ертма син, Керле кулың белән аны Беркайчан да тотма син. Х.Шабанов. «Кадерлә син китапны» шигыреннән өзек. Бүген кичке якта мәктәпкә хәзерлек төркеме белән китаплар турында әңгәмә-сөйләшү үткәрдек. Китап почмагындагы кайбер китапларны төзәттек, ябыштырдык. Китап турында балаларга мәкальләр әйтелде ( Китап – белем чишмәсе. Китапның белмәгәне юк. Куп укыган күп белер.) Максатыбыз китапка мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү. Балалар бик теләп катнаштылар. (Тәрбияче Мустафина Г. К.)
-
Зифа Мирхатовна курслары. 05.11.2019

3нче һәм 4нче ноябрь көннәрендә, Сабабызда, тәрбиячеләр өчен Зифа Мирхатовна курслары булып узды. Курслар вакытында булган уй-кичерешләрне, хисләрне, алган белемнәрне һәм яңалыкларны әйтеп бетереп булмый. Бу ике көн сизелми үтеп китте.Зифа Мирхатовна төрле темаларга кызыклы һәм файдалы чыгышлар ясады. Стандарт турында куп яңалыклар җиткерде. Тәрбиячеләр бу шәхесне күргән саен гашыйк булалар. Зифа Мирхатовна үзенең осталыгы, кызыклы әңгәмәсе белән тәрбиячеләрне җәлеп итте. Бу искиткеч шәхеснең курсларын безнең тәрбиячеләребез - Хәлиуллина Н.А. һәм Галявиева Ф.Ф. тыңлап кайттылар.
-
Итоговое мероприятие «В гости к Матрешкам» 01.11.2019

С целью обобщения тематической недели, сегодня прошло итоговое мероприятие. К Матрёшкам в гости пожаловали румяные круглолицые Алёнушка и Матрёнушка. Они пришли не одни, а с подружками-малышами. Дети с удовольствием рассказывали стихи, потешки, отгадывали загадки, водили хоровод, танцевали, пели частушки, украшали костюмы матрёшек и играли в игру «Карусель». Такие мероприятия помогают способствовать развитию эстетического вкуса, формированию прекрасного, уделять внимание духовному воспитанию, формировать творчески развитую личность. Алёнушка и Матрёнушка постарались, чтобы дети почувствовали атмосферу добра, дружбы и любви, а на прощание устроили фотосессию!
-
Бармак моторикасы 31.10.2019

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым урын алып тора. Бармак күнегүләре һәм бармаклар белән ритмик хәрәкәтләр ясау баш миенең сөйләм өчен җавап бирүче өлкәсенең ярсынуына һәм сөйләм зоналары эшчәнлеге көчәюгә китерә. Нәтиҗәдә сөйләм усешенә уңай тәэсир ясала. Бармак моторикасын ныгыту өчен ясле төркемендә бармак уеннарына аеруча зур игътибар бирелә.
-
Матрёшкада-кунакта! 30.10.2019

1нче кечкенәләр төркеме бүген Матрёшкага кунакка бардылар. Матрёшка балаларга төрле дидактик уеннар әзерләгән иде. Домино, лото, пазллар тезү, "Парын тап", "Төс буенча тутыр" уеннарын бик теләп уйнадылар. Һәр өстәлне бер Матрёшка карап, уенның дөреслеген һәм балаларның тәртибен тикшереп торды. Шунлыктан балалар үзләрен бик тыныч һәм тәртипле тотарга тырыштылар. Матрёшка биргән уеннарны һәм биремнәрне җиренә җиткереп үтәделәр. Кунакка бару бик күңелле һәм кызык үтте.
-
Психолог эшчәнлеге. 29.10.2019

Мәктәпкәчә балачак - бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Алар зур кызыксыну белән әйләнә - тирәне күзәтә. Бүгенге көндә, еш кына тормыш авырлыклары каршында югалып калу, психологик хезмәтнең дөрестән дә кирәк һәм зур әһәмияткә ия булуын раслый. Безнең "Шоколад" балалар бакчасында психологик хезмәте күрсәтелә. Балалар белән диагностик тестлар уткәрелде. Диагностика нәтиҗәләреннән соң, төркемчәләргә бүленеп 15-25 минут интеллектны үстерүче уеннар оештырыла.Психологның максаты - акыл һәм фикерләүне үстерүче уеннар ярдәмендә баланың интеллектын арттыру. Шулай ук зирәклекне, игътибарлылыкны арттыру, өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән мөгамәлә тотарга һәм алар белән сөйләшү осталыгына да өйрәнү, иҗади аңны үстерүдә безнең бурычыбыз.
-
Балык, кап, яр буенда ялтырап ят. 29.10.2019

Уртанчылар төркеме балалары "Балыкчы" уенын уйнадылар. Балалар ярыша-ярыша балык тоттылар. Тоткан һәр балык саен бер бирем эшләделәр. Уен балаларга бик ошады. Әлеге уен аша алар кул чуклары моторикасын, төс, сан тану күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Театр - серле дөнья. 28.10.2019

Уртанчылар төркеме балалары курчак театрын бик яраталар. Балалар курчак театрын карап кына калмыйлар, ә үзләре шул рольләре кереп уйныйлар. Курчаклар белән уйнаганда баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Курчак театры балаларны сихри дөньяга алып керә, аларның иҗади фикерләү сәләтен ачарга ярдәм итә, сөйләм телен үстерә, эстетик һәм әхлакый тәрбия бирә.
-
Сказки всегда с нами 28.10.2019

На занятиях по обучению русскому языку используются различные приемы и методы работ. Главной деятельностью дошкольного возраста является игра. В ней ребенок познает мир, развивает речь, знакомится с эмоциональной сферой и общается с другими детьми. Коммуникативные навыки и творческие способности можно совершенствовать с помощью игр- драматизации. Для драматизации в ДОУ хорошо подходят известные сказки. Сегодня с детьми старшей и подготовительной групп инсценировали сказку «Теремок», в результате чего дети пополняли словарный запас, вели диалог со сверстниками, развивали воображение и фантазию. Каждый из них смог получить огромное эмоциональное наслаждение и заинтересованность к занятиям по предмету.














