Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
| Телефон: | +7(843)-622-55-03;+7(843)-622-55-04 |
| E-Mail: | Cdt.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества "Оста" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 990 |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 161 162 163 ( 164 )
-
“Танцевальная карусель” бию фестиваль конкурсы 29.02.2012 14 февраль көнне Чаллының III номерлы хореография мәктәбендә республикакүләм “Танцевальная карусель” бию фестиваль конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста Балалар иҗат үзәгенең “Хореография” берләшмәсендә шөгыльләнүче “Модерн” бию төркеме катнашып, жюрилар игътибарына “Заманча бию” тәкъдим иттеләр. Саба кызларының оригиналь чыгышы, зәвыклы костюмнары югары бәяләнде һәм “Модерн” бию коллективы әлеге бәйгедән зур җиңү – республикакүләм 3 дәрәҗә диплом белән кайтты. Әлеге коллектив бүгенге көндә “Созвездие – Йолдызлык” конкурсында катнашырга әзерләнә. Аларга һәм җитәкчеләре Альмира Фоат кызы Дәүләтшинага алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышлар телибез.

- Чаңгы спорты буенча 42нче республикүләм туристлык слеты ярышлары 29.02.2012 19 – 22 нче февраль көннәрендә Казанның “Заречье” лагеры базасында мәктәп укучылары арасында чаңгы спорты буенча 42нче республикүләм туристлык слеты ярышлары булып үтте. Әлеге бәйгедә Балалар иҗат үзәгенең Икшермә урта мәктәбе базасында эшләүче “Туризм” берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар катнашты һәм Саба районы данын яклап чыгыш ясады. 3 көн дәвамында барган киеренке бәйгедә укучыларыбыз сынатмадылар, матур нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чаңгыда узышу буенча II, конкурс программасын тәкъдим итүдэ I, Саба районы тормышын чагылдыручы визитка күрсәтү буенча I дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр һәм гомуми нәтиҗәләр буенча 12 команда арасында 5 урын яуладылар. Икшермә урта мәктәбе укучылары Дилә Нигматуллина, Инсаф Шакиров, Дмитрий Петров, Владислав Петров, Ришат Ахметханов, Раил Мирзасалихов, Алмаз Биккин составындагы командага һәм җитәкчеләре физик тәрбия укытучысы Гарафиев Илдар Абрар улына алдагы ярышларда да уңышлар телибез.
-
Конкурслар, семинарлар безне көтә. 29.02.2012 2 март көнне мәктәпләрдә “Оста куллар “ берләшмәсен җитәкләүче педагоглар Чаллыга “Алтын куллар” конкурс –фестиваленең күргәзмә ачылышына һәм мастер – класслар карарга барачаклар. Әлеге конкурс “Халыкның гадәт- йолаларын һәм традицияләрен саклау елы” уңаеннан үткәрелә. “Алтын куллар” конкурсына Саба районы укучылары һәм укытучыларының да 24 эше тәкъдим ителде. Бүгенге көндә “Волшебная нить” (“Тылсымлы җеп 2012”) республикаләм конкурсына да мәктәпләрдән эшләр кабул итәбез.

-
Закрытие первой смены лагеря "Солнышко" 25.12.1999

03.06-23.06 көнәре аралыгында Саба районы «Кояшкай» лагеры 1 сменасын үткәреп җибэрде. Барлыгы лагерьда 85 бала ял итте. Алар өчен түбәндәге чаралар уткәрелде: «Әкият эзләре буйлап», «Алло, без талантлар эзлибез», «Предпринимательләр көне», «Лагерьның Мистер хэм Мисслары» һәм башкалар.Һәр көннең беренче яртысында балалар программирование белән...








