Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422060, Республика Татарстан, Сабинский район, пгт Богатые Сабы, ул.З.Юсупова, дом 32 |
| Телефон: | +7(843)-622-55-03;+7(843)-622-55-04 |
| E-Mail: | Cdt.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБУ ДО "Центр детского творчества "Оста" |
| Тип УДО: | Многопрофильные |
| Руководитель: | Фатхриев Ильшат Ильнурович |
| Год основания учреждения: | 1993 |
| У нас учатся: | 990 |
| У нас учат: | 43 |
Муниципальное бюджетное учреждение дополнительного образования «Центр детского творчества Сабинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164
-
Серле каләм 29.05.2012

26 майда, балалар иҗат үзәге актлар залында “Серле каләм – 2012” конкурсының йомгаклау тантанасы булып үтте
Бәйрәмдә Таһир Габдрахман улы Шәрәфиев, Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Васил Заһит улы Гарифуллин, Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты деканы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясе югары һөнәри белем өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Ирек Рамазан улы Гарипов, Саба муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы, Әлфия Галимҗан кызы Мөбәрәкова, “Саба дулкыннары” телерадиокомпания директоры, Рөстәм Гәптерәүф улы Исмәгыйлев, “Саба таңнары” газетасы редакторы, Сөембикә Кашапова“Мәдәни җомга” газетасы журналисты, катнаштылар.
Районыбызның иҗат белән шөгыльләнүчеләрне барлау максатыннан, дүртенче ел рәттән “Серле каләм” иҗат бәйгесе үткәрелә. Конкурс яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге тарафыннан оештырыла. Бәйге 2012 нче ел – тарихи мәдәни мирас елына багышланды.Әлеге бәйгедә безнең Димөхәммәтова Айгөл Шаһинур кызы I урынга лаек булды. Афәрин!
-
Отчет - сайлау җыелышы 29.05.2012

Россия Федерациясенең фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең Уставы, профсоюзның Үзәк комитеты Президиумы һәм район профсоюз комитеты нигезләмәсе нигезендә профсоюз органнарында һәм башлангыч профсоюз оешмаларында отчет-сайлаулар үткәрелә. Иҗат үзәгендә ул 29нчы майда үтте.Отчет-сайлау җыелышында оешмада учётта торучы 18 кеше катнашырга тиеш иде. Бүгенге җыелышта 16 кеше катнашты. Профсоюз оешмасының бүгенге отчет-сайлау җыелышының көн тәртибенә түбәндәгеләр кертелде:
1. Профсоюз комитеты эшчәнлегенең 2010-2012 нче еллар өчен отчеты.
2. Ревизия комиссиясе отчеты.
3. Башлангыч профсоюз оешмасы рәисен сайлау.
4. Профсоюз комитетын сайлау.
5. Ревизия комиссиясен сайлау.
6. Төрлеләр. Башлангыч профсоюз эшчәнлеге һәм профсоюз оешмасының эше "канәгатьләнерлек" дип бәяләнде. Рәис итеп бертавыштан Хадиева Гөлнар Рөстәм кызы сайланды.
-
Республиканский Слет, посвященный 90-летию Пионерии в «РДООЦ «Костер». 24.05.2012

Республиканский Слет, посвященный 90-летию Пионерии в «РДООЦ «Костер».
20-22 мая 2012 г. на базе ГБОУ ДОД «РДООЦ «Костер» МО и Н РТ состоялся республиканский Слет детских общественных объединений при учреждениях образования, посвященный 90-летию пионерской организации. От Сабинского муниципального района нашу делегацию представляли: Галимова Тайфа Габдрахмановна – ветеран пионерского движения, Шагидуллина Лилия Ирхатовна – зав. отделом МБОУ ДОД «ЦДТ» по работе с детскими организациями, Зиннурова Эндже – ученица 8 класса МБОУ «Сабинская кадетская школа-интернат». Программа Слета была очень насыщенной и разнообразной: торжественная линейка, показ презентаций детских организаций, игровая программа по станциям, вожатское кафе для ветеранов. Все делегации были сформированы в 5 отрядов со своим названием и девизом. Из привезенных архивных материалов и атрибутов пионерской организации была составлена выставка «История славных дел Пионерии», где были экспонаты и нашего района. Во время праздничной программы наша делегация выступила с поздравлением участников Слета с Юбилеем Пионерии и подарила «Ковер дружбы», сделанный членами ДОО «Кояшкай» Сабинского муниципального района, который был вручен Федорову Семену Петровичу – председателю республиканского Совета детских организаций. Там же состоялось награждение победителей республиканского этапа конкурсов и фестивалей по детскому движению, где 20 работ призеров нашего района были оценены Почетными грамотами и Дипломами.
На следующий день состоялось чествование ветеранов пионерского движения: воспоминания пионерского детства, яркие моменты из вожатской жизни, распевание пионерских и детских песен. После чаепития всем ветеранам от имени Министра образования республики были вручены Благодарственные письма, цветы и памятные подарки. Тайфа Габдрахмановна и Лилия Ирхатовна тоже были в их числе.
Важное мероприятие Слета: посадка саженцев на аллеи «90-летия Пионерии» наследниками СНТ и елочек – ветеранами. Все это снимало телевидение ТНВ. Они брали интервью у участников Слета, в том числе и у Галимовой Т.Г., которая с радостью поделилась своими впечатлениями.
Прощальный вечер на долго останется в памяти: вручение памятных значков и буклетов,праздничная дискотека, песни у костра, «Орлятский круг».
-
Иҗат-бәхет чишмәсе. Йомгаклау. 23.05.2012

Бәйрәмнең икенче өлешендә "Иҗат – бәхет чишмәсе” фестиваленең төрле номинацияләрендә җиңү яулаган укучылар тәбрикләнде. Быелгы конкурсның чираттагы сюрпризы – аерым номинацияләрдә Гран – при билгеләнде. Гран – при ияләренә бүген махсус кубоклар тапшырылды (Садыйков Фаяз, "Зифа” вокал ансамбле – Олы Шыңар урта мәктәбе, Касыймова Ләйлә – Килдебәк урта мәктәбе, Балалар иҗат үзәгенең "Музыка в системе искусств” берләшмәсе – җитәкчесе Касыймова Э.К). Шулай ук үз номинацияләрендә җиңү яулаган 13 бию коллективы, 7 вокал ансамбль, 7 мәктәпнең кул эшләре күргәзмәсе, 7 театр һәм фольклор коллективы, солистлар, үзләренең гаҗәеп кул эшләре белән сокландырган 27 укучыга да дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Ел дәвамында район һәм республика күләмендә үткәрелгән чараларда актив катнашкан, төрле конкурсларда җиңү яулаган укучылар да сәхнә түренә күтәрелде һәм бүләкләнде. Бәйрәмнән һәркем "хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы” дигән уйлар белән, күтәренке кәеф һәм бүләкләр алып кайтып китте.
-
Хәрби сборда чыгыш 23.05.2012

20нче май көнне Ф.Аубакиров җитәкләгән Life вокал инструменталь ансамбле хәрби сборда концерт программасы тәкъдим итте. Район мәктәпләреннән хәрби сборда катнашучы 10нчы сыйныф егетләре чыгышны бик җылы кабул итте.
-
Пионериягә - 90 15.05.2012

15нче май көнне район күләмендә Пионериянең 90еллыгына багышланган юбилей тантанасы үтте. Ул быел үзенчәлекле итеп, табигать кочагында –Язлы Арташ авылы янындагы урман аланлыгында оештырылды.Тантанада зур хөрмәткә лаек кунакларыбыз – пионер хәрәкәте ветераннары, шулай ук район башкарма комитеты житәкчеләре, мәгариф бүлеге белгечләре, педагог – оештыручылар, балалар думасы активлары һәм варислар хәрәкәте алдынгылары катнашты. Слет Юлбат урта мәктәбе укучыларының чыгышы белән башланып китте. Тантананы Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гасимов Равил Мөбәрәк улы ачып җибәрде. Ул үзенең пионер хәрәкәте белән бәйле истәлекләрен яңартты, бүгенге варисларга изге теләкләрен юллады һәм слетта катнашучы балалар хәрәкәтенең иң актив ветеран-вожатыйларын котлады.
Лесхоз урта мәктәбе педагог-оештыручысы Гөлүсә Зиннәтуллина һәм 11нче сыйныф укучысы Гөлназ Шиһабетдинова катнашучыларны тарихи сәяхәткә өндәде. Беренче пионер отрядлары кайчан оешканын, яшь пионер сафлары ничек ныгыганын Олы Кибәче һәм Икшермә урта мәктәпләре чыгышларында ачып бирделәр. Бөек Ватан сугышы елларында бар халык, сабый балалардан алып өлкәннәргә кадәр, чыдамлыкка, сабырлыкка имтихан тотканлыгын, балалар хәрәкәте үсешенең яңа чоры башлануын, сугыш чоры пионерларының тормышын Олы Шынар урта, Олы Арташ төп мәктәпләренең, 60-70 нче еллардагы пионер хәрәкәте эшчәнлеген Шәмәрдән лицее, Курсабаш урта мәктәпләренең чыгышы чагылдырды. Татарстан варислар берлегенең барлыкка килү тарихын Эзмә урта мәктәбе яктыртты. Театральләшкән тамашалар Завод-Нырты, Мичән, Лесхоз, Килдебәк, Югары Симет, Сатыш урта, Саба кадет-интернат мәктәпләренең музыкаль номерлары белән үрелеп барды.Шулай ук һәр мәктәпнең балалар оешмасы тарихи эчтәлекле стендлар, үзенчәлекле “дуслык келәме” дә әзерләгән иде. Мәктәпләребездә ялкынланып эшләүче педагог-оештыручыларыбыз да хөрмәтләнде бүген. Алар җитәкләгән оешмалар күңелле яши, варислар төрле район, республика конкурсларында катнашып, зур уңышларга ирешәләр, районыбыз данын республикага таныталар. Бүген шундый бер оешма, бер варис та читтә калмады. Слетның икенче өлеше хәрәкәтле биюләр, уеннар, җырлар белән учак янында дәвам итте.
Бүгенге очрашу мизгелләре күңелләрдә озак сакланыр дип ышанабыз. Үткән тарихыбызны белү, традицияләрне яңартып дәвам итү - безнең бурыч. Йөрәкләрдә кабынган очкын сүнмәсен, алга таба да дәрт өстәп торсын.
-
Иҗат-бәхет чишмәсе. "Үрнәк дәресем" 05.05.2012

XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестивале кысаларында педагоглар өчен “Минем үрнәк дәресем” номинациясе буенча конкурс үткәрелде. Конкурста районның 16 өстәмә белем бирү педагогының эшләре (дәрес конспектлары)тәкъдим ителде. Һәр катнашучыга да Дипломнар тапшырылды.
Конкурсантларның чыгышын бәяләү өчен түбәндәге составтагы жюри сайланды:
1. Шафикова Гөлнар Илдар кызы - Балалар иҗат үзәге директоры.
2. Хәбибрахманова Венера Адлер кызы - мәгълүмати – методик үзәк директоры
3. Хәсәнова Алсу Әдһәм кызы – мәгълүмати – методик үзәк методисты.
4. Димөхәммәтова Айгөл Шаһинур кызы – Балалар иҗат үзәгенең директор урынбасары
5.Хәнәфиева Алсу Мөбәрәкҗан кызы - Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире
Җиңүчеләр “Иң нәтиҗәле эшләүче өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң иҗади өстәмә белем бирү педагогы", “Иң эзләнүчән өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң тәҗрибәле өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң төгәл өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң зәвыклы өстәмә белем бирү педагогы”, “Иң зәвыклы өстәмә белем бирү педагогы”дигән номинацияләрдә билгеләнде
-
Иҗат-бәхет чишмәсе. "Театр", "Кул эшләре", Фольклор" 02.05.2012

Үсеп килүче яшь буынның иҗади эшчәнлеген формалаштыру һәм активлаштыру, сәнгать чаралары ярдәмендә әхлакый һәм сәнгати – эстетик тәрбия бирү, традицияләрне үстерү, сәнгать өлкәсендәге талантлы балалар һәм укытучыларны билгеләү максатыннан 27 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестиваленең “Фольклор”, «Театр» һәм “Кул эшләре” номинацияләре буенча конкурс үткәрелде. Конкурста районның 19 мәктәбе укучылары һәм укытучыларының, Балалар иҗат үзәге өстәмә белем бирү педагогларының кул эшләре күргәзмәләре тәкъдим ителде. “Фольклор” һәм “Театр” номинацияләрендә 12 коллектив чыгыш ясады. Һәр катнашучыга да Дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләре буенча билгеләнде: “Кул эшләре” күргәзмәләре буенча мәктәп коллективларына нәтиҗә ясалды, шулай ук һәр күргәзмәдән иң яхшы, оригиналь, яңа технология кулланылып эшләнгән кул эшләре аерым бәяләнде. “Фольклор” һәм “Театр” номинацияләрендә җиңүчеләр түбәндәге яшь категорияләре буенча билгеләнде:1 – 4 сыйныфлар, 5 – 8 сыйныфлар.
-
Иҗат - бәхет чишмәсе - 2012. "Вокал", "Хореография" 26.04.2012
Үсеп килүче яшь буынның иҗади эшчәнлеген формалаштыру һәм активлаштыру, сәнгать чаралары ярдәмендә әхлакый һәм сәнгати – эстетик тәрбия бирү, традицияләрне үстерү, сәнгать өлкәсендәге талантлы балалар һәм укытучыларны билгеләү максатыннан 25 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында XII район “Иҗат – бәхет чишмәсе” балалар иҗаты фестиваленең “Вокал” һәм “Хореография” номинацияләре буенча конкурс үткәрелде. Конкурста районның 23 мәктәбеннән 17 ялгыз башкаручы, 10 вокал ансамбль, 25 бию коллективы чыгыш ясады. Һәр катнашучыга да Дипломнар тапшырылды. Җиңүчеләрне (Гран – при, 1,2,3 призлы урын алучылар, Лауреатлар) тәбрикләү 18 май көнне Балалар иҗат үзәгенең актлар залында булачак. /upload/images/files/фестиваль_ нәтиҗә(2).docx -
"Алтын куллар" һәм "Тылсымлы җеп" (Волшебная нить) крнкурсы-2012 24.04.2012 2012 нче ел татар халкының милли традицияләрен, гореф – гадәтләрен саклау елы уңаеннан республикабызда күп төрле конкурслар, фестивальләр үткәрелде. Шуларның иң күләмлесе "Алтын куллар” һәм "Тылсымлы җеп” конкурслары. Әлеге конкурслар март, апрель аенда Чаллы шәһәрендә үткәрелде. "Алтын куллар” конкурсында районыбызның 10 мәктәбеннән һәм Балалар иҗат үзәгеннән 41 эш тәкъдим ителде. Нәтиҗәләре дә куанычлы булды. Призлы урыннар: Мусина Гөлназ – 2 урын. Балалар иҗат үзәгенең "Мода театры” берләшмәсендә шөгыльләнә. Җитәкчесе Гимадиева З.Х. Заһидуллина Айсылу – 3 урын. Мичән урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Ибраһимова М.Г. Гыйльметдинова Зилә – 2 урын. Олы Шыңар урта мәктәбе укучысы. Барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды. "Тылсымлы җеп” ("Волшебная нить -2012”) конкурсында районыбызның 12 мәктәбе һәм иҗат үзәге төрле техника кулланып чигелгән эшләре (47 эш) белән катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Призлы урыннар: Зәйнетдинова Ләйлә – 1 урын. Симет урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Муллаянова Т.Т. Валиева Сөмбел - 3 урын. Килдебәк урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Латыпова А.М. Рамазанова Гөлназ - 2 урын. Түбән Шытсу урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Нуриәхмәтова Д.Р. Зиннәтова Әдилә - 3 урын. Шекше урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Гарипова А.Р. Таһирова Зилә - 1 урын. Кызыл – Мишә төп мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Ахметова Р.Г. Валиева Әлфинә – 2 урын. Явлаштау урта мәктәбе укучысы. Җитәкчесе Фаваризова Г.Г. Мортазина Алия - 2 урын. Җитәкчесе Балалар иҗат үзәгенең "Музыка в системе искусств” берләшмәсендә шөгылләнә. Җитәкчесе Касымова Э.К. Барлык катнашучыларга да дипломнар тапшырылды.









