Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Вахитова Эндже Габдельбаровна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сегодня мы с детьми старшей группы повторяли правила дорожного движения 25.09.2026

Вспоминали дорожные знаки, разгадывали загадки, собирали пазлы по ПДД.
Также воспитатель познакомила малышей со светофором, дорожными знаками. Ребята с интересом рассматривали картинки и учились быть внимательными на улице.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Сегодня в младшую группу в гости пришел светофор . 25.09.2026

Сегодня в младшую группу в гости пришел светофор
. Он рассказал детям, зачем нужен пешеходный переход и напомнил, что переходить дорогу необходимо только на пешеходном переходе. С детьми была проведена беседа о безопасном поведении на дороге, рассмотрели лепбук "ПДД" играли в игру "разрешается-запрещается", повторили много правил дорожного движения.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
"Алтын көз" бәйрәме 22.09.2026

Бүген бакчабызның зурлар төркемендә "Алтын көз" бәйрәме булып үтте. Балалар көзге күренешләрне чагылдырып ясалган матур киемнәрен киеп мода күрсәттеләр. Көз кызы - Сөмбеләгә матур җыр биюләрен, шигырьләрен бүләк иттеләр. Көз кызы балаларга үзенең күчтәнәчен оләште һәм грамота белән бүләкләде.










Ни арада җәй үтте,
Матур көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Бүген Олыяз авылы мәдәният йортында урнашкан 2470нче сайлау участогында бик матур гаилә килде 19.09.2026

Татарстанның һәм районыбызның алтын парлары — Хөмәйрә апа белән Миннәхмәт абый Галиуллиннар бүген тавыш бирергә кулга-кул тотынышып килделәр.
Быел алар бергә гомер кичерүләренең 50 еллыгын билгеләп үтә! Алтын юбилейларын каршылаган гаиләне без чын күңелдән котлыйбыз!
Галиуллиннар бүген дә тулы составта иде: уллары Ирек, кызлары, оныклары белән бергә.
Бу көннең тагын бер мөһим мизгеле бар иде! Гаиләнең оныкыга Сөмбелгә быел 18 яшь тулды. Бүген ул тормышындагы иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсен кичерде — беренче тапкыр сайлау хокукыннан файдаланды.
Тавыш бирү участоклары кичке сәгать 8гә кадәр эшли.
Килегез һәм тавыш бирегез!
-
Көз бәйрәме 18.09.2026

Көз бәйрәме -иң күркәм һәм матур чараларның берсе.Кечкенәләр төркемендә көзгә багышланган бәйрәм чарасы узды. Балалар көз турында җырладылар,яфраклар белән биеделәр,күңелле уеннар уйнадылар,шигырьләр сөйләделәр,мода күрсәттеләр. Бәйрәм тәмамлангач "Көз кызы" балаларны үзе алып килгән көзге уңыш- алмалар белән сыйлады.
#ГодДошкольногообразования
#ГДОТатарстан -
Кәзге табигатькә экскурсия 14.09.2026

Зурлар төркеме балалары белән көзге табигатькә экскурсиягә чыктык. Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтеп, әлеге ел фасылының матурлыгына сокландык.


#ГодДошкольногообразования
#ГДОТатарстан -
Туган як тарихы һәм мәдәнияте белән танышу. 12.09.2026

Безнең балалар бакчасында кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр Туган як тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар.Татарстанның әләмендә өч төснең мәгьнәсен белделәр.Балаларның күрү хәтерен ныгыту өчен шөгыльләр үткәрелде. Алар анда кызыксынып Татарстан әләмен вак төсле кәгазьләрдән ябыштырдылар.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Туган шәһәребезгә, авылыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү 11.09.2026

Туган шәһәребезгә, авылыбызга карата горурлык хисе тәрбияләү, башкалабыз Казан турында белемнәрен арттыру максатыннан зурлар төркеме балалары белән әңгәмәләр үткәрдек. Кул эшләре түгәрәгендә авылыбыз тирәсендә үсә торган
көзге матур агачларны ясадык
-
З нче сентябрь көнне бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте 03.09.2026

З нче сентябрь көнне бакчабызда гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Жыелышыбызны бакчабыз мөдире Вахитова Энҗе Габделбәр кызы үзенең чыгышы белән башлап җибәрде.
Саба психология - педагогика хезмәтеннән килгән логопед-укытучы Халимова Миләушә Рәшит кызы чыгыш ясады һәм әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирде.
Эзмә мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Зарипова Алисә Сәфәргали кызы балаларның мәктәпкә әзерлекләре турында чыгыш ясады. Киләсе елга мәктәпкә баручы балаларның әти-әниләренә үзенең киңәшләрен бирде.
Авылыбыз фельдшеры Хамзина Алзира Мансур кызы "Витаминнар" темасы астында чыгыш ясады.
Тәрбиячеләребез төрле темаларны чагылдырып чыгышлар ясадылар һам балалар белән гаиләдә уйнала торган гади уеннарны тәкъдим иттеләр.
Ата-аналар җыелышы җылы атмосферада үтте.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Балаларнын адаптация вакытын жиңеләйтәбез 02.09.2026

Балалар бакчасында яңа уку елын яхшы уеннар, сюжетлы-рольле уеннар белән башлап җибәрү- балаларны берләштерү, кәефләрен күтәрү һәм адаптацияне җиңеләйтү өчен иң дөрес юл.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан









