Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Чишмәгә экскурсия. Балыклар күзәтү. 09.06.2026

Бүген зурлар төркеме балалары белән үзебезнең Иләбәр авылындагы чишмә янына, күлдәге балыкларны күзәтергә экскурсиягә бардык. Мондагы чишмәнең матурлыгы, аның уңайлылыклары, чишмә янындагы гүзәллек, матурлык, күлдәге балыклар үзе бер могҗиза. Бу матурлыкларны тудыручы Зарипов Зөлфәт абыйлары. Үзебезнең группада тәрбияләнүче Зәлиянең әтисе дә әле ул .
Балалар табигатьтә рәхәтләнеп ял иттеләр, күлдәге балыкларны ипи белән сыйладылар, үзләре дә сыйландылар
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
5 июня - Российский день эколога 05.06.2026

5 июня - Российский день эколога и Всемирный день окружающей среды. В группах детского сада прошел тематический день, посвященный экологии. Ребята узнали, что это за наука экология, чем занимаются экологи, отгадывали загадки с экологическим содержанием, обсуждали правила поведения в лесу, в окружающей среде. Всё это эффективно воздействуют на повышения уровня экологической сознания детей, формируют у маленьких дошколят бережное отношение к природе, учат видеть не только ее красоту, но и создавать ее своими руками. Ребята дали обещание: оберегать природу, любить нашу Землю, соблюдать правила юного эколога. Главной целью экологического воспитания и образования в ДОУ - воспитывать защитников природы, дать экологические знания, научить детей быть милосердными, любить и беречь природу, бережно распоряжаться ее богатствами, поэтому на каждой прогулке мы уделяем большое внимание наблюдениям в природе. Ведь именно от нас зависит будущее нашей планеты, будущее родной Земли!

#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
4 июня - день василька 04.06.2026

4 июня по народному календарю день Василька – праздник полевых цветов.
Василек - один из символов нашей страны. У него много ласковых имен: синецвет, синюшник, лоскутница. Венки из василька были и остаются непременным атрибутом многих народных обрядов и традиционно украшают головы девушек.
Воспитанники старшей группы узнали много интересных фактов об этом народном цветке. Они рассматривали картины, слушали стихотворения, а в продуктивной деятельности удовольствием рисовали васильки.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Сабан туй бәйрәме 2026 03.06.2026

Сабан туй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул - хезмәт һәм дуслык бәйрәме.
Быел да бакчабызда, гореф - гадәтләрне саклап, балалар өчен матур бәйрәм үткәрдек.
Бәйрәмнең беренче өлешендә зурлар төркеменә йөрүче балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, ә икенче өлешендә тәрбиячеләр мәйдан уртасында төрледән - төрле матур уеннар оештырдылар: кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык киеп сикеру, чулмәк вату, таяк тартып ярышу, хәттә ат чабышына кадәр бар иде. Кечкенәләр төркеме балалары зурлар төркеме балаларына аркан тартып ярышуда көч биреп тордылар. Барлык балалар да Сабантуй бүләкләре белән бүләкләнделәр. Алып килгән бирнә-буләкләр өчен әти-әниләргә бик зур рәхмәт әйтәбез.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2026

Бүген, 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне!!!
Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Һәр елның җәй башында иң матур, якты, истәлекле бәйрәмнәрнең берсе булган Халыкара балаларны яклау көне уздырыла. Шушы бәйрәм уңаеннан иң изге теләкләр юллыйбыз. Бәхетле һәм сәламәт булыгыз. Әти-әниләрегез, өлкән яшьтәге ихтирамга лаеклы кешеләр сезнең белән һәрвакыт горурлансыннар, аларның игътибарын, мәхәббәтен тоеп яшәгез. Йөзегездә һәрвакыт елмаю булсын. Сез – безнең киләчәгебез!
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Сау бул, бакча! 30.05.2026

Бакча белән саубуллашу көне
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,
Үзгәртә дә куя тормышны.
Балалар бакчасында сез
Дуслар булып яшәдегез,
Бик күп нәрсәләр белдегез!
Бик күп җырлар өйрәндегез,
Инде менә үсеп җиттегез,
Сау бул, бакча, – диясез!
Бакчабызда чыгарылыш кичэсе.
Ак юллар сезгэ, балалар!!!
-
29 мая - всемирный день здорового пищеварения 29.05.2026

29 мая - всемирный день здорового пищеварения. Мы с детьми младшей группы поговорили о здоровом и правильном питании. Дети повторили какие продукты полезны для здоровья, и какая еда вредная. Узнали, что во фруктах и овощах много полезных веществ и витаминов. Формирование представлений о полезной и вредной пищи с малых лет позволяет воспитывать в детях любовь к себе и заботиться о своём здоровье .
-
Кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы 28.05.2026

Бүген кечкенәләр төркемендә ата-аналар җыелышы булып үтте. Уку елы ахырына балаларның алган белемнәренә нәтиҗә ясалды. Җәйге режимга күчү буенча әңгәмә үткәреп, инструктаж белән таныштырылды һәм анкета сорауларына җаваплар алынды. Җыелыш ахырында әти-әниләрнең кызыксындырган сорауларына җавап бирдек.
-
"Нарат" боз сараена йөрү нәтиҗәләре 26.05.2026

Уку елы буе "Нарат" боз сараена йөрүче зурлар төркеме балалары грамота, медальләр белән бүләкләнелде. Тәрбиячеләргә рәхмәт хатлары тапшырылды.
Балаларга алга таба да уңышлар телибез
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы 22.05.2026

Бүген зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы узды. Балаларның ел буе өйрәнгән белемнәре, тәртипләре, җәйге режимга күчү һәм әти-әниләрнең үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирү жанлы әңгәмә рәвешендә барды.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан









