Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 9 ( 10 ) >>
-
Әниләребезгә үзебезнең матур бүләкләребез 03.03.2025

Җылы кояш нурларына төренеп язның беренче ае — март та килеп җитте. Барыбызга да билгеле, әлеге айның иң матур, иң олы бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне. Шул уңайдан бакчабызның кечкенәләр төркеме балалары белән әниләребезгә үзебезнең матур бүләкләребезне әзерли башладык.
-
"Тыныч балачак - бәхетле балачак" 27.02.2025

27 нче февраль көнне бакчабызда тәрбияләнүче балалар,хезмәткәрләр һәм әти-әниләребез белән берлектә Җиңүнең 80 еллыгы-Ватанны саклаучылар елына багышлап, шул уңайдан 23 февраль, 8 март бәйрәмен берләштереп "Тыныч балачак - бәхетле балачак"дип исемләнгән бик матур концерт программабыз белән Иләбәр авыл клубында чыгыш ясадык.
Балаларыбыз бәйрәм концертын бик матур итеп алып бардылар. Үзләренең матур чыгышлары,киемнәре,осталыклары белән әти-әни, әби-бабайларын гына түгел, концертыбызны тамаша итеп килгән кунакларыбызны да шаккаттырдылар.
Балаларны тәрбияләүче апалар да балалардан калышмадылар,үзләренең матур чыгышларын тамашачыга бүләк иттеләр.
Нинди генә чара булмасын,безнең әти-әниләребез читтә калмый. Шушы концертыбызда да алар үзләренең җыр-моңга осталыкларын күрсәттеләр. Концерт ахырында әти-әниләр үзләренең әйтәсе килгән теләкләрен җиткерделәр һәм балаларга татлы күчтәнәчләр өләштеләр.Рәхмәт әти-әниләребезгә. -
21 февраль- халыкара туган тел көне! 21.02.2025

21 февраль- халыкара туган тел көне!
Бу уңайдан, балалар бакчасының кечкенәләр төркемендә "Туган телдә сөйләшәм" исемле туган тел көненә багышланган әңгәмә үткәрелде.
Әңгәмәнең максаты балаларда кече яшьтән туган телгә хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү. Туган як, татар теле турында белемнәрен ныгыту, иҗади сәләтләрен үстерү.
Әңгәмә ахырында балалар белән “Түбәтәй” уенын уйнадык. Уен балалрга бик ошады. Уен барышында һәркемнең түбәтәй киеп карыйсы килде, музыка туктагач, түбәтәйле бала үз һөнәрен күрсәтте(шигырь, әкият сөйләү, бию-җыр җырлап күрсәтү, әтәч булып кычкыру һәм башкалар)
Әңгәмә өстәл артында төрле әкиятләрдән ясалган пазла җыю белән тәмамланды. -
Межрегиональный чемпионат Юный мастер. Муниципальный этап. 20.02.2025

Воспитанница старшей группы Галимуллина Ильсина приняла участие в муниципальном этапе Межрегионального чемпионата Юный мастер по компетенции "Поварское-дело". Молодец
-
"Солдатларга бездән бүләк"акциясе 13.02.2025

Бакчабызда Махсус Хәрби Операциядә катнашучы солдатларга ярдәм итү максатыннан әти-әниләр, балалар, бакчада эшләүче хезмәткәрләр ярдәме белән "Солдатларга бездән бүләк"акциясе үткәрдек. Шушы акциядә катнашучы барлык гаиләләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Ил-көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын! МХОдагы егетләребезнең исән-имин килеш, җиңү белән әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз.
-
"Шуабыз" 10.02.2025

"Шуабыз"
(Н. Мадъяров)Чанада да шуабыз,
Чаңгыда да шуабыз.
Тимераякта очабыз,
Чыжлап тора шома боз.Тауларга да барабыз,
Кырларга да чыгабыз.
Кар-буран дип тормыйбыз,
Шуабыз да шуабыз. -
Лыжня России - 2025 08.02.2025

«Лыжня России» — ежегодное спортивное мероприятие для любителей беговых лыж. Это самая крупная по числу участников лыжная гонка не только в России, но и в Европе. Каждый год на старт выходит более 500 тысяч человек из более чем 70 субъектов страны.
«Лыжня России» проводится с 1982 года. К старту в гонке допускаются как любители, так и профессиональные спортсмены. Участие в мероприятии бесплатное.
-
Полезная зимняя забава для детей - катание на лыжах 22.01.2025

Полезная зимняя забава для детей - катание на лыжах. Научить детей ходить на лыжах, привить любовь к этому виду зимнего спорта, является большим вкладом в укрепление здоровья подрастающего поколения. В детском саду воспитанники старшей группы с удовольствием катались на лыжах, осваивали навыки скользящего шага при ходьбе на лыжах, ориентировку в пространстве. Такие занятия повышают активность детей, несут заряд бодрости и хорошего самочувствия.
-
21 января во всем мире отмечается идин из самых необычных и веселых праздников в году- Международный день объятий. 21.01.2025

День объятий - классный праздник,
Я к тебе с утра бегу.
Будем крепко ониматься,
И поэтому - спешу.
Обниму тебя покрепче,
И на ушко прошепчу:
С днем объятий поздравляю,
Обнимаю и люблю!
21 января во всем мире отмечается идин из самых необычных и веселых праздников в году- Международный день объятий. Согласно традиции молодого праздника, заключить в объятия в этот день можно даже незнакомых людей.
-
Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта. 20.01.2025

Саф һавада ял итү авыруларга каршы торучанлыкны ныгыта. Балалар прогулкада хәрәкәтле уеннар уйныйлар, чана шуалар, йөгерәләр. Бу вакытта организмда матдәләр алмашы дөрес эшли, аппетит яхшыра. Баланың үз-үзенә ышанычы арта: кыю, җитез, бик актив була, тормышка карашы үзгәрә. Шуңа күрә дә балалар бакчасындамы, өйдәме балалар белән саф һавада ял итү бик мөһим нәрсә.









