Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
-
"Чәчәкләр - тормыш яме" 27.06.2026

Чәчәкләрнең матур дөньясының күптөрлелеге турындагы күзаллауларны ныгыту максатыннан зурлар төркемендә «Чәчәкләр» тематик атнасы узды. Балалар балалар бакчасы территориясендә үскән чәчәкләр белән таныштылар, аларның исемнәрен ныгыттылар, охшашлыкларны һәм аермаларны карадылар, шигырьләр укыдылар, чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләштеләр һәм матур рәсемнәр ясадылар.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
Сабантуй күңел ачу үзәгенә сәяхәт 26.06.2026

Ике ай дәверендә балаларыбыз балаһөнәр проекты буенча оештырылган экскурсияләргә йөрде. Бүген алар бу экскурсияләрне йомгаклап, Сабантуй күңел ачу үзәгенә сәяхәт ясады. Балаларыбыз чын күңелдән күңел ачты, аларга бу станция аеруча ошады. Алар рәхәтләнеп ял итеп, төрле уеннарда уйнап кайттылар.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан -
25 июнь - Диңгезче көне 25.06.2026

Бүген 25 июль көнне зурлар төркеме балалары белән "Диңгезче көнен" билгеләп үттек.
Яшь сәяхәтчеләребез «Дуслык» кораблендә серле утрауга сәяхәт иттеләр. Балалар су асты дөньясының серләрен белделәр, әкиятәрләр тыңладылар. "Моряклар" һәм "Капитан" командаларына бүленеп эстафета уеннарын уйнадылар, төрле төстәге балыкларны тоттылар, истәлеккә фотога төштеләр. Диңгезче көне кызыклы узды, балалар бик күп уңай хисләр алдылар.
#ГодДошкольногоОбразования
#ГДОТатарстан









