Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422075,РТ, Сабинский район, д.Илебер, ул.8Марта, д.53 |
| Телефон: | +7(843)-624-92-33 |
| E-Mail: | Ileber.Saba.ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Илеберский детский сад «Умырзая» |
| Руководитель: | Нагимова Гульнур Муллахметовна |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 30 воспитанников |
| У нас учат: | 4 педагога |
Муниципальное Бюджетное Дошкольное Образовательное Учреждение «Илеберский детский сад «Умырзая» Сабинского муниципального района Республики Татарстан»/Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Иләбәр “Умырзая” мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 ( 3 ) 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Ачык дәрес 10.04.2026

Бүген бакчабызга мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының мәктәпкә әзерлекләрен тикшерергә Эзмә урта мәктәбеннэн башлангыч сыйныфлар укытучысы Фидәния Фәнәвилевна килде .
Ул эшчәнлеклэрдэ булды, балаларның үз-үзләрен тотышларын, ничек катнашып, сорауларга җавап бирүләрен күзәтте, балаларга үзенең теләкләрен җиткерде. -
“Йолдызларга бер адым” 09.04.2026

12 апрель – Космонавтика көне. Шул уңайдан зурлар төркеме балалары белән галәмгә сәяхәткә кузгалды. Моның өчен балалар һәр берсе узенең ракетасын ясап, өскә очырдык.
-
"Юл хәрәкәте иминлеге" 08.04.2026

Бүген бакчабызда "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе Саба бүлекчәсе җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы бакчабызга кунак булып килде. Балалар "Юл билгеләре иленә" сәяхәт иттеләр. Ахырдан балалар белемнәрен сынап сорауларга җавап биреп, имтихан тоттылар.
Гүзәл Назыйф кызы җанлы әңгәмә үткәрде, балалар үзләренең кызыксынган сорауларын бирделәр. -
Язгы эшләнмәләр 06.04.2026

Әти- әниләр һәм балалар белән өйдә язгы эшләнмәләр ясауны башлап җибәрдек. Зурлар төркеменә йөрүче Зиганшина Мәдинә әнисе белән язнын беренче чәчәге- умырзая ясады. Мәдинә балалар бакчасына килгәч ничек ясавы турында иптәшләре белән дә уртаклашты.
-
Тәрәзә төбендә "бакча" 03.04.2026

Балаларның танып белү усешенә, экологик мәдәният тәрбияләүдә, табигатьтә уз-узеңне дөрес тота белергә өйрәтүдә тәрәзә төбендә "бакча" устеру зур әһәмияткә ия.
Ул балаларда кызыксынучанлык һәм күзәтүчәнлек үсешенә һәм үсемлекләр тормышын яхшырак белергә ярдәм итә. Үсемлекләрне күзәтеп, бала яшел үсентенең дә тере җан иясе булуын, аның тормышы, салкын яки җылы су сибәргәме, күп яки азмы, тулысынча шуңа бәйле булуын күрә башлый.
Безнең тәрбияләнүчеләр хәстәрлек һәм җаваплылык турында белделәр, бик күп шатлык һәм соклану хисләре кичерделәр. -
Халыкара балалар китабы көне 02.04.2026

Китап- иң зирәк, кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Зурлар төркемендә тәрбияләнүче Яруллина Ясминә әнисе белән, үзенең яратып укый торган китабын, төшкән битләрен рәтләп, китапханәгә бүләк итте. Әлбәттә балалар бу китапны кызыксынып укырлар! Китапханәчебез белән Ясминә арасында җылылык мөнәсәбәтләре алга таба да суынмасын, Ясминәбез китап укырга китапханәгә еш килеп торсын!
-
День смеха 01.04.2026

1 апреля- День смеха в детском саду. В нашем детском саду этот день проходит ярко и весело. Дети играют и просто радуются каждому моменту. Вместе с детьми мы еще сделали веселых клоунов для поднятия настроения.
-
Китап атналыгын төгәлләү 28.03.2026

Атналык теманы төгәлләп, балаларны китап, аның кайдан килүе, китапханәче хезмәте турында балаларның белемнәрен киңәйтү, китапханәче һөнәренең мөһимлеген аңлату максатыннан зурлар төркеме балалары белән китапханәгә экскурсиягә бардык. Китапларга сак караш турында китапханәче Вәсилә Шәйхулла кызы бәйнә- бәйнә сөйләде. Үскәч балалар үзләренең дә китапханәче булу теләкләрен әйттеләр.
-
Халыкара театр көне 27.03.2026

Театр көне уңаеннан бүген зурлар төркеме балалары авылыбыз мәдәният йортына экскурсия ясап, сәхнәдә үзләре иҗат иткән "Куян кызы сәяхәте" әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар барысы да бик теләп үз рольләрен башкардылар. Куянның бабай өеннән чыгып китүе, урмандагы сәяхәте, төрле җәнлекләр белән очрашуы һәм убырлыдан коткарылуы. Бу әкият балаларны дус, гадел, ярдәмчел булырга чакыра.
-
" Туган ил кайдан башлана " 24.03.2026

Без бүген кечкенәләр төркеме балалары белән " Туган ил кайдан башлана " дигән сорауга җавап эзләдек.
Әңгәмәнең максаты: Татар культура һәм татар теле аша балаларның гражданлык тәңгәллеге нигезләрен формалаштыру.
Иң беренче балалар белән туган ил гайләдән башлана икәнен ачыкладык. Алар белән "Гайлә" бармак уенын уйнап алдык.
Туган ил туган авылдан да башлана икәнен белдек.
"Туган авылым" шигырен укыгач, "Түбәтәй" иатар милли уенын уйнап алдык.
Татарлар янәшә торучы халыклар белән дуслыкта яшиләр дигән нәтиҗә ясадык.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагның төсләре нәрсәне аңлата икәнен кабатлап үттек.
Балаларга төрле милләтләр халыкларына яхшы, изге мөнәсәбәт белән карарга һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итүнең мөһимлеге аңлатылды.









