Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
"Дуслык" лагереның унсигезенче көне 22.06.2015

22 нче июнь – Бөек Ватан сугышы башлану датасы булып тарихка кереп калган Хәтер һәм кайгы көне. Бөек Ватан сугышының яу кырларыннан кайта алмаган хәрбиләрне һәм шулай ук сугыштан соң бу якты дөньядан киткән ветераннарны бүген дә хәтерлибез, олылап искә алабыз. Бүген Түбән Шытсу урта мәктәбенең “Ал җилкән” ял һәм сәламәтләндерү, “Дуслык” ял һәм хезмәт лагерена йөрүче балалар Бөек Ватан сугышы турында презентация карадылар, ветераннарыбызны искә алдылар, фикер алыштылар. Шулай ук укучыларыбыз яу кырында ятып калган каһарман якташларыбызның якты истәлегенә куелган һәйкәл янына экскурсиягә бардылар.
Шулай ук бүген "Дуслык" ял һәм хезмәт лагереның соңгы көне иде. Шул уңайдан укучыларга "Сабантуй" бәйрәме оештырылды.
-
"Ал җилкән" лагереның унҗиденче көне 20.06.2015

" Ягез әле, кызлар" конкурсында "Кызлар-йолдызлар" командасы җиңү яулады. Биючеләр бәйгесендә "Барса" командасы җиңүче дип табылды.
-
"Дуслык" лагереның унҗиденче көне
20.06.2015
"Бөек Җиңүгә 70 ел" презентациясе буенча сәяхәт иттеләр. Авылыбызның сугыш ветераннары, тыл ветераннары турында язмалар тыңладылар, алар турында язылган истәлекләр белән таныштылар. Болында "Җәйнең яме җиләк белән " дигән чараны Түбән Шытсу авыл клубы мөдире Фаляхова М.С. үткәрде.
-
"Ал җилкән" лагереның уналтынчы көне 19.06.2015

Лагерьның бу атнасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларга бай. "Сугыш уты кабат кабынмасын" дигән тәрбия сәгате авылыбызның мемориаль тактасы янында башланып китте.
Ах, бу сугыш,мәрхәмәтсез сугыш,
Балалар -, дип җәлләп тормады.
Балачакның гүзәл мизгелләрен,
Әтиләрен хәтта урлады.
Укучыларыбызның балачаклары сугыш елларына туры килгән әбиләре, бабалары бар. Аларның үзләре турында сөйләгән видеоязмалары тыңланды. Өлкән буын кешеләрен хөрмәт итәргә, аларга һәрвакыт ярдәм итеп тотырга кирәклеге искәртелде.
Бәхетле булсын балалар,
Кабат чыкмасын сугыш.
Матур булсын, матур булсын,
Тыныч булсын бу тормыш!
-
"Дуслык" лагереның уналтынчы көне
19.06.2015
Укучыларыбыз бүген күл буена ял итәргә төштеләр.Төшке аштан соң рәхәтләнеп волейбол уйнадылар.
-
"Ал җилкән" лагереның унбишенче көне 18.06.2015

"Могҗизалар кыры" уенында Хабибрахманов Самат җиңде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган видеофильм карап фикер алыштык.
-
"Дуслык" лагереның унбишенче көне 18.06.2015

Бөтенроссия "Йөрәгемне сиңа бирәм" акциясе кысаларында йөрәк-кан тамырлары авырулары турында чыгыш ясалды, укучыларның фикерләре тыңланды. Соңыннан укучылар тарафыннан әлеге темага информацион листовкалар әзерләнде. Дару үләннәре җыю эше дәвам итә.
-
"Ал җилкән" лагереның ундүртенче көне 17.06.2015

Укучылар "Экологик викторина" сорауларына җавап бирделәр. Иң күп дөрес җавапларны Файзрахманова Рамилә, Гиниятова Зәлия, Гумерова Русалина, Хабибуллин Айбулат һәм Хабибрахманов Самат бирде. "Инглизчә сөйләшәбез" дигән чараны инглиз теле укытучысы Сафина Л.Ф. рольле уеннар формасында оештырды.
-
"Дуслык" лагереның ундүртенче көне 17.06.2015

"Тәмәке белән тартучы да яна" темасына диспут оештырылды. Тәмәкенең сәламәтлек өчен ни дәрәҗәдә зарарлы икәнлеген ачыклау максатыннан листовкалар кулланып фикер алыштык. "Мин тормышны сайлыйм" дигән плакатлар ясадык.
-
"Дуслык" лагереның унөченче көне 16.06.2015

Бүген укучылар белән Ю.Шытсу авыл китапханәсе мөдире Заһидуллина В.М. Әдәбият елына карата "Әдәбият сәнгать дөньясында" дигән чара үткәрде. Юбиляр язучылар һәм аларның әсәрләре белән таныштырды, яңа китаплар тәкъдим итте. "Мне 15" журналы буенча сәяхәт иттеләр, фикер алыштылар.











