Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422067,РТ, Сабинский район, с.Нижние Шитцы, ул. Тукая, 1а |
| Телефон: | +7(843)-624-64-24 |
| E-Mail: | Shitcy.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнешитцинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметшин Ильнур Ирекович |
| Год основания учреждения: | 2002 |
| У нас учатся: | 51 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Нижнешитцинская основная общеобразовательная школа" Сабинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Корбан ашы 29.09.2015

-
Көзге кросс 26.09.2015 Бүген мәктәбебездә көзге кросс үтте. 1-4 нче сыйныф кызлары арасында Рахиева И ,малайлары арасында Хидиятуллин Г. 1 урынны яуладылар.5-9нчы сыйныфлар арасында Галимова Йолдыз, Нургалиев Ниязга тиңнәр табылмады.Соңыннан мәктәп директоры Хафизов А.Ф алда яңа җиңүләр теләп, барлык катнашучыларга рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

-
Кабак бәйрәме
24.09.2015
Районда быел 11нче тапкыр үткәрелә торган Кабак бәйрәменә тырышып әзерләндек. Кабактан матур эшләнмәләр дә, тәмле ризыклар да күп иде өстәлебездә. "Иң зур кабак" номинациясендә укытучы Набиуллина Г.М. үстергән кабак 3 урын алды.Тырышлык бушка китмәде: грамота һәм акчалата бүләккә ия булдык.
-
Дару үләннәре җыябыз 19.09.2015

Мәктәбебез укучылары, укытучылар белән берлектә, дару үләннәре җыю эшен дәвам итәләр. Бүген исә 8 нче сыйныф укучылары гөлҗимеш җыйдылар.
-
Көзге эшләр дәвам итә
19.09.2015
Бүген мәктәп яны тәҗрибә участогында чөгендер алу өмәсе оештырылды. Җыеп алынган уңыш мәктәп складына урнаштырылды.
-
Бәрәңге уңышы 17.09.2015

Бүген мәктәбебездә бәрәңге уңышы җыеп алынды.
-
Мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы 16.09.2015

Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы уздырылды. Мәктәбебез директоры Хафизов А.Ф. VIP-узышта I, физик тәрбия укытучысы Мавлетов Б.М. III урынны яуладылар.
-
"Ышаныч вакыты "акциясе дәвам итә 16.09.2015

Мәктәбебездә "Ышаныч вакыты" акциясе дәвам итә. Буген 7-8 сыйныф укучылары белән "Ышаныч телефонына "әйе!",дип әйт" дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде.Укучылар тема буенча фикер алыштылар, анкета сорауларына җавап бирделәр
-
15 сентябрь- ТВБнең туган көне 15.09.2015

15 нче сентябрь- Татарстан Варислары Берлегенең туган көне. Шушы уңайдан мәктәбебездә 5 сыйныф укучыларын Татарстан Варислары Берлеге сафларына кабул итү тантанасы булды. Булачак варисларны тапкырлыкта һәм җитезлектә сынап караганнан соң гына, “Йолдыз” балалар оешмасының Варислар сафына кабул иттеләр. Алар тырышып укырга, тәртипле булырга, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга һәм Татарстан Варислары Берелегенең законнарын төгәл үтәргә сүз бирделәр. Тантана 6 сыйныф укучыларының булачак варисларга галстуклар бәйләү белән тәмамланды.
-
"Ышаныч телефоны" 14.09.2015

Бүген "Ышаныч вакыты" акциясе кысаларында 6-9нчы классларда "Ышаныч телефоны ни өчен кирәк?" темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар ышаныч телефонының килеп чыгышы , кайчаннан эшләве белән таныштылар, нинди очракларда шалтырытырга мөмкин икәнлеген белделәр.











