Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 157 ( 158 ) 159 160 >>
-
Без сугыш теләмибез 05.12.2013

«Ватан Геройлары көне» уңаеннан төзелгән план нигезендә мәктәбебездә «Без сугыш теләмибез» темасына рәсем конкурсы башланды. 10 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Гөлдания бабасы – Бөек Ватан сугышы ветераны - Зәйнетдинов Зариф абый турында стенгазета чыгарды. 6-7 декабрьдә Бөек Ватан сугышы еллары турында материаллардан күргәзмә оештырыла.
-
Волейбол ярышы 04.12.2013

Мәктәбебез укучылары Олы Шыңар урта мәктәбендә уздырылган волейбол ярышларының зона этабында катнаштылар һәм икенче урын алдылар. Волейбол командасына һәм түгәрәк җитәкчесе Мустафин Р.С. –ка алдагы ярышларда уңышлар телибез!
-
Инвалидлар ункөнлеге 03.12.2013

1 декабрьдән мәктәптә инвалидлар ункөнлеге башланды. 3 нче сыйныф укучылары Зарипов Гадел һәм Мухаметшина Мәрьямнең иҗади эшләреннән күргәзмә оештырылды.
7-8 нче сыйныфта “Сынмас рухлы җаннар” темасына тәрбия дәресләре үткәрелде. Фәнис Яруллинның тормыш юлы һәм иҗаты, әдәби әсәрләрдәге геройлар мисалында мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең тормышка омтылышы, яшәүгә өмете белән таныштырды.
-
Иганәче көне 30.11.2013

“Иганәчеләр көне” уңаеннан 30 ноябрь көнне почта бүлеге начальнигы Сафина Алсу укучылар белән очрашу үткәрде. Ул 2014 елга газета – журналларга язылу турында аңлатты. Укучыларны матбугаттагы яңалыклар, яңа газеталар, журналлар белән таныштырды.
-
2 декабрь- Банк хезмәткәрләре көне 28.11.2013

2 декабрь- Банк хезмәткәрләре көне уңаеннан “Россельхозбанк” хезмәткәрләре укытучылар белән очрашуга килде. Алар уңайлы кредитлар, кредит ташламалары белән таныштырдылар, күп кенә сорауларга җавап бирделәр.
-
Акция "Посмотри в глаза своему ребёнку" 28.11.2013

-
Саф һавада уеннар 27.11.2013

Башлангыч сыйныф укучылары саф һавада уйнадылар, Кар бабай ясадылар.
-
Әниләр көненә концерт 26.11.2013

26 ноябрьдә Әниләр көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары көче белән әзерләнгән концерт булды. Алар, барлык әниләрне бәйрәм белән котлап, матур чыгыш ясадылар, бүләкләр бирделәр. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Бер кочак котлау 25.11.2013

Барлык әниләрне Әниләр көне белән тәбрик итәбез!
Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,
Көнегезне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек - ярты бәхет диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Тарих укытучысы Нурия Рифгатевнаны 50 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!
Фән олимпиадаларында призлы урын яулаган Ахатов Альмирны, Садикова Зиләне уңышлары белән тәбрик итәбез.
-
Ярышлар һәм дәресләр 21.11.2013












