Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
"Ягез әле, егетләр!"
18.02.2014
Бүген, 18 нче Февраль көнне мәктәптә “Ягез әле, егетләр” кичәсе булды. Кичәне оештыручы Ибрагимов Р.З. егетләрне төрлечә сынап карады. Солдат тормышы, аныд вакыт аралыгы, физик әзерлеген ныгыту максатыннан төрле биремнәр үтәлде. “Динамит” командасы төз атуда, турникта күтәрелүдә көчле булсалар, “Авыл яшьләре”командасы уеннарда җитезрәк булды һәм җиңүче исеменә лаек булды. Булдырасыз, егетләр!
-
Котлыйбыз
15.02.2014
6 нчы сыйныф укучысы Хадиева Илнараны Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән "Туган телем- серле тел" республика конкурсында уңышлы чыгыш ясады һәм "Экология" номинациясендә II урын яулады. Без Илнараны һәм җитәкчесе Гөлгенә Наилевнаны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
-
Спорт һәм оборона айлыгы
13.02.2014
Мәктәптә “Спорт һәм оборона айлыгы” дәвам итә. Бу айлык ярышлар , спорт уеннары, патриотик рухтагы чараларга бай. Бу атна дәвамында волейбол ярышлары дәвам итте. 9 класс- 10 класс (0:2), 6 класс – 7 класс (2:0) үзләренең көчен сынап карадылар. Алдагы ярышларга укучыларыбыз тырышып әзерләнә.
-
150 лет со дня рождения И.А.Крылова 13.02.2014

Сегодня исполнилось 150 лет со дня рождения Ивана Андреевича Крылова. К юбилейной дате писателя в школе организовали стенд, где отражены жизнь и творчество И.А.Крылова.
-
Сәламәт балалар - сәламәт гаиләдә 11.02.2014

10 февральдә мәктәп күләмендә “Сәламәт балалар – сәламәт гаиләдә” темасына дәресләр булды. Дәресләрдә “сәламәт гаилә” төшенчәсе ачыкланды һәм балаларның сәламәтлеге нигезе өйрәнелде. Дәрескә Иске Мичән авылы фельдшеры Загидуллина М.И. чакырылды. Аның чыгышы укучыларда зур кызыксыну уятты.
-
Укытучылар да сынатмый 10.02.2014

Мәгариф хезмәткәрләре арасында кышкы спартакиаданың район этабында катнашкан укытучыларны уңышлары белән котлыйбыз: Адгамова А.И. – өстәл теннисы III урын, аркан тартуда Шайдуллин Р.М., Ибрагимов Р.З., Мустафин Р.С., Мифтахова Г.Р., Багавиева М.С. командасы II урынны алды. Алга таба да мәктәп данын яклауда актив катнашуыгызны телибез!
-
Ата - аналар җыелышы 10.02.2014

Бүген җыелышта чыгарылыш класс укучыларының ата- аналарына бердәм дәүләт имтиханнары һәм төп дәүләт имтиханнарын үткәрү локаль актлары , имтихан тәртибе, укучыларның әзерлеге турында сөйләшенде. Алда торган сынауларның тәртибе аңлатылды.
-
Чаңгы юлы - 2014 08.02.2014

Бүген мәктәп күләмендә “Чаңгы юлы -2014” чарасы оештырылды. Укучыларыбыз һәм укытучылар үзләренең сәламәт булуларын тагын бер кат сынап, тиешле аралыкны йөгереп уздылар.
-
Сезнең игътибарга
02.02.2014
Январь аенда булган чараларның фотоларын медиатекадан - январь2014 бүлегеннән карый аласыз.
-
Экологик турнир 30.01.2014
Экологик проблема- глобаль проблемаларның берсе. Бу турыда еш сөйләшәбез, ә чынбарлыкта ничек соң? Биология укытучысы Билалиева Г.Ф. 6 нчы сыйныф укучылары белән шул сорауга җавап эзләделәр. Ике төркемдә бәхәс кызу булды. Укучылар күп белем тупладылар һәм белемнәрен сынадылар.











