Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Данлы еллар , шомлы еллар 28.01.2014

27 нче гыйнвар – Ленинград блокадасы өзелгәнгә 70 ел тулган көн. 1941 нче елның 8 нче сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гыйнварына кадәр шәһәр камалышта кала. 871 көн буе Ленинград фашистларга бирелмәс өчен көрәшә. Шәһәр эчендә туктаусыз бомбалар ява, ачлык, кая карама җимереклек. Бердәнбер тормыш юлы - Ладога күле аша уза торган юл. Мондый шартларда да рухын сындырмаган, бирешмәгән халкыбыз өчен горурлык хисләре уяна бездә.
Бүген, 28 нче гыйнварда, мәктәптә Ленинград блокадасы темасына багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Сугыш чоры балалары язмышы турында сөйләгәндә, күбесенең күзендә яшь иде. Башка беркайчан да сугыш булмасын, илебездә тынычлык, иминлек булсын иде, дип тели балалар. -
Волейбол ярышы
27.01.2014
25 гыйнварда Мичән урта мәктәбе спортзалында укучылар командасы белән авылның иң оста ир- егетләре командасы арасында волейбол ярышы үткәрелде. Киеренке ярышта укучылар командасы җиңеп чыкты. Молодцы!
-
Беренче шытымнар 27.01.2014

18 гыйнварда теплица өчен кыяр орлыклары туфракка чәчелде. Озак та үтми 4 төрле сорттагы кыяр үсентеләре тишелеп чыкты. Кышкы салкыннардан курыкмыйча , матур гына өскә таба үрмәлиләр.
-
"Минем гаиләм" атналыгын йомгаклау 27.01.2014

Бу атнада “Минем гаиләм” атналыгында газеталарга, рәсемнәргә, шәҗәрәләргә конкурс оештырылды. Барлык эшләр тикшерелеп бәяләнде. Атналык линейкада катнашкан укучыларга грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Без II урында
25.01.2014
24 январьда Эзмә мәктәбе базасында «Иң яхшы физик әзерлек” конкурсы булды. Анда укучыларның чаңгы эстафетасы һәм мылтыктан ату ярышлары үткәрелде. Бүген район үзәгендә укучыларның турникта тартылу, идәннән этелү һәм урыннан озынлыкка сикерү буенча ярышлар узды. Бу ярышларда безнең мәктәбебез укучылары да катнаштыһәм II урынны яулады.Ярышта катнашкан укучыларыбызны Мубараков А, Фазылова А., Миннебаев Н., Гараева А., Аглиев А. һәм Мустафин Р.С. ны уңышлары белән котлыйбыз! Афәрин!
-
"Минем гаиләм" атналыгы 23.01.2014

-
Әлифба бәйрәме 21.01.2014

-
Котлыйбыз!!! 18.01.2014

Хөрмәтле коллегаларыбыз Гарифуллина К.Х. ны югары квалификацион категория, Мингазова Н.Р., Давлитова Р.В., Мубараков Р.И., Ибрагимова М.Г., Гараева С.С. I квалификацион категория алулары белән котлыйбыз!
Сез дөньяда- иң белемле кеше,
Сезнең дәрес- тормыш ачкычы.
Иксез-чиксез фәннәр киңлегендә
Маяк бит Сез, әйдәп баручы.Алга таба да хезмәт уңышлары , сәламәтлек , иҗади сәләт белән яшәвегезне телибез!
-
Котлыйбыз! 13.01.2014

Мәктәптә күп еллар эшләүче намуслы һәм тырыш, эшчән техник хезмәткәр Шигапова З.Г.ны 55 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез!
Хөрмәтле Зөлфирә ханым!
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыңның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!
Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма!
-
Хезмәтне саклау буенча укулар 09.01.2014












