Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ"
Визитная карточка
| Адрес: | 422055, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Старый Мичан, ул. Школьная, д. 10 |
| Телефон: | +7(843)-624-23-22 |
| E-Mail: | Michan.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Мичанская ООШ Сабинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Шайхлисламов Булат Фанитович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 40 учащихся |
| У нас учат: | 16 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Мичанская основная общеобразовательная школа Сабинского муниципального района РТ" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 156 ( 157 ) 158 159 160 >>
-
Ачык дәресләр 20.12.2013

Декабрьдә гуманитар фәннәр айлыгы бара. Рус теле укытучылары Мустафина Ф.М., Ибрагимова С.М. 5,8 класста ачык дәресләр үткәрделәр.. Ситдикова Р.Р. 9 класста “Своя игра” уенын үткәрде.
-
Яңа елга әзерлек 20.12.2013

Бу атнада чисталык акциясе үткәрелде. Укучыларга авыллар, шәһәрләр, район, республика, җир шарында экологинең торышы аңлатылды.
Яңа елга әзерлек дәвам итә. Стенгазеталар әзер. Кар сыннарын буяп куясы калды.
-
Технология укытучылары семинары 19.12.2013

Бүген мәктәптә район мәктәпләренең технология укытучылары семинары булды. Технология укытучысы Гараева С.С. 7 нче сыйныфта “Фетрдан брошь ясау” темасына мастер- класс уздырды. Семинарның икенче өлешендә “Авылыбыз уңганнары” темасына ачык чара үткәрелде. Укучылар, проект эшенә материал җыю максатыннан, Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне авыллары буйлап “йөреп”, һәр авылның осталары белән таныштылар.
-
Котлыйбыз!
18.12.2013
Технология фәненнән призлы урын алган укучыларыбыз ГАРАЕВА АЙЗИЛӘНЕ һәм ХАЙРУЛЛИН ИНСАФНЫ уңышлары белән котлыйбыз!
-
САК БУЛ! БОЗГА КЕРМӘ! 14.12.2013

Бүген 8 нче сыйныф укучылары интернет- тест эшләделәр. 5-10 класслардан РОО методистлары тарафыннан контроль эшләр алынды.
Баларның иминлеген саклау максатыннан бозда уйнауның куркынчлыгы аңлатылды. Укучыларга саклану чаралары аңлатылды.
-
Безнең эшләр 13.12.2013

Бүген 4 нче сыйныф укучылары рус теленнән кече БДИ биремнәрен чиштеләр. 9 нчы сыйныф укучылары 4 фәннән тест эшләделәр.
Мәктәптә гуманитар фәннәр айлыгы бара. Айлыкның планы буенча төрле чаралар оештырыла. Укучылар тематик газеталар чыгарды. Инглиз теле укытучысы Адгамова Алинә Илдусовна 5 нче сыйныфта ачык дәрес бирде.
3 нче сыйныф укучылары кошларга җимлекләр элделәр.
-
Котлыйбыз! 12.12.2013

9 нчы сыйныф укучысы Файзрахманова Фәридәне район олимпиадасында математика фәненнән 3 нче урын (укытучысы Хайруллин Т.Ә.), 10 нчы сыйныф укучысы Аглиев Айнурны геологиядән 1 нче урын (укытучысы Билалиева Г.Ф.) алулары белән котлыйбыз! Алдагы олимпиадаларда уңыш теләп калабыз!
-
Яңа елга әзерлек 12.12.2013

Мәктәптә Яңа ел бәйрәменә әзерлек дәвам итә. Барлык класслар да 15 нче декабрьгә газеталарны ясап бетерергә тиеш. Бүген кар сыннары ясау өчен план уйланылды һәм эш бүленде.
-
Белемнәр тикшерелә
10.12.2013
-
Һәркем актив 06.12.2013

Мәктәптә төрле юнәлештә тәрбия атналыклары бара. Укучыларыбыз рәсем ясауда, күргәзмзләр оештыруда актив катнаша. Спортта да сынатмыйлар: Зарипова Әдилә бадминтон ярышында 3 нче урынны яулады (җит. Ибрагимов Р.З.). Без аңа уңышлар телибез!
Бүген мәктәптә “Әти –әни һәм мин- спорт гаиләсе” ярышларының зона туры булды. Ярышларда һәр гаилә өлгерлектә, җитезлектә сыналды. Мичән җирлегеннән катнашкан татар теле укытучысы Зарипова Гөлнара гаиләсе 1 нче урынны яулады. Афәрин!











