Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 ( 88 ) 89 90 >>
-
Күңелле Карнавал. 10.06.2013
Бүген бездә зур бәйрәм - Карнавал булды. Һәр укучы бу бәйрәмгә ныклы әзерлек белән килделәр. Укучылар шаян куяннар да, хәйләкәр төлкеләр дә булып чыгыш ясадылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Курсабаш мәдәният йортында кунакта. 07.06.2013
Без бүген Курсабаш мәдәният йортына кунакка бардык. " Мәдәният йортында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре" темасына кызыклы әңгәмәдә барыбыз да бик теләп катнаштык . "До,ре,ми...." җыр бәйгесе үткәрелде. Без мәдәният йортында рәхәтләнеп күңел ачтык: җырладык, биедек,татар халык уеннарын уйнадык.
-
Без Лесхоз бистәсендә кунакта. 06.06.2013
6 июнь көнендә без Лесхоз бистәсенә юл алдык. Без сәяхәтебезне матур, бизәкле савыт -сабаларның туган җиреннән башладык. Анда эшләүчеләр үзләренең эшләре белән таныштырдылар. Юлыбызны дәвам итеп урман музеена килдек. Анда тупланган байлык һәр балада кызыксыну уятты. Соңыннан "Нарат" боз сараенда конькида шудык. Бу сәяхәт безгә бик ошады.
-
6 июня- день Русского языка. 06.06.2013
6 июня- день Русского языка.Конечно же, без А.С. Пушкина мы Русский язык не представляем.Поэтому с удовольствием читали сказки А.С. Пушкина , делали иллюстрации к ним.
-
Тукай музеена экскурсия 05.06.2013
Без бүген сөекле Тукаебызның туган авылында экскурсиядә булдык. Без анда нәни Тукаебызның балачак эзләре буйлап сәяхәт иттек. Аның яшәгән урыннарында булгач, без тагын да шагыйребез иҗаты турындагы белемнәребезне ныгыттык. Безгә бу экскурсия бик ошады.
-
Без сәләтлеләрне эзлибез 04.06.2013
Лагернең 4 нче көне бик күңелле үтте. Без Түбән Утар авылының мәдәният йортына экскурсияга бардык. Бу авылда бик сәләтле кешеләр яши. Җырга, биюгә осталар да бик күп.Сәләтле кешеләр белән танышкач, без үзебезнең сәләтләребезне күрсәтеп алдык.
-
"1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне" 01.06.2013
Бүген «Мультландия» лагеры беренче көнен эшли башлады. “1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне» уңаеннан лагерь балалары белән “Балачак бәйрәме” узды. Бәйрәмдә шаян клоуннар, биючеләр катнашты. Балалар биеделәр, җырладылар, төрле уеннар уйнадылар. Соңыннан асфальтта рәсем ясау конкурсы узды.
-
Сабантуйда 31.05.2013
31 май көнне мәктәбебездә балалар сабантуе үткәрелде. Сабантуй ул - көрәш, ярыш, бил алыш, узыш! Һәр бала барлык уеннарда бик актив катнаштылар. Уеннар бик күп иде: кул көрәше, чүлмәк вату, аркан, таяк тарту һәм иң күңеллесе көрәш иде. Шулай ук матур җырлар, биюләр башкардылар.
-
9 май - Җиңү көне 09.05.2013
Сезне барыгызны да Бөек Җиңүнең 68еллыгы белән чын йөрәктән кайнар котлыйбыз.Тыныч күк йөзе, бәхетле һәм мул тормыш, иҗади х езмәт шатлыгы телибез.
Күкрәкләрдә чыңлый медальләре,
Җиңү көне саен парадта.
Чал чәчләре җилфер-җилфер итә,
Ефәк җилләр искән тарафта.Бөек Җиңү бәйрәме котлы булсын!
-
Географиядән семинар
25.04.2013
25.04.2013 көнне мәктәптә география укытучыларының район семинары үтте. Семинарда II категорияле укытучы Сәләхиев Алмаз Фәйзетдинович 7 нче класста географиядән “Евразия” темасына ачык дәрес һәм “Кошлар - безнең дусларыбыз” дип исемләнгән ачык класстан тыш чара уздырды.
Семинар түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән дәвам итте. Методик берләшмә җитәкчесе Галимҗанова Р.М. җитәкчелегендә укытучылар алда торган мөһим бурычлар, бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт аккредитациясе мәсьәләләре турында сөйләштеләр