Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
"Сәламәтлек дуслары" 30.11.2013
Бүген "Лидерлык нигезләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар сәламәт яшәү рәвеше алып бару турында "Сәламәтлек дуслары" исемендә кичә уздырдылар. Кичә дәвамында начар гадәтләргә безнең арада урын юк икәнен тагын бер кат исбатладылар. Спорт белән дус булырга чакырдылар. Кичә бик күңелле үтте.
-
Халыкара интернет-проектлар конкурсы 26.11.2013
Мәктәбебезнең күп кенә укучылары "Мосты дружбы" Халыкара интернет-проектлар конкурсында катнашты. Алар анда үзләренең иҗат җимешләрен юлладылар. Аларга алга таба уңышлар телибез!
-
Әниләр көне 25.11.2013
Һәр елны, ноябрь аеның соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләнеп үтә. Әлеге уңайдан без иң газиз, иң кадерле кешеләребезне икенче йортыбыз- мәктәбездә бәйрәм итәргә чакырдык. Әниләр 5,6,7 сыйныф укучылары катнашында матур, җырлы-биюле концерт карап ял иттеләр.
-
“Салымнар белеме” көне 19.11.2013
16 нчы ноябрь көнне Курсабаш җирлеге рәисе Гимадиев Айзат Рамилевич катнашында укучылар өчен “Салымнар белеме” көне уздырылды. Айзат Рамилевич укучыларга “Нәрсә ул салым?”, “Нинди салымнар була?” һәм салым өчен түләнгән акчалар нәрсәләр өчен тотылуы турында аңлатып үтте. Әңгәмә бик файдалы булды һәм укучылар үзләре өчен кирәкле мәгълүматларны алдылар.
-
Олимпиадалар башланды...
16.11.2013
15 нче ноябрь көнне физкультура фәненнән олимпиада үтте. Мәктәптән 6 укучы катнашты. Теория өлешеннән тест эшләделәр һәм "Олимп" стадионында кызлар 500м га, егетләр 1000м га йөгерделәр. Ә бүген гимнастикадан һәм баскетбол спорт төрләреннән көч сынаштылар.
-
Пробное ЕГЭ 12.11.2013
12 и 13 ноября на базе Шеморданского лицея проводиться пробное ЕГЭ по русскому языку и математике для учащихся 11классов.
-
Лидерлык нигезләре 07.11.2013
Курсабаш урта гомумбелем бирү мәктәбенең “Лидерлык нигезләре” түгәрәгенә йөрүче ике укучы: Гильманова Чулпан белән Саляхиева Нәргизә республиканың “Костер” лагерендә“ ял итеп кайттылар. Бу профиль смена “Лидерлар нигезе . 15 Адым “
-
"Сочи-2014" 01.11.2013
1 ноябрь көнне 8-11 сыйныфлар арасында "Сочи-2014" темасына багышланган КВН фестевале уздырылды. Барлык укучылар да бик әйбәт әзерләнгәннәр. КВН 3 турдан торды:
I тур Сәламләү(үз-үзләре белән таныштыру)
II тур Разминка(һәр команда икешәр сорау бирә)
III тур Өй эше (КВН темасын ачып күрсәтү)
Шушы турлар нәтиҗәсе буенча түбәндәге урыннар билгеләнде:
-
Сөмбелә бәйрәме 31.10.2013
Бүген 1-7 сыйныф укучылары арасында "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды. Укучылар бәйрәмгә бик яхшы әзерләнгәннәр иде. Бәйрәмгә карата яңа җырлар, матур биюләр, төрле әкият, шигырьләрне сәхнәләштереп күрсәттеләр.
-
Дәрестән тыш эшчәнлек 28.10.2013
4 сыйныф укучылары дәрестән тыш эшчәнлектә бик актив. Бигрәктә “Ритмика”ны яраталар. Укучылар бу шөгел вакытында гел хәрәкәтләнәләр, төрле күнегүләр, биюләр өйрәнәләр. Хәзерге вакытта “Уңыш бәйрәме”нә яңа бию элементларын өйрәнү өстендә эшлиләр.