Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97
-
Лагерьны ябу
09.01.2013
Бүген мәктәп каршында оештырылган ял һәм сәламәтләндерү лагеры үзенең эшчәнлеген тәмамлый. Шул максаттан авылыбызның медпунктына, мәчетенә, мәдәният йортына экскурсияләр оештырылып, очрашулар үткәрелде.
-
Казанга экскурсия 08.01.2013
Буген лагерь балалары белән Казанга экскурсиягә барып кайттык. Укучылар кинотеатрда кино карадылар, ә аннан соң укучылар белән Кремельгә экскурсия ясадык, тарихи- истәлекле урыннарда һәм милли музейда булдык. Укучыларга бик ошады.
-
Бассейнга сәяхәт 05.01.2013
Лагерь балалары белән Сабага бассейнга бардык. укучылар бер сәгать дәвамында рәхәтләнеп коендылар, ял иттеләр, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар. Аларга экскурсия бик тә ошады.
-
Боз сараена сәяхәт 04.01.2013
Бүген кышкы лагерь кысаларында "Нарат" боз сараена барып кайттык. Балалар бер сәгать дәвамында рәхәтләнеп шугалакта йөрделәр, үзләренең сәламәтлекләрен ныгыттылар.
-
Якынлашып килүче Яңа ел белән!!! 31.12.2012
Яңа елны көтеп ала hәркем,
Юш килсен дип юрый теләген.
Яңа елда иң-иң якынына
Бүләк итә кайнар йөрәген.
Яңа елда өмет капкалары
Бәхет теләпкенә ачылсын.
hәрбер йортның ишек, тәрәзәне
Ак канаты белән кагылсын.Яңа 2013 ел мөбәрәк булсын!!!!
-
Яна ел бәйрәме 30.12.2012
30 нчы декабрь көнне мәктәбебездә ике сменада Яна ел бэйрэме үтте. Беренче сменада 6 сыйныф укучылары кунелле Яна ел тамашалары тәкъдим иттелэр, балалар Кыш бабайга хөнәрләрен күрсәттелэр, чыршы тирәли бәйрәм жырларын жырладылар. Э икенче сменада һәр класс үз чыгышын күрсәтте. Бәйрәм ахырында барлык балаларга Кыш бабай буләкләр таратты, төрле уеннар уйнатылды.
-
Котлыйбыз!!! 26.12.2012
Безнең мәктәбебезнең 3 сыйныф укучысы Хайруллин Сәйдәш янгын куркынычсызлыгы буенча конкурсның "Аппликация" номинациясендә башлангыч сыйныфлар арасында 2 нче урынга лаек булды. Ә 6 сыйныф укучысы Магсумова Алсу "Поделка" номинациясендә 1 нче урынны яулады
Аларны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңадан яңа уңышлар телибез!!!
-
Тарихтан семинар 21.12.2012
21.12.2012 көнне мәктәптә тарих укытучыларының район семинары үтте. Семинарда I категорияле укытучы Юсупова Райлә Ильгизовна 7 нче класста тарихтан “Иван IV чорында Россия” темасына ачык дәрес һәм “Тарих битләренә сәяхәт” дип исемләнгән ачык класстан тыш чара уздырды.
Семинар түгәрәк өстәл артында сөйләшү белән дәвам итте. Методик берләшмә җитәкчесе Әгъләмҗанов Р.К. җитәкчелегендә укытучылар алда торган мөһим бурычлар, бердәм дәүләт имтиханнары, дәүләт аккредитациясе мәсьәләләре турында сөйләштеләр
-
Ачык ишекләр көне 20.12.2012
Бүген мәктәбебездә башлангыч сыйныфлада дәрестән тыш эшчәнлек буенча әти-әниләргә "Ачык ишекләр көне" үткәрелде.
-
Котлыйбыз!!! 12.12.2012
Тарихтан район олимпиадасында беренче урын алган 7 сыйныф укучысы Юсупова Ризәләне , җәмгыять белеменнән беренче урын алган 7 сыйныф укучысы Юсупова Ризәләне, икенче урын алган 9 сыйныф укучысы Шаймурзин Илнарны котлыйбыз! (Укытучы Юсупова Райлә Илгизовна)
Химия фәненнән район олимпиадасында икенче урын алган 11 сыйныф укучысы Саляхиева Алинәне, өченче урын алган 8 сыйныф укучысы Магсумов Зөлфәтне котлыйбыз! (Укытучы Саляхиева Әнисә Котдусовна)