Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 89 ( 90 ) >>
-
Аҗаган -2013 27.02.201327 февраль көнне оборона-масса айлыгы планы нигезендә мәктәптә "Аҗаган-2013" үткәрелде. Укучылар бик зур әзерлекләрен күрсәттеләр. 6-11 сыйныфлар ике командага бүленеп строй һәм җыр конкурсы, противогаз кию, автомат сүтеп җыю, шигырь конкурсы, ОЗК кию, стенгазета чыгару, пневматик винтовкадан ату һәм флаг эзләү буенча көч сынаштылар. Ярышлар бик кискен барды, тик шулай да аз гына өстенлек белән икенче батальон җиңүгә иреште. Молодцы!!!
-
Ата-аналар җыелышы 22.02.2013
22 февраль көнне укучыларның мәктәпкә барганда һәм кайтканда куркынычсызлыгын тәэмин итү, балигъ булмаган балаларга карата җинаятьләрне кисәтү максатыннан ата-аналар җыелышы үткәрелде.
-
"Ел укытучысы" 19.02.2013
"Ел укытучысы 2013" конкурсында безнең мәктәптән физика укытучысы Юсупов Зөфәр Закирович һәм химия укытучысы Саляхиева Әнисә Котдусовна катнаштылар. Алар мастер-класс, класс сәгате бирделәр һәм беренче урынга лаек булдылар. 18 февраль көнне аларга грамата һәм акчалата бүләк тапшырылды.
Без аларны чын күңелдән котлыйбыз, алда уңышлар телибез!!!
-
Чаңгыда шуу 16.02.2013
Укучыларны чыныктыру һәм аларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан һәркөнне график нигезендә дәресләрдән соң чаңгыда йөрү каралган.
-
"Лыжня России" 09.02.2013
Бүген Курсабаш авыл җирлегендә "Лыжня России" үткәрелде. Ярышта Курсабаш урта мәктәбе укучылары, укытучылары да актив катнашты.
-
Электрон түләү 08.02.2013
8 нче февраль көнне 1-11 сыйныф укучыларына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон челтәр аша куллану һәм файдалану буенча мәгълүмәт бирелде. Укучыларга бу яңалык бик кызыклы һәм файдалы булды.
-
Перроның әкият кичәсе 08.02.2013
7 нче февральдә француз язучысы Ш. Перроның 385 еллыгына багышланган әкият кичәсе уздырылды. Кичәдә 5-8, 10нчы сыйныф укучылары катнашты. Бу чараны рус теле һәм әдәбияте укытучылары Акбирова В.Ф. һәм Аскарова З.Р. әзерләде.
-
Мәгарф хезмәткәрләре арасында Спартакиада
07.02.2013
4нче февральдән алып 6нчы февральгә кадәр Саба районында мәгариф хезмәткәрләре арасында спартакиада булып үтте.
-
Эвакуация 04.02.2013
2 нче февраль көнне Курсабаш урта мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы буенча өйрәнүләр булып узды. Өйрәнүләр вакытында укчылар янгын вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге һәм зданиядән тиз арада эвакуацияләнүне практик рәвештә өйрәнделәр.
-
"Иҗат" методик берләшмә атналыгы 30.01.2013
21-28 нче гыйнварга кадәр “Иҗат” методик берләшмәсе атналыгы булып узды.