Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья"
Визитная карточка
Адрес: | 422051 Республика Татарстан, Сабинский район, село Корсабаш, улица Школьная, дом 26 |
Телефон: | +7(843)-624-97-38 |
E-Mail: | korsabashsaba@yandex.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | ГБОУ "Корсабашская школа-интернат " |
Руководитель: | Шарипов Айдар Нагимович |
Год основания учреждения: | 1987 |
У нас учатся: | 54 учеников |
У нас учат: | 21 учитель (дефектолог) |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Корсабашская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья" - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Сау бул, лагерь!!! 25.06.2013
Әле генә башланган лагерь инде ахырына да якынлашты. Бүген соңгы көн... Укучылар белән лагерьның ябылу тантанасына әзерләндек. Ә аннан соң укучылар көче белән әзерләнгән "Сау бул, Лагерь!!!" диеп аталган саубуллашу концерты булды. Сменага нәтиҗәләр ясалды. Балалар бик канәгать калдылар.
-
"Балыкчылар" көне 24.06.2013
Бүген без походка барырга булдык. Укучыларга алдан ук кармаклар алып килергә куштык. Рәхәтләнеп ял иттек, күп итеп балык тоттык, кызындык. Аннан кайткач, бераз ял итеп көндезге аш ашагач, саф һавада уеннар уйнадык.
-
"Кайгы һәм хәтер" көне 22.06.2013
Бүгенге көнне без "Хәтер һәм кайгы" көне дип игълан иттек. Иртәнге аштан соң, укучылар белән сугыш башланган көнгә багышлап мероприятие үткәрдек, Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар һәйкәленә чәчәкләр куйдык, "Безгә сугыш кирәкми" дигән темага рәсем конкурсы оештырдык һәм сугыш турында җырлар җырладык.
-
Күңелле стартлар 21.06.2013
Лагерьның 18нче көне дә бик күңелле үтте: укучылар белән лагерьның "Гиннеслар рекордлары" китабын булдырдык, "Күңелле стартлар" ярышын уздырдык.
-
"Ватаным тарихы битләреннән" 20.06.2013
Иртәнге аштан соң, "Ватаным тарихы битләреннән" исеме астында мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеенда очрашу булды, һәм көн ахырында Сабага бассейнга барып рәхәтләнеп су коенып кайттылар.
-
Югары Утарга экскурсия. 19.06.2013
Буген без Югары Утар авылына Советлар Союзы герое Зәки Хабибуллин өенә экскурсиягә бардык. Аның турында баларга тормыш юлы һәм сугышчан батырлыгы турында информация бирелде.
-
Урман безнең байлыгыбыз. 18.06.2013
Бүгенге көнне без "Урман безнең байлыгыбыз" дип атадык. Балалар белән урманга мендек,файдалы үләннәр җыйдык һәм кайткач җыелган үләннәрдән "Табигать һәм фантазия" дигән темага кул эшләре бәйгесе уздырдык.
-
Музейларга сәяхәт. 17.06.2013
Бүген укучылар белән Арча районындыгы һәм Балтач районы Карадуган авылындагы Муса Җәлил һәм Себер тракты музейларында булдык. Без анда төрле экспонатлар күрдек һәм үзебезгә бик кирәкле мәгълуматлар алдык.
-
Экологик десант 15.06.2013
Бүгенге көнне без Суга багышларга булдык. Күлләр, елгалар, инешләр турында кызыклы мәгълүтатлар бирдек, викторина үткәрдек. Аннан соң кечкенә елгаларны, чишмәләрне чистартырга бардык. Эшләп аргач, укучылар саф һавада рәхәтләнеп уеннар уйнадылар. Бу көн шулай файдалы һәм күңелле генә үтте.
-
Өчиле авылына экскурсия 14.06.2013
Лагерьның 12нче көнендә Өчиле авылына экскурсиягә бардык. Анда безне Өчиле мәдәният йортының эшчәнлеге һәм авылдан чыккан күренекле кешеләр белән якыннанрак таныштырдылар. Балалар төрле-төрле кызыклы уеннар уйнап вакытны күңелле үткәрделәр.