Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 91 92 93 94 ( 95 ) 96 97 98 99 100 >>
-
"Күңелле уен" 22.01.2018

Мәктәбебездә эзтабарлар атналыгы дәвам итә. План нигезендә бүген 1нче сыйныф укучылары белән "Күңелле уен" үткәрелде.
-
Чаңгы ярышы 17.01.2018

Лесхозда 2003-2004нче елгы укучылар арасында (тренеры Галиев А.Г.) уздырылган чаңгы ярышының зона этабында мәктәбебез командасы 1нче урынга лаек булды. Егет һәм кызларыбызга алга таба да уңышлар телибез.
-
Эзтабарлар атналыгы 17.01.2018

Бүген мәктәбебездә эзтабарлар атналыгы башланып китте. Укучылар бүген атналык планы белән таныштылар, 4б укучылары Фәнис Яруллинның "Убырлы һәм аның кызлары" әкият - пьесасын сәхнәләштерделәр.
-
Чыршы янында уеннар 13.01.2018

Искечә Яңа ел уңаеннан бүген башлангыч сыйныф укучылары белән чыршы янында күңелле уеннар оештырылды, Яңа ел җырлары җырланды.
-
13.01.2018

Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел уңаеннан "Мәрҗани - татар дөньясының мөхтәрәм заты" темасы буенча күргәзмә әзерләнде.
-
"Кошларга ярдәм" акциясе 12.01.2018

Кышын кошларга безнең ярдәмебез бик кирәк. Шуңа күрә укучыларыбыз да "Кошларга ярдәм" акциясендә бик теләп катнашалар.
-
Кышкы табигатькә экскурсия 09.01.2018

2а һәм 2б сыйныф укучылары бүген кышкы табигатькә сәяхәт иттеләр, табигатьтәге үзгәрешләрне, кышның матурлыгын күзәттеләр.
-
"Нарат" боз сараенда 27.12.2017

Укучыларыбызның каникул көннәре күңелле һәм файдалы үтә. Бүген 5нче һәм 7нче сыйныф укучылары "Нарат" боз сараенда булып, сәламәтлекләрен ныгытып, күңелле ял итеп кайттылар.
-
Район башлыгы Чыршы бәйрәме 26.12.2017

Мәктәбебезнең иң актив 14 укучысы бүген Лесхоз бистәсендә район башлыгы тарафыннан уздырыла торган чыршы бәйрәмендә катнаштылар. Әлеге матур бәйрәмне оештыручыларга әти-әниләр һәм укучыларыбыздан зур рәхмәт.
-
IT-чемпион конкурсы 26.12.2017

Район тарафыннан үткәрелгән IT-чемпион конкурсында мәктәбебез "Иң актив мәктәп" номинациясендә 2нче урынга лаек булды. Шулай ук укучыларыбыз Хадиева Зилия һәм Нәгыймов Әмир дә бу конкурста актив катнашып, җиңүчеләр булдылар. Барлык катнашкан укучыларга, сыйныф җитәкчеләренә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.







