Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << ( 91 ) 92 93 94 95 96 97 98 99 100 >>
-
"Спортивная семья" 17.03.2018

Семья Нигматзяновых заняла 2 место среди семей с девочками в соревнованиях спортивных семей Сабинского муниөипального района РТ. Поздравляем и желаем дальнейших успехов!
-
Ветеран янәшәдә яши 17.03.2018

"Язгы игелек атнасы" кысаларында бүген укучыларыбыз үзләре шефлык итә торган өлкән яшьтәге әби-бабайлар янында булып, хуҗалык эшләрендә булыштылар.
-
"Язгы игелек атнасы" 16.03.2018

"Язгы игелек атнасы" кысаларында бүген волейбол ярышы һәм тәнәфесләрдә флешмоб оештырылды.
-
"Ел укытучысы - 2018" бәйгесе 16.03.2018

Бүген район мәдәният йортында "Ел укытучысы - 2018" конкурсында җиңүче мәгариф хезмәткәрләрен тәбрикләү тантанасы булды. Безнең мәктәбебездән Галиева Г.М. "Иң яхшы информатика укытучысы" һәм Закарова Г.Р. "Иң яхшы рәсем укытучысы" номинацияләрендә җиңү яуладылар. Чын күңелебездән котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез.
-
"Язгы игелек атнасы" 14.03.2018

Бүген мәктәбебездә язгы игелек атнасының өченче көне “Халыкара елгалар көне” темасы белән үтте. Шул уңайдан үткәрелгән “Сулыкларны саклыйбыз” акциясенә һәр укучы тамчы ясап, аңа үз фикерләрен язып актив катнашты. Китапханәче Хабибуллина Ф.Т. 4нче сыйныф укучылары белән “Елгаларны саклыйк!”темасына китапханә дәресе үткәрде.
-
"Язгы игелек атнасы" 13.03.2018

Татарстанда 2018нче ел “Лев Николаевич Толстой” елы дип игълан ителде. «Язгы игелек атнасы»ның икенче көне шушы темага багышланып, аның мәсәлләре буенча сәнгатьле сөйләм конкурсы оештырылды. Шулай ук укучыларыбыз авыл китапханәләрендә булып, яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге китапларны гаиләләрендә бергәләп укыдылар.
-
"Язгы игелек атнасы" 12.03.2018

Бүген мәктәбебездә “Язгы игелек атнасы-2018” акциясе старт алды. Әлеге акция турында стенд төзелеп куелды. Укучылар план белән таныштырылып, атналык дәвамында эшләнәчәк эшләргә юнәлеш бирелде. 5нче сыйныф укучылары белән Дуслык дәресе, 6нчы сыйныф укучылары белән “Дуслык белән көчле без” темасына сбор үткәрелде. Тәнәфесләрдә флешмоб-биюләр оештырылды.
-
10.03.2018

Бүген мәктәбебездә ООО "Сабылен" җитәкчесе Габдрахманов Р.В. булып, 8-11нче сыйныфлар белән очрашты. Расил Василович укучыларны үзе җитәкчелек иткән оешма, оешманың нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүе турында таныштырды. Һәр укучыдан киләчәктә нинди һөнәр сайларга, кайсы уку йортында белем алырга теләүләре турында сорап, үзенең киңәш һәм тәкъдимнәрен бирде. Сыйныф сәгате барышында укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җавап алдылар.
-
Чаңгы ярышы 09.03.2018

Лесхоз бистәсендә укучылар арасында үткәрелгән чаңгы ярышында мәктәбебез командасы 1нче урынга лаек булды. Укучыларыбызга алга таба да зур җиңүләр телибез.
-
09.03.2018

Бүген мәктәбебездә 8-11нче сыйныф укучылары өчен бәйрәм кичәсе оештырылды. Егетләребез һәм кызларыбыз берничә турда көч сынашып үзлренең осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәтте.







