Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 82 83 ( 84 ) 85 86 87 88 89 90 >>
-
Лагерьда 1нче көн 01.06.2018

Бүген мәктәбебездә 40 балага исәпләнгән "Дуслык" ял һәм сәламәтләндерү лагере, 10 балага исәпләнгән "Кырмыска" ял һәм хезмәт лагере үз эшен башлап җибәрде. "Дуслык" лагерена йөрүче балалар "Кояшкай" һәм "Гөлкәйләр" отрядларына бүленделәр. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктажлар үткәрелде, отряд почмаклары эшләнелде. Балаларны яклау көне уңаеннан күп төрле чаралар үткәрелде.
-
Балалар Сабантуе 30.05.2018

Бүген 10нчы сыйныф укучылары 5-8нче сыйныф укучылары өчен балалар Сабантуе үткәрде. Программадагы халкыбызның милли уеннары: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, тауга каршы йөгерү һәм башка уеннарында бик теләп катнаштылар, яратып уйнадылар. Яхшыкүтәренке кәеф өйләргә кайткач та дәвам итте.
-
Әти-әниләр җыелышы 30.05.2018

Узган уку елы йомгаклары буенча бүген әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта уку елына нәтиҗәләр ясалды, укучыларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан әти-әниләргә аңлату эшләре алып барылды. Түгәрәкләр, катнашкан конкурсларга анализ "Бәхетле балачак" исеме астында концерт номерлары белән үрелеп барды. Концерт барышында олимпиадаларда җиңгән укучыларның әти-әниләренә һәм укытучыларына, шулай ук уку елын гел "5"ле билгеләренә генә тәмамлаган укучыларның әти-әниләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ел буе конкурсларда актив катнашып, "Иң иҗади сыйныф" исеменә лаек булган сыйныфлар да билгеләнде. "Алтын куллар", "Техник иҗат" түгәрәкләренә йөрүче укучыларыбызның кул эшләреннән һәм спорт юнәлеше буенча укучыларыбызның грамоталарыннан күргәзмә әзерләнде.
Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда дәвам итте.
-
Техник иҗат фестивале 28.05.2018

Бүген районыбыз үзәгендә үткәрелгән техник иҗат фестиваленедә укучыларыбыз "Техник иҗат" түгәрәгендә үз куллары белән ясаган эшләнмәләр белән катнаштылар.
-
Экскурсиядә 26.05.2018

Башлангыч сыйныф укучылары экскурсиядә.
-
Соңгы кыңгырау 24.05.2018

-
Спонсорларыбыз 24.05.2018

Бәйрәмдә өстәмә белем бирү берләшмәләре эшен тагын да яхшырту максатыннан мәктәбебезгә ярдәм күрсәткән спонсорларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
"Иң белемле укучы" проекты 24.05.2018

Мәктәбебездә икенче уку елы рәттән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы, Эзмә урта мәктәбенең 1973нче елгы чыгарылыш сыйныф укучысы Гөлсинә Наил кызы Галимуллина исемендәге “Иң белемле укучы” проекты гамәлгә ашырыла. 2017-2018нче уку елы йомгаклары буенча уку елы дәвамында иң күп “5”ле алучы түбәндәге укучыларыбыз: Усманова Нәзирә, Гыйльманова Зәлинә, Шәйдуллина Илүсә, Арстамбекова Гөлназ, Сафиуллина Иделия, Хадиева Зилия, Гыйбадуллина Айзилә, Галиева Әдилә һәм Сәләхиева Әдилә әлеге проект премиясе белән бүләкләнделәр.
Авылдашыбыз Гөлсинә Наил кызы Галимуллинага олы рәхмәтебезне белдерәбез, сәламәтлек, гаилә бәхете, иҗади унышлар телибез.
-
Пионерия туган көн 19.05.2018

Бүген иртән укучыларыбыз гадәттәгедән аермалы буларак иртәнге линейкага быргы һәм барабан тавышына җыелдылар. Пионерия туган көн уңаеннан тәбрикләү итеп, 4нче сыйныф укучылары "Ялкынлан, учак!" җырын башкардылар. Педагог - оештыручы Зиганшина Н.С. барлык укучылар һәм укытучыларны әлеге бәйрәм белән котлады.
-
"Спорт гаиләсе" 12.05.2018

Гаилә көне уңаеннан үткәрелгән "Спорт гаиләсе" ярышында Нигматзяновлар гаиләсе катнашып, 2нче урынга лаек булды. Чын күңелдән котлыйбыз!







