Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан"
Визитная карточка
| Адрес: | 422052, Республика Татарстан, Сабинский район, с. Измя, ул. Школьная, д. 5 |
| Телефон: | +7(843)-624-91-75;+7(843)-624-91-95 |
| E-Mail: | Izma.Saba@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Изминская СОШ" |
| Руководитель: | Гибадуллин Зульфат Фоатович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 248 |
| У нас учат: | 30 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Изминская средняя общеобразовательная школа Сабинского муниципального района Республики Татарстан" - новости
Страницы: << 81 ( 82 ) 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Лагерьда 19нчы көн 22.06.2018

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Шул уңайдан балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булып калучылар истәлегенә куелган һәйкәлгә барып, тирә - ягын җыештырдылар, чәчәкләр салдылар.
-
Лагерьда 18нче көн 21.06.2018

Бүгенге көнебез Кырлайга сәяхәт белән истә калды. Балалар белән бөек шагыйребез Габдулла Тукай музеенда, Сәгъди абзый йортында булдык, көймәләрдә йөрдек. Балаларга экскурсия бик ошады.
-
Лагерьда 17нче көн 20.06.2018

Укучылар белән Бөек Ватан сугышында һәлак булып калган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә салу өчен чәчәкләр ясалды. Төшке аштан соң "Кояш, һава һәм су - безнең якын дуслар!" исеме астында күңелле чара уздырылды.
-
Лагерьда 16нчы көн 19.06.2018

Көннең үткәне сизелмәде дә. Отрядларда "Иң зирәк" конкурсы, өстәл уеннары үткәрелде. "Без биергә яратабыз" дигән чарада иң оста биюче балалар ачыкланды. Төшке аштан соң пластилиннан хәрби техникалар ясап, күргәзмәгә куелды. Көнебез саф һавада уеннар белән тәмамланды.
-
Лагерьда 15нче көн 18.06.2018

Иртәнге аштан соң "Безгә бергә күңелле" - "Елмай" дип исемләнгән фотосессиядә балалар бик теләп катнашты. "Истәлекле урыннар буйлап" дип аталган туган якны өйрәнү шөгылендә җирлегебездәге тарихи урыннар белән таныштылар, экскурсия оештырылды.
-
Лагерьда 14нче көн 15.06.2018

Бүгенге көнебез дә күңелле үтте. Балалар белән "Дуслык утравы" исеме астында чара, "Туган ил сагында" дип исемләнгән рәсем конкурсы, табигать кочагында күңелле уеннар, ә төшке аштан соң футбол турниры үткәрелде.
-
Лагерьда 13нче көн 14.06.2018

Иртәнге аштан соң балалар белән "Иң акыллы" дигән исем астында викторина үткәрелде. Шулай ук Эзмә авылының иман йорты - мәчетендә булып, имам - хатыйп Илнур хәзрәтнең дә укучыларыбызның күңеленә үтеп керерлек вәгазьләрен игътибар белән тыңладылар.
-
Лагерьда 12нче көн 13.06.2018

Бүген лагерьга йөрүче балалар белән Эзмә ФАП фельдшеры Шәйхетдинова Г.Ш. "Начар һәм куркыныч гадәтләр" дигән темага әңгәмә үткәрде. "Безнең туган як" дигән рәсем конкурсында, флэшмоб, саф һавада уеннарда да балалар актив катнашты.
-
Лагерьда 11нче көн 12.06.2018

Бүген - Россия көне. Шул уңайдан укучылар белән әлеге бәйрәмгә карата төрле чаралар уздырылды.
-
Лагерьда 10нчы көн 11.06.2018

Укучыларыбыз инеш буенда экскурсиядә булды, суда куркынычсызлык темасы буенча әңгәмә үткәрелде, сулыкларда яшәүче хайваннар һәм үсемлекләр турында белемнәре ныгытылды. "Тылсымлы пластилин" һәм "Кәгазь - могҗиза" шөгыльләрендә дә укучыларыбыз актив катнашты һәм бик матур эшләнмәләр ясады.







